fbpx
28.12.2020

“Гаҗәеп пыяла”. Тәҗрибә-эксперимент эшчәнлеге.


пыяла

“Ел тәрбиячесе 2021” район конкурсы кысаларында МБМББУ “Актаныш 7 нче балалар бакчасы” тәрбиячесе Галимова Рима Николай кызы тарафыннан төзелгән һәм зурлар төркеме балалары белән үткәрелгән тәҗрибә-эксперимент эшчәнлеге “Танып-белү үсеше” белем бирү өлкәсе. Тема: “Гаҗәеп пыяла”  

Максат: Пыяла ясау ысулы белән таныштыру. Пыяланың үзлекләрен ачыклау ысулларын дәлилләргә теләк уяту, кызыксынучанлыкларын үстерү

Бурычлар:

  1. Тәрбия бирүче:

1.1. Балаларда пыяла эшләнмәләргә сак караш тәрбияләү

1.2. Пыяла белән эшләүче хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү

1.3. Балаларга эстетик һәм финанс  тәрбиясе  бирү

2.Үсеш бирүче:

2.1. Тәҗрибә-эксперимент эшчәнлегенә кызыксыну уяту. Фикер йөртә, нәтиҗәләр ясый белүләрен үстерү.

2.2. Пыяла белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау күнекмәләрен  үстерү

2.3. Фән дөньясын танып белүгә кызыксыну уяту

  1. Белем бирүче:

3.1. Пыяланың   үзлекләрен дәлилли белергә өйрәтү

3.2. Пыяланың кеше тормышында әһәмияте турында белемнәрен арттыру

3.3. Балаларның сүзлек запасын киңәйтү

Җиһазлау: проектор, экран, ноутбук, колба, медицина банкалары, җиләк-җимеш һәм чәчәкләр вазасы, төрле калынлыктагы һәм төстәге  стаканнар, пыяла статуэткалар, пыяла табак-савыт,көзге, лампочка һ.б. пыяла эшләнмәләр, киндердан чыккан уенчыклар, һәр балада капкачлы пыяла банка, ак пластилин, пласмассадан эшләнгән кечкенә  чыршы, ялтыравыклар, музыкаль сувенир- пыяла шар

Сүзлек: сыек масса, көпшә, пыяла өрүчеләр, экспонат

Эшчәнлек барышы

  1. Оештыру.(балалар ярым түгәрәктә утыралар)

Тәрбияче: -Хәерле иртә, балалар! Сюрприз момент : бүлмәгә Клоун керә: Сәлам, дуслар! Сез Әтәчкәй балалар бакчасының зурлар төркеме балаларымы?Менә сезгә Кыш бабайдан бүләк алып килдем.(Клоун зур гына тартма  күтәргән)

Тәрбияче: -Рәхмәт, Клоун дус!Кыш бабайга рәхмәт әйтерсең (Клоун китә)

– Балалар, карыйк әле, Кыш бабай нәрсә җибәрде микән?(Тартманы ача, аннан шар очып чыга. Шарга конверт беркетелгән) Монда хат та бар бит, укыйм әле: Балалар, мин сезгә бик матур бүләк җибәрәм, ләкин ул бүләкне табышмакка  җавап тапсагыз гына ача аласыз. (Тәрбияче табышмак укый)

Төссез, каты була ул

Ялгыш кына бәрелсәң,

Ватылырга  тора ул

Тәрәзә, ишек  ясыйлар

Аннан оста  абыйлар

Яңгыр яуганны күзәтә

Аның аша сабыйлар

Тәрбияче:  Әйе балалар, пыяла ул!Хәзер кечкенә тартманы ачып карый алабыз инде. (Тартмада музыкаль сувенир- пыяла шар)Нинди матур сувенир җибәргән безгә Кыш бабай! Балалар, нәрсәдән эшләнгән ул? Сез ничек уйлыйсыз, бүген нәрсә турында сөйләшербез микән?

  1. Яңа теманы аңлату. Мини музейга сәяхәт

Тәрбияче: Балалар, сезнең музейга барганыгыз бармы?Музейда үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле. (экспонатларны тотмаска, кычкырып сөйләшмәскә, йөгермәскә, шауламаска) Минем сезне пыяла эшләнмәләрдән торган мини музейга алып барасым килә.(Төрле пыяла савытлар, сувенирлар, тормыш кирәк яраклары урнаштырылган шүрлек янына киләләр)Балалар, монда сезгә таныш экспонатлар бармы?Димәк, пыяладан эшләнгән предметлардан без киң кулланабыз, шулай бит. Табак савыт, сувенирлар, тормыш кирәк яраклары пыяладан эшләнә икән.

  1. Ныгыту.

