fbpx
28.10.2020

“Адымнар нык, юллар имин булсын” дигән рәсем шөгыле.


адымнар нык

ТР  Саба муниципаль районы ш.т. Байлар  Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 4 нче “Кынгырау” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем  муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Богавеева Гүзәлия Шамил кызы.Тема: 1 кечкенәләр төркемендә “Адымнар нык, юллар имин булсын” дигән рәсем шөгыле.

Максат: балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен баету.

Тәрбия бурычы: балаларда итагатьлелек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү; тәрбияче биргән сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү; табигатькә, тереклек ияләләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү; балаларда чиста, пөхтә эшләү теләге тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның юлда светофор төсләре буенча йөрү күнекмәләрен үстерү; бәйләнешле сөйләмне, ориентлашуны, хәрәкәт координациясен үстерү.

Белем бирү бурычы: урам аркылы бары тик билгеләнгән урыннардан, светофорның яшел уты янгач кына чыгарга кирәклеген өйрәтү;Рәсем ясау алымнарын өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: иҗади –сәнгать-рәсем ясауны, танып белүне,сөйләм телен үстерү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, иҗади сәнгать.

Методик алымнар һәм чаралар: сөенеч мизгеле, тәрбияче сорауларына җаваплар бирү, техник чаралар куллану, слайдлар күрсәтү, табышмак чишү, хәрәкәтле уеннар, мактау, ныгыту;салфетка,мамыклы диск,бармак б\н рәсем ясау;пазл төзү.

Җиһазлау:  проектор, экран,презентация;пазл-ике машина,  мольберт, һәр балага җитәрлек светофор рәсеме,бөгәрләнгән салфетка,мамыклы диск;”Куян”киеменә киенгән кече тәрбияче.

Әдәбият: Л. Әхмәтшина, З. Камалова “Адымнар нык, юллар имин булсын”,

“Туган телдә сөйләшәбез.”Хәзрәтова Ф.В.

Эшчәнлек барышы.

Ярым түгәрәктә.

Тәрбияче.Хәерле көн,балалар.Кәефләрегез ничек?

Тәрбияче:- Карагыз әле безгә күпме кунак килгән, әйдәгез исәнләшик әле.

– Балалар,әйдәгез,  хәзер үзебезне мактап, сокланып  алыйк,  аннан шөгыльне башларбыз.

Бар  минем  ике  кулым,

Ике  аягым, бер  башым,

Авызым, борыным, ике  күзем-

Бигрәк  матур  мин  үзем!

(ишектә шакыган тавыш ишетелә).

-Туктагыз әле, балалар кемдер ишеккә шакый. Ачып карыйм әле. (Ишектән куян кереп килә.Куян елый.) (Бер тәрбияче куян костюмын кия).

Тәрбияче.-Нишләп елыйсың куян?

Куян.-Исәнмесез балалар!Мин йөгереп уйнап йөрдем дә,адаштым.Юл аркылы чыкмакчы идем,анда зур-зур машиналар йөриләр.Мин алардан бик курыктым.Кая барырга да белмәдем.,бәрелә яздым.Ярый әле сезнең бакчага кереп качтым.Сез миңа өйгә кайтырга ярдәм итә алмассызмы икән?

Тәрбияче.Куянкай,син безнең Сабабыз урамына килеп эләккәнсең.Урамда дөрес хәрәкәт итү өчен,бик уңайлы җайланма бар.Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм,ә сез аны белерсезме икән? Җәен, кышын, яз, көзен,

Иртә, кичен, көндезен,

Ача, йома өч күзен

Телсез әйтәдер сүзен,-

Бик тиз аңлыйлар үзен

Ул нәрсә? (Светофор)

– Дөрес, балалар! Сезнең светофор күргәнегез бармы?

– Әйе, светофор ул урамдагы хәрәкәтне көйләп тора.Светофорның нәрсәләре бар?Нинди төстә? (Балаларга светофорны экраннан күрсәтәм. Ул “күзләрен” йомган, бер “күзе” ачыла).

