fbpx
15.02.2012

Кайгым,шатлыгым минем.


2000 елдан башлап, дөньяда 21 февральне Туган тел көне дип билгеләп үтәләр . Дүрт ел узгач, ниһаять, ул безгә дә килеп җитте.  Әлеге көн ЮНЕСКО тарафыннан билгеләнгән. Бу халыкара оешма күптеллелек, халык музыкасы, биюләре, гореф-гадәтләре сагында тора.

Туган тел көне – һәрбер милләт, һәрбер аерым тел өчен бәйрәм. Татар теле көне дә бу, урыс, немец, чуаш, ханты теле көне дә бу. Кемнәрдер өчен – бәйрәм, кемнәрдер өчен – матәм көне. Ни өчен матәм? Чөнки җир шарындагы телләр елдан-ел кимеп, үлеп баралар. Күптеллелек чәчәк аткан чорда дөньяда 7-8 мең төрле тел булган. Соңгы мәгълүматлар буенча, планетада калган 6 мең телнең күпчелегендә бик аз кеше генә сөйләшә икән. Шул телләрнең яртысында – нибары 10 ар мең, чирегендә меңнән дә кимрәк сөйләшүче исәпләнә. ЮНЕСКО бастырып чыгарган Дөнья телләре атласында Себер белән Кавказга аерым бүлек бирелгән. Җирле телләргә куркыныч яный торган “кайнар нокта”лардан исәпләнәләр алар. Белгечләр фикеренчә, балаларның 30 проценты туган телләрен өйрәнүдән туктыйлар икән, бу телгә юкка чыгу куркынычы яный. Бүген ханты, манси, коми, мари, ненец, якут, тыва, хакас, удәгәй һ.б. телләр бетү куркынычы астында. “Телләрне үтерү рекорды”на Австралия ия – биредә 70 нче елларга кадәр аборигеннарга туган телләрендә сөйләшү тыелган. Нәтиҗәдә 400 җирле телдән бүген кулланылышта нибары 25 тел генә йөри ди. Күңелләренең бер почмагында ана телләрен саклаган берничә бөртек карт-коры абориген Халыкара туган тел көнендә күз яшьләрен түккәндер.

 

 

Шәрехләү