fbpx
21.01.2012

Юлын белгән адашмас


“Т.Я.” битләрендә дин турында язмалар күренгәли. Бигрәк тә хөрмәтле хатын-кыз авторларыбыз муллаларны сүгәргә остарып баралар. Берсен, имеш, мәчеттә төксе чырай белән каршы алганнар, икенчесенә муллаларның акча турында кычкырып сөйләшкәннәре ошап бетмәгән, өченчесенең күңеленә мәчеттән бигрәк чиркәү хуш килгән… Бу темага язучы ханымнар мәчетнең гыйбадәт кылу, намаз уку урыны икәнен белеп бетермиләр, ахры. Дөньяви сүзләрне мәчеттә сөйләшү хупланмый. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: “Һәр нәрсә өчен сәна (мактау) бардыр. Мәчет сәнасенең җиденчесе – мәчеттә дөнья сүзләреннән булган һичнәрсә сөйләшмәү”, – диелә.
Дөрес, хәзер күңел тынычлыгы эзләп, яки “белемне күтәрү” өчен һәм карап чыгу өчен генә булса да мәчетләргә күп керәләр. Ләкин мәчет – чиркәү түгел. Чиркәүдә пәрдә артында утырган атакайга бөтен моң-зарыңны түгеп, гөнаһларыңны сөйләп утырырга мөмкин, ә мәчеттә кеше бернинди арадашчысыз турыдан-туры Аллаһы Тәгаләнең үзенә мөрәҗәгать итә. Моның өчен тәһарәт алып, намаз укырга һәм чын күңелдән ышанып, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, аннан ярдәм итүен сорарга кирәк.
Мин Аллаһка ышанам, ләкин догалар укый белмим, намазга утырырга вакытым юк диләр күп кешеләр. Бу сүзләрнең мәгънәсен болай аңларга кирәк: мин ихтыярсыз ялкау инде, үземне хәрамнан да тыя алмыйм, фарызларны үтәргә дә иренәм.
Кайгы-хәсрәт килеп төшкәч, кеше мәчеткә йөгерә. Тизрәк муллага сәдака биреп, кемгәдер дога кылырга куша. Үзебез өчен үзебездән дә ихласрак дога кыла алучы кем бар икән? Шуның өчен Аллаһның ярдәмен ихластан үзебез сорарга тиешбез. Шулай эшләгәндә, сәдака алган мулла юньләп дога кылдымы икән дип шикләнеп йөрмисең, өстеңә гөнаһ алмыйсың. Муллаларга тел-теш тидерә башлаганчы, уйлап кара һәм фикерлә: ә син үзең динебезне үстерү өчен нәрсә эшләдең, мәчеткә нинди ярдәм күрсәттең? Ике-өч ай буе яккан газ өчен акча каян табыйм икән дип аптырап утырган имамның йөзендә елмаю булмас шул, төксе чырай да чыгар. Муллалар арасында элеккеге мәктәп директорлары, партоешма секретарьлары, заманында азрак капкалап йөргәннәре дә бардыр. Мин элегрәк үзем дә пенсиягә чыккан директорларның мәчеткә кереп утыруларын өнәмичәрәк кабул итә идем. Әмма хәзер фикерем үзгәрде. Авылда бит алардан да укымышлырак бүтән кеше юк. Мулла булу өчен дини белем генә җитми, дөньяви белем дә кирәк. Ул оста итеп сөйли белергә, ышандыра белергә тиеш. Кешеләр белән аралаша белергә, мәчетне тоту өчен каяндыр акча таба белергә тиеш.
“Мәчетләр кирәк иде, сүз дә юк. Тик карагыз, күпме генә кеше йөри ул мәчетләргә, чиркәүләргә”, – дип яза Миләүшә ханым (“Т.Я”, 4 февраль). Динебез торгызыла башлаганга әле 15 кенә ел. Рухи кыйммәтләрне булдыру өчен бу бик аз вакыт. Көнгә биш тапкыр намаз уку һәркемнең дә көченнән килми, мәчеткә йөргән 10 кешенең генә көченнән килә. Калганнары 100 төрле сәбәп таба.
