fbpx
24.09.2019

Укытучы хезмәте бездә һәм чит илләрдә


 Укытучы

Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы дөньядагы илләрнең укыту һәм белем бирү өлкәсен өйрәнү максатыннан, ел саен, “TALIS” дип аталган халыкара тикшерү уздыра. “TALIS”- Teaching and Learning International Survey , ягъни “Укыту һәм белем бирү тармагын халыкара тикшерү” дигән сүз. Бу – халыкара проект һәм 2008нче елдан Россия дә шушы оешмага керде. Монда 48 дәүләт катнаша.

“TALIS”-2018 нәтиҗәләре.

  Шул исәптән, “TALIS”-2018дә РФнең дә 14 регионыннан 4 мең укытучы катнашты. “TALIS”ның асылы – укытучылар һәм мәктәп директорларыннан компьютерлаштырылган сорашу уздырудан гыйбарәт. Шуның нигезендә мәктәп эчендәге педагогик, методик һәм социаль хәлләр турында мәгълүмат җыела. Тикшерү нәтиҗәләре мәгариф системасын тулаем күз алдына китерергә ярдәм итә. Рособрнадзордагылар әйтүенчә, бу инде өченче цикл. Беренчесе – 2008нче, икенчесе – 2013нче елда булган иде. 2018нче елгы тикшерүләрдән соң түбәндәгеләр билгеле булды.

  1.Укытучы һөнәре элеккечә күпчелек илләрдә хатын-кызлар хезмәте булып кала бирә. Россиядәге укытучыларның 85%ы хатын-кызлар. Башка илләрдә – 70%. Латвиядә бездәгедән күбрәк – 89%. Россиядәгедән азраклары Япония (42%), Согуд Гарәбстаны (52%), Нидерланд (53%).

   2.Рәсәйдә укытучы булып эшләүчеләрнең уртача яше – 52 ел. 30 яшькә кадәргеләр – 11%, 30дан 49 яшькә кадәргеләр – 47% тәшкил итә. 50не узганнар барлык илләрдән дә уздыра – 42% (аларда-31%). Илдәге укытучыларның 30%ы 50 белән 59 яшь арасында. Сорашулардан күренгәнчә, безнең ил укытучылары уртача 21 ел эшлиләр. Бу башка илләрдән 4 елга артыграк. Ә менә Төркия яшь укытучылар саны буенча рекордсмен. Алар барлык укытучыларның 43%ын алып торалар.

  1. Россия мәктәпләрендәге директорларның уртача яшьләре 40тан 59га кадәр. Тагын шул күренә: директорлар мәктәптәге педагогик-методик эш белән аз шөгыльләнәләр, уку-укыту планнарын төзүдә катнашмыйлар. Мәктәптәге укытучылар һәм укучылар белән кирәгенчә идарә итмиләр. Директорлар эшкә алдан хәзерләнмичә, тиешле квалификацион белемнәр тупламыйча керешәләр. Бары 19%ы гына директорлар хәзерләү курсларын узган була. Ә башка илләрдә һәр өченче директорның берсе алдан ук директор булып эшләү өчен махсус белемнәрне үзләштерә. Россия мәктәпләрендә директорлар гадәттә 11 елдан артык эшләмиләр.Тагын бер үзенчәлек: Рәсәй директорлары үзләренә укыту сәгатьләре дә алалар. Чит ил директоры укытмый, алар менеджер вазыйфасын гына башкара.
  1. Бездәге укытучыларның 95%ы педагогик белемгә ия. Һәм алар нигездә бер фән укыталар. Ә Европа илләрендә укытучыларның 53%ы берьюлы берничә предметны укыта.
  1. Безнең укытучылар эш урыннарын үзгәртергә теләмиләр. Башка илләрдәге укытучылар һәр ун ел саен эш урыннарын үзгәртеп торалар. Япония белән Сингапурда, мәсәлән, ротация сәясәте үткәрелә. Укытучылар белем һәм тәҗрибәләрен киңәйтү өчен мәҗбүри рәвештә эш урыннарын алыштырырга тиешләр.
  1. Россия укытучыларының эш сәгате – 46 сәгатькә кадәр сузыла. Бу сорашуда катнашкан 48 ил арасындагы иң югары сан. Башка илләрдә ул 38 сәгатьтән артмый. Эш вакытының өчтән берен административ-кәгазь эшләре – төрле отчетлар язу алып тора. Мондый эшләргә атнага 4 сәгать сарыф ителә.
  1. 7. Россиядә укытучы булып эшләү өчен һич югы бакалавриат бетерергә кирәк, бу 4 ел уку дигән сүз. Ләкин уку программалары шундый итеп төзелгән: практика өчен вакыт бик аз каралган.
  1. Безнең булачак укытучыларның күбесе чынлыкта мәктәпкә барырга җыенмыйлар икән. Педагогик уку йортларын ел саен уртача 100 мең студент тәмамлый. Сорашулардан күренгәнчә, аларның бары 10%ы гына мәктәпкә бару турында уйлый. 80% абитуриент диплом алу һәм югары гуманитар белем алу өчен генә укырга керүләрен белдергәннәр. Ләкин соңгы ике елда яшьләрнең мәктәпләргә килүләре арткан. Бездә хәзер кайбер шәһәр мәктәпләрендә фән кандидатларын һәм дәрәҗәле уку йортларын тәмамлаучыларны да очратырга мөмкин.

