fbpx
19.03.2022

“Көз бәйрәме” (бәйрәм иртәсе)


көз
Татарстан  Республикасы  Сарман муниципаль районы  “Гомуми үсеш төрендәге  4 нче “Сандугач” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе  тәрбиячесе  Калимуллина Флюза Риф кызы. Тема: Көз бәйрәме (бәйрәм иртәсе).     

«Көз бәйрәме” 

–  Балалар, без бүген сезнең белән ел да үтә торган зур бәйрәмгә җыелдык. Табигать тә,барлык үсемлекләр ,әйтерсең лә ,берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән, агачларда сары-кызыл яфраклар.Энә, көз кызы безнең бакчабызга да килеп җитте.

Көз кызы: Мин – Көз кызы, киләм сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

(Тәрбиячегә ипи бирә)

А.б.  Син килүгә сөендек,

Бик күп җырлар өйрәндек.

Шигырьләр, табышмаклар,

Күп биюләр өйрәндек.

Көз кызы: Ә ипи турында шигырьләр беләсезме соң сез?

1 бала. Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә.

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

2 бала. Өстәлдә икмәк,

Ашъяулык  япкан.

Тәмле хуш исен

Өйгә тараткан.

А.б. Алтын көз кунакка килгән,

Сары күлмәген кигән.

Елмаеп карый безгә,

Җырлап алыйк соң бергә.

Җыр: “Көзге яфрак”.

Тәрбияче: әйдэ, Көз, түргэ уз! Ә балалар синең турыңда шигырьләр сөйләп  күрсәтерләр!

3 бала .Килә шаулы, алтын матур көзем.

Оча яфрак, исә көзге җил.

Табигатең бигрәк сокландыргыч,

хуш киләсең, көзем, әйдә кил.

4 бала. Ни арада җәй үтте

Матур көз килеп җитте,

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

А.б. Көз үзенең яңгыры, кояшы белән килгән. Хәзер Көз кызы  белән уен уйнап алырбыз.Уен: “Яңгыр һәм кояш”.

5 бала. .Көз килде, үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде

6 бала .Ямьле кояш нурлар чәчеп,

Елмаеп карый безгә.

Нинди тәмле күчтәнәчләр

Көз алып килгән безгә.

Алтын яфраклар очалар

Безнең башларга тиеп,

Саубуллаша кыр казлары

Язын кайтырбыз диеп.

Җыр “Яфрак бәйрәме”

7 бала. Көз ашыга агачларга

Үз бизәген салырга.

Урманнарны, болыннарны

Буяп китә сарыга .

Кошлар көньякка төбәлеп,

И очалар, очалар.

Әйләнеп кайтырбыз диеп,

Һаваларны кочалар.

Алып  баручы: Балалар,әменә бу көзге бакча,ниндидер тавыш бар анда..

В.Хәйруллина. «Яшелчәләр бәхәсе».

Көзгә таба бакчада

Яшелчәләр җитешә.

— Кайсыбыз иң яхшысы?

— Дип, алар бәхәсләшә.

Помидор  Мин иң кызыл арада,

А.б. Помидор горурлана. !

Рәйхан Без иң хуш исле гөлләр,

А.б. дип, Рәйханнар хозурлана.

Кыяр билгә таянган:

— Мин яшел, иң кетердек,

Хуҗабикә тәпәнен

Без тутырып бетердек.

А.б. Тырышудан шәмәхә

Төскә керә баклажан:

Минем салат иң тәмле,

Кабып кара банкадан.

Шалкан  Мин иң сары,

— Тәмгә тәмле сары май.

Кәбестә  Ә миндә иң күп күлмәк,

— мин иң бай! —

Кишер Миндә иң күп каротин,

Ашап кына кара син!

Үзем баллы, кетердим,

Кояш төсле кишер мин.

Суган  Мин иң ачы,

— Сарымсак — минем туган.

Алга чыга чөгендер:

— Бу бәхәс ни өчендер?

Без барыбыз иң-иңнәр,

Бергә булсак, юк тиңнәр.

Тәрбияче яшелчәләрне тынычландыра, бергәләп җырларга тәкьдим итә.

“Урожайная»” песенка

Алып баручы:Ә менә бакчаның бу өлешендә бәрәңге дә үстергәннәр икән. Чүпләп бетерәсе бәрәңгеләр дә бар икән! Әйдәгез без аларны – бер – беребез белән ярышып чүплик.

“Кем тизрәк чүпләр?” уены

Алып баручы:  балалар, әйдәгез . Кая килеп җиткәнбез?

Балалар: Урманга .

Алып баручы:Карагыз әле, урман нинди ялангач калган. Агачларны шәрә калдырып яфраклар җиргә коелган.

8 бала  .Кулга кәрзиннәр алабыз,

Урманнарга барабыз.

Юлда очраган кошларны

Без озата барабыз.

Яфракларын коя-коя

Бакчабызга килде көз.

Алтын-сары яфракларны

Кулыбызга җыйдык без.

ҖырКөз килде

9 бала. Көз сылу килгән ерактан

Нәрсә генә алмаган

Нинди бүләк кирәклеген

Әйтмәсәң дә аңлаган

Каеннарга соры муллык,

Миләшкә муенсалар,

Чиягә көрән алкалар

Бик килешеп торалар .

Көз кызы поднос күрсәтә.

Көз кызы:  Менә монда нинди җиләк-җимешләр бар микән? Кайсыгыз  күзен йомган килеш әйтә алыр икән?

Уен “Җиләк – җимеш тану”.

(Көз кызы  балаларга җимешләр  каптыра, балалар нәрсә ашаганнарын әйтәләр.)

Көз кызы: Бәйрәмегез бик күңелле булды, балалар, рәхмәт сезгә. Менә сезгә минем көзге күчтәнәчем. Ә хәзергә  сау булыгыз. Табигатьне саклагыз. Агачларны сындырмагыз, чүпне  җиргә ыргытмагыз,  кошларга җимлекләр ясарга онытмагыз. Сау-сәламәт, бәхетле  булыгыз!

 

 

 

 

 

 

Шәрехләү