Авыллардагы мәчеткә халык аз йөрүнең сәбәбе мәчетне салганнан соң аны ничек яшәтергә кирәклеген уйлаучы булмауда да. Түрәләр мәчетне ачканда бер-берсен мактап кызыл сүзләрне сиптеләр-сиптеләр дә, ачкычын мулла дип аталучы бер картка тоттырып, китеп бардылар. Мәчет тирәсенә авыл җәмәгатьчелеге тупланмады, мәхәллә оешмады. Мәчетләр ачылып, дин иреге бирелсә дә, кешеләр үзләреннән-үзләре никтер мәчеткә йөри башламадылар, чөнки “коммунизм кыры”на чыгып җитәргә хыялланган өлкән буын дәүләт структураларыннан әмер булмагач, югалып калды. Безнең халык бит җыйнаулашып, өелешеп йөрергә күнеккән: башта колхоз җыелышларына, аннан митинг-демонстрацияләргә, отчет-сайлау һәм депутат сайлау җыелышларына. Ә мәчеткә кеше үзе теләп, үз ирке белән килә. Әнә шул мәчеткә килгән иманлы затларны имамнар тота белергә тиеш. Авыл мәчетләренең иң зәгыйфь урыны менә шунда. Бүген Коръәнне схоластик рухта аңлату, гөнаһ эшләр өчен тәмугтагы коточкыч газаплар белән куркытып сөйләү үзен аклап бетерми, чөнки мәчеткә надан адәмнәр җыелмый, ә югары белемле, дини китапларны укыган, Коръән тәфсире белән таныш булган киң карашлы, эрудицияле кешеләр килә. Алар өчен иҗтимагый-сәяси мәсьәләләр күтәрелеп, дин белән бергә үрелеп барса, кешенең рухи ихтыяҗлары тулырак канәгатьләндерелер иде. Коръән аятьләре, Пәйгамбәребез хәдисләре хәзерге вәзгыять белән бәйләп аңлатылса, нур өстенә нур булыр иде. Ләкин әлегә мондый имамнарыбыз күп түгел. Кайчан да кайчан руханиларыбызның рухи тәрбиясе камиллеккә ирешә, рухи кыйммәтләр матди кыйммәтләрдән өстен куела, шул чагында халык мәчетләргә йөз белән борылыр.
Хәзерге җәмгыять белем ягыннан никадәр алда булса да, иман белеме яктылыгында җаһиллекнең иң югары ноктасында тора ул. Менә татарның ярымшәрә бер “йолдызы” сәхнә уртасына чыгып баса да: “Бу җырым әнием рухына дога булып барып ирешсен”, – ди. Бу кызның сүзләрендә һәм гамәлләрендә никадәр көферлек, никадәр гөнаһ! Чиркәүнең армиягә 400 поп җибәрүе уңаеннан Уфа мөфтиятенең Мәскәүдәге вәкиле Рөстәм Вәлиев шаккатыргыч сүзләр әйтеп ташлады: “Полковой мулла булмаган очракта мөселман гаскәриләре бер дә курыкмыйча поп янына бара ала”, – дип белдерде ул.
Руханиларның белемсезлеге, тәкәбберлеге, ихлас булмаулары мәчеткә килгән кешене бүтән кермәслек итә. Нәтиҗәдә, җанын кая куярга белмәгән адәм баласы үзенә һәрвакыт тәмле тел, якты чырай күрсәткән сектантлар ятьмәсенә килеп эләгергә мөмкин. Шуңа күрә кеше адашмыйча туры юлны тапсын өчен дини белем бирү кирәк. Дин укыту дигәндә мин диннәр тарихын, мәдәниятен укытуны гына түгел, ә Коръән нигезләрен, чын ислам тәгълиматын өйрәтүне күздә тотам. Ләкин мәктәпләр әлегә дин укытуга әзер түгел. Белем бирү системасында аның өчен шартлар өлгермәгән, белгечләр юк, рөхсәт чиновниклар кулында. Күптән түгел “Җәлил хәзрәт дәресләре” дигән китапны мәктәпләрдә дәреслек итеп кулланырга мөмкинме-юкмы икәнлеген тикшерделәр. Юк, ярамый булып чыкты. Янәсе анда Кыямәттән соң яңадан терелү турында язылган. Динне бу өлеше ярый, бу өлеше ярамыйга бүлеп укытып булмый бит инде, аны изге Коръәнебездә ничек язылган, шулай гына укытырга мөмкин. Ул бит бөтен ялган тутырылган “Фәнни коммунизм” китабы түгел.
Бүгенге җәмгыятьтәге эчкечелектән, зинадан, фәхешлектән, вәхшилектән, ялганнан, башка бик күп әшәкелек-бозыклыклардан бары Коръәнне белү һәм Ул кушканнарны үтәп яшәү генә коткара ала. Котылу юлы бар, ләкин шуны аңлау юк.
Хәтерләсәгез, күптән түгел Швейцария хөкүмәте үз илендә мәчет манараларын куюны тыйган закон кабул иткән иде. Озак та үтмәде, шушы законны иң нык яклаган Даниил Стрейч дигән кеше бөтен дөньяга исламнан да камил дин булмавы һәм үзенең ислам динен кабул итүе турында белдерде. Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы түгелме бу? Фәрит ВАФИН “Т.Я.”2010.6.04.№42.

Шәрехләү