Хәзер конкрет аерым илләрдәге хәлләрне карап үтик.

 Польша. Польшада укытучыларга хезмәт хакы (1300$) илдә эшләүче башкаларныкыннан азрак булу сәбәпле, мәктәптә эшләүче укытучыларның 75%ы башка эшкә күчәргә тели. Укытучыларның күбесе 1.5 ставкага эшли, ләкин эш вакыты 27 сәгатьтән артырга тиеш түгел. Моннан тыш ул атнага 2 сәгать бушлай эшләргә тиеш (экскурсияләргә алып бару, түгәрәкләр үткәрү һ.б.)

Германия. Бу илдә үз эшләреннән иң канәгать кешеләр – укытучылар. Чөнки башкалар 2500 еврога эшләгәндә, укытучылар 3500 евро алалар.Эш сәгате – атнага 25 сәгать. Укытучыларга чиновник статусы бирелә, димәк алар налогларны азрак түлиләр һәм картлык пенсиясен күбрәк алалар. Немец укытучысы ирекле эш графигы белән эшли. (Буш сәгатьләрендә аны берәү дә мәктәптә тота алмый). Алар репетиторлык белән, бигрәк тә үз мәктәпләрендәге балалар белән шөгыльләнмиләр.

Төркия. Хезмәт хакы – 1000$. Әле моңа тагын өстәмәләр бар. Мәсәлән, фәнни дәрәҗә, квалификация күтәрү, үз балалары өчен. Юлда йөрү өчен 50% ташлама бирелә. Кыска эш көне белән эшлиләр.

 Бу илдә укытучыларны гаиләгә кунакка чакыру гадәти хәл. Укытучыларга бүләк бирү тыелмый, киресенчә төрек гаиләләре үз балаларын укытучыларга бик еш бүләкләр бирәләр.

Франция. Укытучылар башкаларга караганда күбрәк – 2068 евро алалар. Музейларга керү бушлай. Укучыларга өй эше бирелми. Укытучылар дәүләт хезмәткәрләре статусына керәләр. Укытучы пенсиядә эшләвен дәвам итсә, аңа һәр квартал саен 0,75% өстәмә түләнә. Махсус мәктәпләрдә эшләүчеләргә өстәмә түләнә. Мәсәлән, иммигрантларны укытучыларга 100 евро артык бирәләр.

Бөекбритания. Бу илдә укытучылар шулай ук начар хезмәт хакы алмыйлар. Ул уртача – 3650$ . Укытучылар ничә сәгать укытуларына карамастан, көн буе мәктәптә булырга тиешләр (8.30-15.30).Үз мәктәпләре укучыларына өстәмә сәгатьләр бирү тыелган. Шәхси мәктәп укытучыларына бөтенләй рөхсәт юк.

Испания. Укытучыларның эш күләме – атнасына 40 сәгать. Хезмәт хакы алай мактанырлык түгел. 1500-2000 евро тирәсендә. Бернинди өстәмә түләүләр, льготалар юк. 30 ел стажы булганнар 60 яшьтән пенсиягә китә алалар. Ә болай пенсия яше – 65.

Кытай. Кытайда укытучы һөнәре мактаулы эшләрнең берсе. Укытучылар чиновник дәрәҗәсенә ия кешеләр. Пекин һәм Шанхай кебек шәһәрләрдә эшләүчеләр 15000 долларга кадәр алырга мөмкиннәр. Әмма күпчелекнең хезмәт хакы 590 доллар тирәсендә. Укытучыларга күп өстенлекләр каралган. Мәсәлән, льготалы дәвалану, ипотека кредиты һәм төрле социаль ярдәмнәр.

Финляндия. Укытучының уртача хезмәт хакы – айга 2500$. Бу артык зур сумма булмаса да, дәрәҗәле хезмәт санала.Илдә педагогларга ихтыяҗ юк дип әйтерлек.

АКШ. Америкада башлангыч һәм урта белем бирү өлкәсендә эшләү хәйран авыр эшләрнең берсе. Хезмәт хакы төрле штатларда төрлечә. Атнага 40 сәгать эшлиләр. Укытучыларның күбесе хатын-кызлар. Укытучының квалификациясенә карап, 42 дән 68 мең долларга кадәр булырга мөмкин. Ә болай укытучылар уртача 59 мең доллар алалар. Моңа өстәп кыйммәт булмаган, әмма сыйфатлы медицина страховкасы һәм югары пенсия бирелә.Җәйге ял вакыты – 2 ай.

Югары белемне иң яхшы бирүче илләр рейтингы.( QS буенча). 

1.АКШ

2.Бөекбритания

3.Германия

4.Австралия

5.Канада

6.Франция

7.Нидерланд

8.Кытай

9.Көньяк Корея

10.Япония

Россия бу исемлектә  26нчы урында. Шуңа күрә яшьләрнең диплом алу өчен чит илләргә китәргә теләве гаҗәп түгел. Бигрәк тә алар Германия, АКШ, Чехия, Бөекбританиягә китәргә телиләр.

 Менә шундый хәлләр,хөрмәтле коллегалар.Укытучылар көне белән сезне!

Фәрит Вафин

Шәрехләү