fbpx
14.01.2014

Канатлы хат ташучылар


  Интернет заманында хат ташучы күгәрченнәр турында сөйләп тору ,бәлки,әллә ни кызык та булмас.Бүгенге кесә телефоннары белән чагыштырганда күгәрчен белән кемгәдер хәбәр җибәрү бөтенләй көлке тоелырга мөмкин.Ләкин ничек кенә гаҗәп тоелмасын,почтаның борынгы бу төре бүген дә яши һәм кулланыла икән әле.

                                     Гаҗәеп сәләт.

Тарихчылар беренче почта күгәрченнәре моннан өч мең еллар элек Борынгы Мисырда барлыкка килгән дип исәплиләр. Почта күгәрченнәрен беренче булып куллана башлау буенча мисырлылар белән кытайлар гына бәхәскә керә ала. Мисырлылардан хәбәрләшүнең бу төрен греклар һәм римлылыр үзләштергән.Устав буенча, римлыларның һәр легионы хәбәр җибәрү өчен билгеле санда күгәрченнәр тотарга тиеш булган.

 Күгәрченнәрне башта хәрби максатларда кулланганнар.Ләкин язма чыганаклардан күренгәнчә,алар башка максатларда да хезмәт иткәннәр.Мәсәлән,Борынгы Грециядә Олимпия уеннарында җиңү турында хәбәрләр күгәрченнәр белән таратылган.

 Күгәрченне кеше берничә мең еллар элек үзенә ияләштергән.Ләкин аңа кадәр үк инде кешеләр кайбер кошларның үзләре яшәгән җирдән йөзәр,хәтта меңәр чакырым җирләрдән үз ояларына кайта белүләренә игътибар иткәннәр.Пространствода шулай яхшы ориентлаша торган кошларга карлыгачлар,үрдәкләр һәм билгеле инде,күгәрченнәр кергән.Хат җибәрү өчен иң уңайлы кош булып ни өчен нәкъ менә күгәрчен кулланыла башлаган? Чөнки күгәрченнәр читлектә дә үзләрен бик әйбәт хис итәләр һәм бала чыгаралар.Алар тиз очалар һәм бик әйбәт күрәләр.Өстәвенә үзләре бик көчле дә,монысы аеруча әһәмиятле ,чөнки хатларның шактый авырлары да була.Күгәрчен 20 еллап яши,шуның унбиш елын почта хезмәтендә файдаланырга мөмкин.Ул сәгатенә уртача 60-70 чакырым юл үтә,кайберләре хәтта 100 километрга да җиткерергә мөмкиннәр.Көчле күгәрчен үз авырлыгының өчтән бере кадәр,ягъни 80-90грамм йөк күтәреп оча ала.

                              Ачылмаган сер.

 Билгеле,табигатьтәге бөтен күгәрчен дә почта ташырга сәләтле була алмый.Аның өчен иң чыдам,көчле һәм иң мөһиме- таныш булмаган пространствода юл табып ориентлаша белә торганнарын гына сайлап алганнар.Каядыр хат җибәргәнче,күгәрченне башта бик әйбәтләп өйрәткәннәр.Өйрәтү 2-3 айлык вакыттан башланган.Күгәрченне оясыннан ераккарак алып китеп,кире кайтырга мәҗбүр иткәннәр Өйрәтүнең икенче елында инде күгәрчен йөзәр чакырым ераклыктан үзе яшәгән җиргә очып кайтырга күнеккән.Күгәрченне шулай туган оясына кайтырга нәрсә мәҗбүр итә соң? Төп сәбәп:ата күгәрченнең анасына һәм ,киресенчә ,анасының атасына тартылуы һәм балаларына карата ата-аналык хисләренең көчле булуы.Иң кыска юлны табып алар шулай ничек үз парлары һәм балалары янына тиз кайтып җитәләр? Бу сорауга әлегә кадәр җавап табылмаган.Моның серенә төшенү өчен галимнәр күп төрле тәҗрибәләр,сынаулар үткәреп караганнар.Күгәрченне бутау,юлны саташтыру өчен аны меңәр чакырым ераклыктагы бөтенләй таныш булмаган җирләргә алып киткәннәр.Юлда төрле борылышлар ясаганнар,хәтта йоклатып та караганнар.Әмма барысы да бушка киткән.Күгәрчен юл табу сәләтен беркайчан да югалтмаган.Шундый кызык бер очрак билгеле.Франциядән күгәрченне Германиягә алып киткәннәр.Дүрт елдан соң гына аны иреккә чыгаралар.Икенче көнне үк күгәрчен Париждагы үз оясына кайтып төшә.Гражданнар сугышы вакытында Севастопольдән качучы Врангель сугышчылары үзләре белән берничә почта күгәрчене алып китәләр.Алар,иреккә чыкканнан соң бер-бер артлы  .2000 чакырым юл үтеп,кире Кырымга очып кайтканнар.

