fbpx
01.02.2021

Начар  гадәтләр. Дәрестән тыш чара. Коррекцион сыйныфлар өчен


начар гадәтләр 
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе тәрбиячесе Самигуллина Альбина Харис кызы. Тема: “Начар  гадәтләр”. Дәрестән тыш чара. (Коррекцион сыйныфлар өчен)

Максат: Балаларга, кешедә нинди яхшы, нинди начар гадәтләр барлыгын анлату.

Бурычлар:

– Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

– Балаларның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру;

-Тискәре йогынты ясаган гадәтләрне тәрбияләү;

-Уйлану эшчәнлеген төзәтү;

Дәрес барышы.

– Балалар, бүген бездә бик мөһим ачык чара.. Әйдәгез,  матур, тәртипле итеп утырып игтибар белән мине тыңлыйбыз.

Хәзер без кунегү-разминка үткәреп узарбыз, ул “Кәефеңне  тапшыр”- дип атала. Бу разминкада  сез бер-берегезгә күңелсез, шак катып , моңсу, һәм  шатлыклы итеп карарга тиеш. Әфәрин балалар, булдырдыгыз.

– Балалар без бүгенге ачык чарабызда, кешеләрнең яхшы һәм начар гадәтләре барлыгы турында сөйләшербез.  Аның темасы: “Начар гадәтләр” – дип атала.

– Безнең бу ачык чарабыз шатлыклы иҗатларга бай булачак  һәм без бу ачык чарабыздан соң үзебездә  бары тик яхшы гадәтләрне һәм яхшы гамәлләрне тәрбияләрбез дип ышанып калам.

Әмма иң элек яхшы һәм начар гадәтләр турында сөйләшкәнче әйдәгез, уйлап карыйк әле, нәрсә соң ул гадәт?

( Гадәт– ул аңламыйча, уйламыйча бер үк эшне кабатлау )

– Минем эйтүем буенча, гадәтләрнең була файдалысы  һәм зарарлысы. Әйдәгез, шушы ачыклап үтик әле:

Тактада эшләү.

Игътибар белән тыңлагыз.

Балалар минем өстәлдә төрле гадәтләр белән карточкалар ята. Сезнен максат, шушы карточкаларда язылган гадәтләрнең кайсысы файдалы һәм кайсысы зарарлы икәнен ачыклау, аларны дөрес итеп тактада  ике рәткә бүлеп кую. 

Гадәтләр

                   Файдалы                                               Зарарлы

Иртә белән юыну                                     Тырнак кимерү

Чэч тарау                                              Бармак суыру

Зарядка ясау                                      Ручка башын чәйнәү

Кулларны юу                            Начар сүзләр кулланып сөйләшү

Ягымлы сузләр белән сөйләшу                                Төкеренү

Балалар әйдәгез  тагын бер кат карап үтик әле, ни өчен сул як рәттәге гадәтләр яхшы дип санала. Ә сез балалар тагын нинди яхшы гадәтләрне беләсез, әйдә  санап күрсәтегез әле ( спорт белән шөгыльләнү, олыларны хөрмәт итү, китап уку, вакытында йокларга яту, ягымлы булу, кечкенәләрне кыерсытмау, ачык тәрәзә белән йоклау, алдаламаска, тешләрне чистарту, киемнәрне урынына кую, дәрес хәзерләү һәм башкалар). Әфәрин  балалар сез бик күп яхшы гадәтләрне беләсез икән.

Балалар без бит сезнең белән татарча да, русчада яхшы беләбез. Шуңа күрә мин сезгә табышмакларны русча әзерләдем. Игътибар белән тыңлагыз, һәм кул күтәреп җавапларын әйтергә әзерләнегез.

  1. Чтобы не был хилым, вялым,
    Не лежал под одеялом,
    Не хворал и был в порядке,
    Делай каждый день…(Зарядку)
  1. Позабудь ты про компьютер.
    Беги на улицу гулять.
    Для детей полезно очень
    Свежим воздухом…(Дышать) 
  1. Разгрызёшь стальные трубы,
    Если будешь чистить…(Зубы)
  1. Объявили бой микробам:
    Моем руки чисто с…(Мылом)
  1. Он в кармане караулит
    Рёву, плаксу и грязнулю,
    Им утрет потоки слез,
    Не забудет и про нос. (Носовой платок)
  1. Горяча и холодна
    Я всегда тебе нужна.
    Позовёшь меня – бегу,
    От болезней берегу. (Вода)

Әфәрин балалар, сез табышмакларның да җавапларын бик тиз таптыгыз.