– Светофорда нинди ут янды? (Кызыл)

– Димәк, урам аша чыгарга ярыймы? (Юк)

– Әйе. Светофор әйтә:

Янса кызыл ут,

Туктап тор – юл юк!

(Икенче “күзе”ачыла).

– Светофорда нинди ут янды? (Сары)

– Әле чыгарга ярыймы?

– Юк. (Сары ут әзерләнергә куша).

– Сары ут кабынуга,

Әзерлән кузгал

– Светофорның өченче “күзе” нинди төстә икән? (Берничә баладан сорыйм. Светофорның өченче “күзе”ачыла).

– Светофорның яшел күзе нәрсәне аңлата? (Юл аша чыгарга ярый икәнен).

– Яшел ут кабынса, бел ачык!

Алга китәргә юл ачык!

Юл аркылы яшел ут янганда гына чыгарга ярый. (Күмәк һәм аерым кабатлаулар).

– Хәзер светофор күзләрен ачып – йомып сезне тикшереп карый. Юл аркылы дөрес чыга аласызмы икән? Куяннан да сорап карыйк, аңладымы икән? (Светофор чиратлап күзләрен ача, ә балалар “Басып тор!”, “Көтеп тор!”, “Чык!” сүзләрен әйтәләр).

– Балалар, урамда юл аша чыкканда нәрсәдән чыгабыз?Зебрадан-җәяүлеләр чыга торган юл.Ул нинди төстә.Ак һәм кара.

– Хәзер бу билгеләр белән  уен уйнап алырбыз. (Аз хәрәкәтле уен “Игътибарлы бул!”).

Мин кызыл билге сезгә  күрсәтсәм –  туктап торабыз, сары булса –  чәбәклибез, яшелне алсам – атлап йөрибез.

Тәрбияче.-Балалар,урманда җәнлекләр бик күп.Алар да юлда дөрес йөриселәре килә.Аларга светофор ясап бирикме? Эшкә тотынганчы бармакларга гимнастика ясыйк.

Бармакларны бөгәбез –

(Бармакларны йодрыклыйбыз,ачабыз).

Транспорт төрләрен саныйбыз:

Автомобиль и вертолет,

Трамвай, метро и самолет.

(Берәмләп чәнтидән бармакларны бөгәбез).

Биш бармакны бергә җыйдык,

Биш төр транспорт атадык.

(Бармакларны баш бармактан башлап бөгәләр).

– Әйдәгез куллардан руль ясап ,өстәлләр янына килик.

Хәзер урыннарыбызга утырабыз, аякларны бергә кушып куябыз. Сезнең алдыгызда светофор рәсемнәре. Ләкин аларның күзләре буялмаган.

Беренче күз нинди булырга тиеш?Кызыл күзне салфетканы кызыл төскә манып,беренче күзне каплыйбыз.Ә хәзер икенче күз нинди төстә була ,әйтегез?

Сары күзне ,менә бу мамык диск ярдәмендә сары төскә манып ,икенче күзне каплыйбыз.

Өченче төс нинди?Бармакны яшел буяуга тидереп,өченче күзне буыйбыз.Менә светофорыбыз матурайды.(бармакларны салфеткалар белән сөртәбез)

-Молодцы,балалар сез куянга һәм аның дусларына бик булыштыгыз.Яхшы эш эшләдегез.

Балалар ,әйдәгез куян белән уйнап алыйк. “Машинаны җый” пазлдан машина җыю.

Балалар, куян сезгә рәхмәт әйтә.Ул сез ясаган светофорларны дусларына өләшәм ди.Әйдәгез куянны ясалган машинага утыртып,урманына озатыйк.Саубул ,куян.

–  Булдырдыгыз,  балалар, сез үзегезне  уңган. җитез, тапкыр итеп  күрсәттегез, бик  күп  нәрсәләргә  өйрәнгәнсез.

Балалар,апалар белән дә саубуллашып группага кайтыйк.Саубуллашу .

Күчереп алу өчен: Богавеева Г.Ш., рәсем шөгыле

Шәрехләү