                          Камалыштагы Париж

 Француз биологы Шнейдер күгәрченнәр кояшка карап ориентлаша дип исәпли.Алар яктыртучы күк җисеменең үзгәрешен исәпкә алалар һәм вакытны тоюга бик сизгерләр икән.Кайбер белгечләр күгәрченнәр Җирнең магнит көче буенча да ориентлашалар дип исәплиләр.Тикшерү өчен күгәрченнәргә кечкенә магнитлар беркетәләр,Янәсе ,магнит аларны юлдан яздырырга тиеш булачак.Ни кызганыч,бу сынау да барып чыкмый.Магнитлы күгәрченнәр үз ояларына бик тиз кире әйләнеп кайталар.  Күгәрчен почтасы дәүләт хезмәте буларак беренче тапкыр 1870-1871нче елларда Пруссия гаскарләре тарафыннан камалышта калган Парижда барлыкка килгән. Париж 4 ай буе камалышта яши.Шушы вакыт эчендә күгәрченнәр аркылы 150 мең хәбәр җибәрелә.Французлар хат җибәрү эшен техник яктан искиткеч шомарталар.Алар озын текстларның 800 тапкыр кечерәйтелгән  фотографияләрен эшлиләр.Бу сурәт  коллодий пленкага төшерелә.Нәтиҗәдә 3х5 зурлыгындагы хат барлыкка килгән.Аның авырлыгы бары 0,05 грамм булган.Пленканы төреп каз каурые эченә тыкканнар да балавыз белән томалап куйганнар.Каурыйны күгәрченнең канатларына яки аягына беркеткәннәр.Канатлы хат ташучы шундый хатларны берьюлы унарны алып оча алган.Микрофотосурәтләрне алганнан соң проектор ярдәмендә зурайтып зур экранда укыганнар.