Тәрбияче: -Пыяла турында күберәк беләсегез киләме? Хәзер мин сезне Гаҗәеп  пыяла турында  видео карарга чакырам.(Балалар экран янына утырышалар)

Тәрбияче https://youtu.be/NSshkKH_7Jw видеосыннан алынган кыскартылган вариантны куша, видео барышында сөйли:

-Пыяла ясау өчен  кремний дигән акбурга ошаган таш, елга комы һәм башка катнашмалар алына. Аларны бергә кушып бик кызу мичтә кайнаталар. 12 сәгать кайнаганнан соң, сыек пыяла барлыкка килә. Озын таякның бер очы  белән сыек пыяланы эләктереп алалар. Таякның эче куыш булырга тиеш, чөнки аның икенче очына авыз белән һава өрәләр. Пыяланы калыпка-формага салалар яисә юеш материал белән форма чыгаралар.Пыяла суынган саен аны мичкә тыгып йомшартып алалар. Савыт әзер булгач, аны төсле сыек пыяла белән бизиләр. Артык өлешен җайланма белән кисеп ташлыйлар, кулны кисмәсен өчен киселгән урынны шомарталар. Әнә шундый төрле төрле матур пыяла савытлар барлыкка килә. Пыяла савытларны ясаучы һөнәрен  пыяла өрүчеләр дип атыйлар.Нинди авыр һәм кызыклы һөнәр, шулай бит , балалар?!Ни өчен авыр хезмәт, ничек уйлыйсыз?(Чөнки кайнар пыяла белән кызу мич янында эшлиләр) Ә ни өчен кызыклы?(Чөнки төрле төрле матур пыяла савытлар ясыйлар)

  1. Физминутка. (рэп көенә)

Тәрбияче: -Балалар әйдәгез, без дә пыяла өрүчеләр булып алыйк әле.(Балалар өсләренә алъяпкычлар эләләр):

Пыяла өрүчеләр без – осталар (имән бармак белән үзләренә күрсәтәләр)

Эшкә ашыгып барабыз – көтәләр (марш атлыйлар)

Катнашманы  тутырабыз савытка (куллар белән хәрәкәт күрсәтү)

Ә савытны утыртабыз кайнар утка (куллар белән хәрәкәт күрсәтү)

Катнашма кайный кайный

Ут комнан пыяла ясый, (урында атлап тору, кулларны әйләндерү)

Сыек пыяла әзер(баш бармакны күрсәтү)

Көпшәне якын китер (куллар бн күрсәтәләр)

Көпшәне әйләндерик, пыяла эләктерик (куллар бн әйләндерү хәрәкәте күрсәтәләр)

Тирән сулыш алабыз- көпшәдән чыгарабыз(борын бн һава алып авыздан чыгаралар)

Көпшәгә  һава тулды

Зууур пыяла шар булды!(куллар бн күрсәтәләр)

-Балалар, пыяла шарларыгызны төшереп җибәрә күрмәгез!Ипләп тотыгыз! Ни өчен ипләп тотыйк?(Чөнки ул ватылырга мөмкин!)

  1. Тәҗрибәләр ясау.

Тәрбияче:-Әлбәттә балалар! Ватылырга мөмкин!

– Пыяла белән сак эш ит:

Ватылса, кисәргә мөмкин  бит!

Пыяла ватыгын, кул белән тотма!

Себерке белән соскы барын онытма!

Пыяланың башка үзлекләрен   тикшереп карар өчен мин сезне лабораториягә чакырам.

Эксперимент №1

Пыяла нинди? (балаларның җаваплары: үтәкүренмәле) Ничек итеп тикшереп карыйк соң? (Аның өчен пыяла савытка кечкенә уенчыклар  салабыз)

Нәтиҗә чыгаралар: Пыяла үтәкүренмәле, чөнки аның аша предметлар күренә

Эксперимент №2 –Пыяланың тагын нинди үзлеген беләсез? (балаларның җаваплары: шома, каты, салкын)  Әйдәгез, дәлилләп карыйк. Ничек итеп белик соң, кем нәрсә уйлый? (Аның өчен   пыяла предметларны тотып, кысып, биткә тигереп  карыйк).

Нәтиҗә чыгаралар:пыяла шома, каты, салкын

Тәрбияче: Димәк, пыяланың нинди үзлекләрен тикшереп карадык? Пыяла үтәкүренмәле, шома, каты, салкын. Пыяладан   төрле предметлар ясап була.

  1. Продуктив хезмәт. Сувенир эшләү.

Тәрбияче: Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Бәйрәмнәрдә бүләкләр алырга, бирергә яратабыз. Мин сезне бүген менә шушындый Кыш бабай җибәргән матур сувенирга ошаган  ясарга өйрәтмәкче булам. Телисезме?

Өйрәтү:Сувенир эшләү өчен сезгә капкачлы пыяла банка, ак пластилин, пласмассадан эшләнгән кечкенә  чыршы , ялтыравык бөртекләр, су кирәк була.Сувенирны ничек ясыйбыз соң. Пластилинны йомшартып банка капкачының эчке ягына беркетәбез. Чыршыны пластилинга кадыйбыз. Банкага ялтыравык бөртекләрен бушатабыз. Су салабыз. Капкачын ныгытып каплап куябыз. Сувенирны капкачын аска куеп әйләндерәбез. Сувенирыбыз әзер.(Эш барышын ныгытыла. Башта нәрсә эшләдек? Аннан нишләдек?…). Балалар бик матур савытлар килеп чыкты. Сатып акча да эшли аласыз. Сатыр идегезме? Син ничә сумга сатыр идең?

  1. Релаксация

Тәрбияче:Балалар буген нинди яңалык алдыгыз?Яңалыкны кем белән бүлешәчәксез?

Күчереп алу өчен файл: Гаҗәеп пыяла

 

 

Шәрехләү