Максат: Балаларда кошларга,саесканнарга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. Балаларның диалогик сөйләмен , әйләнә- тирә мөхит үзгәрешләрен , аларның бер-берсе белән бәйләнешен күрә белү сәләтен үстерү. Балаларның сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешу. Кышлаучы (саескан һ.б.) кошлар турында белемнәрен ныгыту. Татар халык иҗаты аша туган телебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
” Саесканның дуслары” дәресен үткәрү өчен түбәндәгеләр кирәк: Ясалма чыршы, нарат, җимлекләр, җим белән кәрзин, ясалма кар, саескан һ.б.кошлар рәсеме, магнитофон һәм саескан тавышы яздырылган кассета, тумгәкләр.
Дәрескә әзерлек эше: балалар белән шигырьләр өйрәнү, яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлату. Эшчәнлек барышы.
Оештыру моменты Тәрбияче. Балалар, кәефләрегез ничек? Балалар. Яхшы Тәрбияче. Әйдәгез әле, кулны –кулга тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз, һәм үзебезнең яхшы кәефебезне бер-беребезгә җиткерәбез. ( Балалар елмаялар) .
Тәрбияче . Менә ничек рәхәт булып китте! Балалар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты?
Балалар. Кыш. Тәрбияче .Кыш җиткәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була ?
Балалар . Кар ява, салкын, буран,салкын җил исә .
Тәрбияче .Ә кышын кошлар нишли микән? Шуны белер өчен ,мин сезне кышкы могҗизалы урманга чакырам. ( кәрзин белән кошларга күчтәнәч) .
Төп өлеш Тәрбияче . Хәзер без җылы киемнәребезне киябез дә юлга кузгалабыз. Саесканга кунакка барабыз. Нәрсәләр киябез? (имитация)( чалбар, кофта, башлык, куртка, киез итек, бияләй) -Сез әзерме?
Балалар. Әзер
Тәрбияче . Алайса , юлга. (Хор белән җыр )( үзебез атлап урманга барабыз) Әй, нәниләр, нәниләр, Ардык без, дип әйтмиләр. Аякларын күтәреп, Матур итеп атлыйлар. Хәзер барабыз алга- Бер, ике! Егылмыйча син атла- Бер, ике, өч, дүрт! Хәзер барабыз алга- Бер, ике! Егылмыйча син атла- Бер, ике, өч, дурт!
Тәрбияче . Менә килеп тә җиттек. Нинди матур кышкы урман, салкын, чиста һава. Салкын һавада без ничек сулыйбыз?
Балалар . Борын белән.
Тәрбияче . Әйдәгез, борын белән саф һаваны сулап алыйк әле. ( Психогимнастика 3 тапкыр борын белән сулау). Укырга һәм күчереп алырга[/su_box]