fbpx
01.04.2018

Авылым чишмәләрен өйрәнү һәм саклау


 чи
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе башлангыч сыйныф укытучысы Гилмутдинова Гөлнара Вакыйф кызы. Эзләнү-тикшеренү эше. Проектның темасы : 'Авылым чишмәләрен өйрәнү һәм саклау'
Эзләнү-тикшеренү эше. Проектның  темасы : “Авылым чишмәләрен өйрәнү һәм  саклау” Проектның җитәкчесе: Гилмутдинова Гөлнара Вакыйф кызы, башлангыч класслар  укытучысы. Проектта катнашучы: 6 нче класс укучысы: Гилмутдинова Фәридә Ренат кызы Проектның максаты:   1.Җирлектәге  чишмәләрне  өйрәнү һәм  барлау.    2.Чишмәләрнең санитар торышын тикшерү.    3.Чишмәләргә,сулыкларга сакчыл караш тәрбияләү. Өйрәнү  алымнары:  1.Өстәмә әдәбият куллану.   2.Экспедицион.   3.Статистик. Проектның бүлекләре: Кереш. Су-мәңгелек  кыйммәт. Авылыбыз чишмәләре. Тикшеренүләр. Йомгаклау.Авылыбызда   чишмәләр җыры тынмасын! Тикшеренү нәтиҗәләре: Безнең өйрәнүләрдән, тикшеренүләрдән күренгәнчә,җирлегебездәге чишмәләрнең санитар торышы бик үк начар түгеллеге ачыкланды, ләкин күпчелек чишмәләр файдаланылмый һәм аларга безнең ярдәм кирәк. Кереш.  Су-мәңгелек  кыйммәт  Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул,  Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,    Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән. Г. Тукай. Җир йөзендә мәңгелек кыйммәтләр бар. Шундый кыйммәтләрнең берсе, һичшиксез, чишмәләребездер. Кеше гомер буе аларның тылсым көченә табынган, алардан көч алган. Су – музыка бит ул. Нинди генә тавышларны яшереп сакламый су үзендә! Чулпы чылтыравы да, кыңгырау чыңы да бар ул тавышлар арасында. Урманда, басуларда, болыннарда йөреп сусагач, чылтырап аккан чишмә буена килеп чыксаң, суның чисталыгына карап, аның җирдән бәреп чыгуын күреп, сүзсез калып торасың. Ә аның суын татып карагач, нинди салкын, нинди тәмле икәнен тоясың. “Челтер-челтер чишмә ага. Авылда туып үсеп читтә яшәгән кеше һәрвакыт туган җирен искә төшерә. Кушучлап тәмле суын эчкән, бала чактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләр тарта. Һәр авылның үз чишмәсе бар. Кешеләр чишмәләргә матур-матур исемнәр биргән… “Туган як чишмәсе, магнит кебек, ераклардан үзенә тарта”, – дип яза Касыйм Тәхау.  Һәркем  үзе  яшәгән  урынның  тарихы белән кызыксынадыр. Берсеннән- берсе серле, кызыклы исемнәр каян килеп чыккан соң, кемнәр кушкан аларны? Шушы сорауларга җавап эзләп, мин дә үзебезнең чишмәләрне барларга һәм аларны өйрәнергә булдым. Иң  беренче эш итеп мин авылыбызның өлкән яшьтәге аксакалларыннан чишмәләрнең кайларда урнашканлыгын, исемнәренең килеп чыгышларын сораштым, аннан соң укытучыбыз Гөлнара апа белән берлектә аларны өйрәндек һәм аларның паспортларын эшләдек. Бу эшләрнең нәтиҗәләре белән  сезне таныштырырга  булдык. 2. Авылыбыз чишмәләре   Укырга һәм күчереп алырга

Шәрехләү