fbpx
03.03.2015

Ярамый


Иртән ашарга ярамый торган 10 ризык + …төнгә “кара исемлек”.

Мөгаллим язмаларыИртә- көннең иң матур вакыты,бөтенесе яңадан башлана,яңа планнар,яңа эшләр,яңа очрашулар…Көнең уңышлы булсын дисәң,һәр иртәне дөрес ашаудан башларга кирәк.Чөнки көне буе үзеңне ничек хис итүең беренче чиратта,иртәнге ашауга бәйләнгән. Һәр көнне иртән бик яхшылап ашарга кирәк,югыйсә организмда матдәләр алмашы акрынаячак һәм тәнегез көне буе эшләү өчен көч туплый алмаячак.Ә тәннең хәлсезләнүе исә кәеф төшүгә,эшкә кызыксыну кимүгә,битарафлыкка һәм күп кенә башка тискәре күренешләргә китерә.

Без барыбыз да иртән ни туры килсә,шуны ашарга күнеккән. Һәм берәү дә ризыкларның организмга нинди йогынты ясавы турында уйлап та карамый.Иртән капкан беренче ризык буш ашказанына эләгә,шуңа күрә аның файдасыннан бигрәк,нинди зарар китерүен белергә кирәк.Ризыкларның күбесен ач карынга бөтенләй ашарга ярамый! Әйдәгез,түбәндәге исемлек белән танышыйк әле.Шуннан үзең дә моңарчы дөрес эшләмәгәнеңне ачык күрерсең.

1.Цитрус үсемлекләре

Цитрус үсемлекләренең күбесе аллергия чыганаклары.Әгәр синдә алар аллергия тудырмасалар да,иртән ашаган җимешләр барыбер тискәре йогынты ясыйлар.Иң элек алар бавырга авыр йөк булып төшәләр.Гастрит та сәбәпсез килеп чыкмый.Ач карынга иртән эчкән әфлисүн согы гастрит башланып китүгә  сәбәпче булырга мөмкин.Соклар эчәр алдыннан һәм цитрус җимешләре ашаганчы иң элек бер тәлинкә ботка (мәсәлән,солы боткасы) ашап куярга кирәк.

2.Банан.

Банан магнийга иң бай җимешләрнең берсе.Шуңа күрә ул йөрәк эшчәнлеген яхшырта.Ләкин аны иртән ашарга ярамый.Ул калий-магний балансын бозарга мөмкин.Әгәр иртән банан ашагач,көне буе үзеңне хәлсез,сүлпән хис итщсең икән, дару кабарга ашыкма,сәбәбе-банан ашуда.

3.Яшелчәләр.Иртән яшелчә ашау гастритка гына түгел,ашказаны җәрәхәте(язва) башланып китүгә дә сәбәпче булырга  мөмкин.Бөтен сәбәп-яшелчәләрдәге кислоталарда.Алар ашказанын ярсыталар һәм стеналарын “ашыйлар”.

4. Йогурт

Иртән ашаган йогурт  цитруслар шикелле үк зыянлы булмаска да мөмкин.Ләкин бернинди файдасы да юк! Бу- иртән организмга кирәге булмаган  өстәмә бактерияләр туплау гына.Шуңа күрә йогуртны көндез яки кич белән эчәргә тырышыгыз.
 5.Салкын эчемлекләр.

Салкын су ашкайнатуга начар тәэсир итә.Шуңа күрә ашаганда салкын су эчмәскә кирәк.Иртән эчелгән салкын су көне буе ашказанының начар эшләвенә сәбәпче булып тора.

6.Баллы ризыклар.

Диабеттан интегүчеләрнең күбесе элек иртәнге якта төрле тәм-томнар ашарга яраткан кешеләр.Ашказаны асты бизе иртән организмга кирәк кадәр инсулинны эшләп өлгерә алмый.Буш ашказанына баллы ризыклар үтергеч тәэсир итәләр.Канда шикәр күләме авыру башлану дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.Шуңа күрә ашказаны асты бизен ярсытмаска кирәк.

7.Каһвә.

Иртән…каһвә! Я кайсыгыз гына эчми икән аны? Ә бит ул коточкыч зыянлы.Сөт белән эчү дә аның зарарын бетерә алмый.Каһвә эреп бетми торган продукт.Шуңа күрә аның калдыклары бөергә таш булып утыра.Иртән даими каһвә эчү гастритның төп сәбәпчесе булып тора.Бавыр да иртәнге каһвәне теләп кабул итми,чөнки әле ул чистарту эшенә тиешенчә уянып җитмәгән була.Ашказаны асты бизе шулай ук зыян күрә…Нәтиҗә:каһвәдән аерыла алмыйсың икән-эч,әмма әйбәтләп ашаганнан соң эч.

8.Чүпрә.

