fbpx
05.10.2022

Укытучы һәм алтын балык турында әкият (түгел)


     Укытучы һәм алтын балык турында әкият (түгел)  УКЫТУЧЫ ҺӘМ АЛТЫН БАЛЫК  ТУРЫНДА ӘКИЯТ (ТҮГЕЛ)

 

Борын-борын заманда түгел, нәкъ  безнең заманда яшәгән, ди, булган, ди, бер Укытучы. Кияргә киемен базардан, ашарга ипиен кибеттән алган ди ул. Җитмәгәнен җәйләр буе бакчасында үзе үстергән. Сыерын асраган, үгезен симерткән, каз-үрдәк үстергән, тавык-чебеш тоткан. Кыскасы, типичный Укытучы булган бу.

Көннәрдән беркөнне балык ашыйсы килгән моның. Укытучы да кеше бит, ни хәл итәсең. Кибеттән генә сатып алыр иде, август ахыры- сентябрь башы , Укытучы кесәсенең бик тә, бик тә саегып калган чагы  икән. Уйлаган-уйлаган да бу, ятьмәсен алып,  сәпитенә утырып, алты чакрым ераклыктагы буага киткән.

Бер салган ятьмәне – бернәрсә  эләкмәгән. Икенче тапкыр салган – бака ияреп чыккан.”Булмады инде бу”, дип уйлап, кайтырга җыенган. Җитмәсә, күктә болытлар да куерган. Баканы тавыкларга бирермен дип чиләгенә салган. Укытучы бит, үҗәт кеше. Тагын бер, монысы соңгысы дип, салып карарга булган. Сөйрәп чыгарган ятьмәне, син күр дә мин күр, ятьмә эчендә бер балык тыпырчынып ята, ди. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк – Укытучыга алтын балык эләккән бит!

Ул арада балык телгә килеп, Укытучыга ялына-ялвара башлаган: ” Зинһар, мине җибәрә күр, син бит Укытучы. Тәртипле, әдәпле, сүзтыңлаучан. Мине пешереп ашый күрмә. Нинди теләгең булса, әйт кенә, барысын да үтим”.

Укытучы озак уйлап тормаган, балыкка болай дигән: “Иртәгә сәгать җидегә мәктәп ишеге төбенә килеп басасың, елмаеп, хәл-әхвәлләрен сорашып укучыларны каршы аласың, 6 сәгать дәресне укытасың, тәнәфесләрдә залда дежур торасың”.

“Эшлим-эшлим”,- дигән алтын балык…

Укытучы дәвам иткән: “Классның социаль паспортын төзисең, ярты еллык тәрбия планын язасың, барлык балаларның мониторингын үткәрәсең, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча профилактик эшләр башкарасың, аннан балаларны ничек яхшырак укытырга икәнлеген ачыклау өчен индивидуаль үзенчәлекләрен өйрәнәсең. Боларның барысын 10нчы сентябрьгә эшләп бетерәсе. Оныта язганмын. Предмет буенча эш программалары төзисең.  Аннан һәр ата-ана белән сөйләшеп чыгасың, кичләр буе ата-аналар чатында утырасың, аларның сорауларына җавап бирәсең. Аларның башларына сораулар нәкъ төнге 11дә килә башлый. Ә Радикның әтисе 12дән соң гына шалтырата, йоклый күрмә, әзер булып тор. Саматны исәнләшергә өйрәт, Вәли соңга калмасын, һәр иртәдә әнисен искәртеп тор. Укучыларның кәефен, характерын өйрән.  Һәр дәрестә яңа кызыксындыру алымнары уйлап тап. Тәнәфесләрдә Галине оныта күрмә, зур малайлар белән сугыша торган гадәте бар. Балаларны ахшанәгә ашатырга алып бар, кайтышлый туалетка керергә онытмасыннар. Ул арада үзең дә капкалап алырга тырыш.

“Беттеме?”,-дигән алтын балык, ятьмә эчендә чәбәләнеп.

– Башлана гына әле,- дигән Укытучы һәм тезеп киткән. -Журналларны тутырырга онытма, интернеттагы блогны көн саен яңартасы, мәктәп сайтына куярга көн саен бер яңалыкны завучка тапшырасы. Шул ук вакытта һәр дәресне  югары профессиональ дәрәҗәдә хәзерлисең, конспект төзисең, класс һәм өй эше дәфтәрләрен тикшерәсең. Онлайн укуга күчү тәҗрибәсен өйрәнә башла. Аннан үзбелем күтәрү өстендәге эшләрне оныта күрмә, методик берләшмәдә, педсоветта ясалачак чыгышларыңның тезисларын дирекциягә тапшыр. Район семинарларында, конференцияләрендә тәҗрибә уртаклашырга әзерлән. Педагогик газета-журналларга языл. Кабинет планы, түгәрәк планнарың наять булсын. Терроризмга, коррупциягә каршы әңгәмәләр үткәрәсең. Начар укучылар белән индивидуаль эш планын бик яхшылап төзе. Прививка, медосмотр турында белешмәләрне җыеп бетер. Ачык тәрбия сәгате, ачык дәресләреңне планлаштырып куй. Педагоглар өчен дистанцион курсларга языл. Ай саен конкурсларда катнашып, сертификатын завучка күрсәтеп бар. Экскурсиягә кайларга алып барасыңны уйла. Интернетта балаларга дөрес сайтларга гына керергә кирәклеген аңлат. Укучыларны дистанцион олимпиадаларда катнаштыр.  Нинди китаплар укырга тиешләр, исемлеген төзеп, һәрберсенең кулына тоттыр…

– Беткәндер бит инде?- дигән балык авыр сулап.

– Ашыкма! Программаларны даими өйрән. Яңа ФГОС турында фикерләреңне тупла. Йорт-җир өчен налог түләгән кәгазеңне алып килеп, директорга күрсәт. Укытучылар көненә авыл клубында булачак концертка бер җыр, бер бию өйрән. Сайлауларда агитатор булуыңны һәрвакыт исеңдә тот. Кемне сайлатасын беләсең инде…

Аннан хезмәт хакы алганда шатланып, көлеп-елмаеп ал, 20 меңне бер дә азсынма. Күпме бирсәләр, шунысына рәхмәт әйт. Мәктәп – акча эшләү урыны түгел. Укытучы акча өчен эшләми,  абруе өчен эшли. Күп акча кирәк булса, әнә, чиновниклар әйткәнчә, бизнеска китәсең… Оныта язганмын: айга ике тапкыр мәктәп автобусында күрше авылдан балаларны иртәнге сәгать алтыда мәктәпкә алып киләсең, дәресләр беткәч, кайтарып куясың.

Балык түзмәгән: -Теге яр буендагы землянкада яшәгән картның карчыгы күпкә  яхшырак булган икән. Сиңа түзәрлек түгел. Син мине лутчы пешереп кенә аша!- дип әйтеп әйткән, ди.

( Аз гына урысчадан “чәлдереп” язылды).

Дуслар, укытучының монда язылмый калган эшләрен өстәп яза алмассызмы икән? Бәлки, сезнең якларда бездә булмаган тагын шундый эшләр бардыр. Тулыландырыйк әле язманы.

 

P.S. Бәлки, арагызда өстәмә акча эшләргә теләүчеләр бардыр? Хезмәт хакыгызга 20-25 мең өстәлсә, начар булмас иде. Безнең компаниягә чакыручы чат-ботымның ссылкасын куям. Шуның белән аралашып карагыз әле. Бәлки, тормышның икенче ягына аяк басарсыз. Ссылка: https://vk.com/app5898182_-213251397#s=1806084

 

 

Шәрехләү