                          Күгәрчен-   полковник                                                                                                                                                                                                                                                                                                   

 Дошманнар ничек кенә булса да почта күгәрченнәрен юк итәргә тырышканнар.Аларга мылтыктан атканнар,артларыннан куарга бөркет һәм лачыннар җибәргәннәр.Ләкин французлар почта күгәрченнәрен саклау җаен да уйлап тапканнар.Алар күгәрчен койрыгына миниатюр сыбызгылар беркеткәннәр.Сызгыру тавышы ерткыч кошларны куркыткан. Күгәрчен почтасының өстен якларын күреп,французлар үрнәгендә башка илләр дә үзләрендә дәүләти күгәрчен почтасы хезмәтен керткәннәр.1875нче елда Россиядә беренче күгәрчен почтасы станциясе Петербургта барлыкка килә.Бераздан шундый станцияләр Мәскәүдә,Киевтә,Севастопольдә,Одессада Смоленскида һ.б. шәһәрләрдә ачыла.Рус армиясендә күгәрчен почтасы 1887нче елдан эшли башлый.Башта күгәрченнәрне Бельгиядән алдыралар,әмма тиздән күгәрченнәрне  Россиянең үзендә үстерә һәм өйрәтергә керешәләр.Армиядә күгәрченнәрне карап-тәрбияләп торучы махсус кешеләр барлыкка килә.Күгәрчен күкәйдән чыгып 8 көн үткәч аның аягына дәүләт гербы ,туган көне һәм номеры язылган тимер балдак кидергәннәр. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында сугышучы илләрнең барысы да күгәрченнәрне бик күп кулланганнар.Алар хәтта хәрби корабларда да булганнар.Аеруча зур хезмәт күрсәткән батыр кошларны орден-медальләр белән бүләкләгәннәр.Мәсәлән,Британия армисендәге 888нче номерлы почта күгәрчененә полковник дәрәҗәсе бирелә.Үлгәннән соң ул күгәрченне югары дәрәҗәдәге хәрбиләрне җирләгән кебек җир куенына тапшыралар.1918нче елда Шер Ами дигән почта күгәрчененә Француз армиясенең тәресе бирелә.1946нчы елны солдат Джон дигән күгәрчен меңләгән кешенең гомерен саклап калган өчен Дикин медаленә лаек була.

                                              Күгәрчен почтасы яши!

 Кызыл Армиядә күгәрчен почтасы 1929нчы елда оеша.Шунысын да әйтергә кирәк,ул чорда күгәрчен тотучы кешеләргә караш уңай булмаган.Хөкүмәт бу эшнең дәүләткә зыян китерүеннән шикләнеп,күгәрчен асраучы һәвәскәрләрне махсус исәпкә алынырга һәм теркәлергә мәҗбүр иткән.Бөек Ватан сугышы башлангач,бу таләпләр тагын да кырысланган.Немецлар Мәскәүгә якынлашкач,өч көн эчендә күгәрчен асраучыларның бөтен күгәрченнәрен милициягә тапшыртканнар.Үз чиратында немецлар да басып алган җирләрендә җирле халыктан бөтен күгәрченнәрен тартып алганнар һәм юкка чыгарганнар.Сугыш вакытында Совет армиясендә күгәрченнәр беренча чиратта разведкада кулланылган.Ләкин хәрбиләрнең әйтүенчә, күгәрчен почтасы штаблар,полклар,дивизияләр арасында да тиз хәбәр җиткерү өчен файдаланылган.Көн буена 20-30 юнәлештә йөзләгән күгәрчен хат күтәреп очкан.Сугыш беткәч күгәрчен почтасы станцияләре бетерелә.Ләкин башка илләрдә күгәрчен почтасы бүгенге көндә дә яшәвен дәвам итә.Мәсәлән,Швейцариядә меңләгән күгәрчен ашыгыч хәбәрләрне җиткерүдә файдаланыла.Англиядә һәм Франциядә миллионга якын почта күгәрчене исәпләнә.Алар илнең ерак районнарындагы хастаханәләрдән тикшерү лабораторияләренә  анализ өчен кан ташыйлар.Һиндстанда сайлау көннәрендә үтү өчен кыен булган районнардан мәгълүматларны күгәрченнәр белән җибәрәләр.”Кыңгыр” эшләр белән шөгыльләнүче күгәрченнәр дә бар.Әфганстан һәм Пакистан наркобароннары героин чыгару өчен дистәләгән,йөзләгән күгәрчен көтүләре тоталар.Почта күгәрченнәренең бүгенге токымнары сәгатенә 140 чакырым тизлек белән очып,3000 чакырым юлны үтәргә сәләтле.Күрәсез,почта күгәрченнәре бүгенге Интернет заманында да кирәк һәм еш кулланыла икән әле.Дөньяның 60 илендә почта күгәрченнәре хезмәтеннән файдалану шуны күрсәтә.Кем белә,бәлки тиздән sms укуга караганда күгәрчен канатында хәбәр алу күпкә күңеллерәк һәм истә калырлык булырга мөмкин.

Tags: ,

Шәрехләү