Чүпрә белән пешерелгән камыр ашларын иртән ашау- ашказаны өчен чын бәла.  Чүпрә газлар җыелуга һәм корсакның күбүенә китерә.

9.Хөрмә.

Хөрмәне иртән ашау ашказаны “торгынлыгы”на китерә.

10.Сарымсак.

Иртән ашаган сарымсак каһвә шикелле зыянлы.

Дөрес туклансаң,кәефең һәрвакыт күтәренке булыр.Хәзер инде син иртән ач карынга нәрсәләр ашарга-эчәргә ярамаганлыгын беләсең.Белә торып,иртән өстәлеңә бу ризыкларны куйма,үз сәламәтлегең турында үзең кайгырт.Хәзер дарулар бик кыйммәт,анысын да онытма.

Ә кичен ничек тукланырга соң? Гадәттәге 6-7ләрдә кичке ашны ашаганнан соң,сәгать 9-10нарда безнең ашканыбыз тагын нәрсәдер “сорый” башлый.Өстәвенә табиблар да 4 сәгать саен тукланып торырга кушалар.Әмма төнлә организмдагы  бөтен физиологик процесслар,шул исәптән,ашкайнату эшчәнлеге дә акрыная.Димәк,ризык ашказанына авыр йөк булып төшә.Ул эшкәртелми,чери,таркала һәм нәтиҗәдә токсиннар бүленеп чыга башлый.Ә зарарлы токсиннар үз чиратында кан белән бөтен организмга тарала.Нәтиҗә: чәчләр сынучанга әйләнә,иммунитет йомшара,тән тиресе ямьсезләнә,гомуми хәлсезлек башлана,корсакка май туплана.Шуларны булдырмас өчен, әйдәгез,йоклар алдыннан ашарга ярамаган әйберләрнең исемлеген төзеп карыйк әле.

1.Снэклар.

Һәртөрле чипсылар,поп-корн,крекер,соломка,кукуруз кисәкләре(хлопья) ише әйберләр төнгә каршы кабып куя торган иң җиңел ашамлыклар.Әзерләп торасы юк,пакетны ачасың да,шыгырдап торган “агулар”ны авызга кабасың.Әйе-әйе, үзләренең химик составы һәм югары калориялелеге белән алар йокларга әзерләнгән ашказанына нәкъ агу шикелле тәэсир итәләр.

2.Ит һәм балык.

Ит,балык,йомырка шикелле аксымга бай ризыклар туклыклы булулары белән аерылып торалар.Хәтта аз гына кабып куйганда да,бу ризыклар 4 сәгатьтән соң гына үзләштерелеп бетәләр.Димәк,ашау белән йокларга ятсагыз.ашказаныгыз да “йоклый”.Азык эшкәртелми,нәтиҗәдә токсиннар күп бүленеп чыга.

3.Ак күмәч.

Ак күмәч,ипи кебек ризыклар тиз үзләштереләләр,әмма куркыныч шунда: алар канда шикәрне коточкыч арттыралар.Шуның белән диабетка нигез салалар.Өстәвенә май катлавын арттыралар.

4.Шоколад.

Шоколад,төрле тәмле конфетларның эыяны өстә саналган азыкларныкы шикелле үк: диабет,симерү.

5.Чикләвек һәм кипкән җимешләр.

Аз күләмдә һәм көндез ашасаң болар искиткеч файдалы.Әмма йоклар алдыннан югары калорияле булган өчен чикләвек ашарга ярамый.Ә кипкән җимешләрдә шикәр  күп тупланган була.

6.Каһвә.

Ничек кенә гаҗәп тоелмасын,әмма бер чынаяк каһвә йокыгызны бозарга мөмкин.Кичкә таба каһвә эчүне киметергә,һич югы йокларга 2 сәгать кала эчәргә кирәк.

7.Алкоголь.

Төнгә каршы аракы эчеп кую йоклап китәргә ярдәм итәргә мөмкин.Ләкин ул сәламәт йокы булмаячак.Тынычсызланып төнлә кат-кат уяначаксың,куркыныч төшләр керергә мөмкин,иртән баш авыртачак.

Ә йоклар алдыннан кабып куярга шулай да берәр нәрсә каламы соң? Әлбәттә,кала! Бөтен төрле яшелчәләрне чикләнмәгән күләмдә ашарга мөмкин.Шулай ук балсыз җимешләр дә бара.Майсыз кефир,шикәрсез  йогурт.Төрле салатлар,гөмбә…Җитәр! Кич белән тагын күпме ашарга мөмкин.Иң шәбе: йоклар алдыннан ашау турында түгел,сәламәтлек турында уйларга кирәк.

Интернет-сәхифәне “Facebоok” социаль челтәрендәге язмалардан файдаланып Фәрит Вафин әзерләде.”Татарстан яшьләре”ндә басылып чыкты.

 

Шәрехләү