Балалар ни өчен уң як рәттәге гадәтләрне без зарарлы дип атадык.

(Алар, безнең сәламәтлегебезгә зыян китерәләр)

– Алар кеше сәламәтлегенә нинди зарарлы йогынты ясыйлар

( Тырнак кимерү гадәте, карандаш башын чәйнәү, бармак суыру-организмга начар матдәләр китереп чыгаралар, шул матдәләр белән кешедә авыртулар килеп чыгарга мөмкин, төкеренү-ул адәпсезлек, тирә-юньдәге кешеләргә бу куренешне күзәтү күңелсез, шулай ук без төкеренеп йөрсәк тирә-юньне дә пычыратабыз)

-Тагын нинди зарарлы гадәтләрне сез беләсез?

( борында казыну, юынмау, узеңне тәртиптә тотмау)

Әйдәгез балалар шушы гадәтләр турында без сезнең белән мультфильм карап узыйк әле.  Аның исеме “Сестрички-привычки” дип атала.

–  Әйдәгез ял итеп Андрей исемле малайның нинди гадәтләр колына әверелүен карап үтик әле.

– Балалар Андрей үзенең начар гадәтләр колына әверелүенә гаеплеме? Андрейга нишләргә кирәк?

– Балалар без бүген начар гадәтләр турында сөйләшәбез, һәм нгачар, зарарлы гадәтләргә юк дип әйтәбез.

Сыйланган…

Хәяли шундый сыйланган,

Тын да ала алмаган –

“Рәхмәт!”  диеп әйтергә дә

Буш урыны калмаган…

Рекорд

Шундый малай Хәяли,

Хәйләләсә хәйләли.

Каникулда бар кеше

Бу хәленә шаккаткан:

Беркөнне ул тәүлеккә

Утыз сәгать  тик  яткан!

Көйсез кире.

Син аңарга:

  • Аша! – дисең,

Ул, борынын җыерып, башын читкә бора.

Син аңарга:

  • Укы! – дисең,

Ул урамга чыга да әллә кая китеп югала.

Син аңарга

Эш кушасың,

Ул ишетмәмешкә салышып ята.

Син аңарга

Чүкеч бирсәң,

Ул, кирле – мырлы сөйләп, бармагына суга.

Бәлкем, чүкеч

Дөрес эшли?

Көйсез турында көйле сөйләп тә булмый.

Әйдәгез, безнең татар телебезне пычыраткан сүзләр турында сөйләшик. Сез ничек уйлыйсыз, аларга нинди сүзләр керә.

( Кем әле ул, теге, э-э-э һ.б.) Бер егет бу сүзләрне бик яраткан. Әйдәгез аны тыңлап китик. (укучылар чыгышы)

Такая в общем история.

Жил был этот, как его…

Ну и, значит, и того,

Жило это самое

Со своею мамою.

Был ещё один чудак-

Это вообще, значит, так

И его любимый зять.

Звали зятя, так сказать.

А жену звали, ну….

А соседа звали это    ……

И ещё какой-то э-э-э-э…

Жил на верхнем этаже.

И дружили они все ..…

Ну и, значит, и вообще! …

Алып баручы:

-Сезгә геройнын  нәрсә турында сөйләве аңлашылдымы ? (юк)

Бу сузләрне куллану нәрсәгә китереп чыгара? (безнең сөйләм тирә-юньдәге кешеләргә аңлашылмый)

-Ә киресенчә, нинди сузләр безнең сөйләмне матурлата? (ягымлы сүзләр)

-Нинди ягымлы сүзләрне сез беләсез?

Әйдәгез балалар түгәрәккә басып, ягымлы сүзләрне искә төшереп алыйк әле.

Физкультминутка: (балалар түгәрәккә баса, тәрбияче түгәрәк буенча ягымлы сүзләр әйтеп тупны балаларга бирә: рәхмәт, исән бул,гафу итегез, исәнмесез, сау булыгыз һ.б.)

Әфәрин балалар, булдырдыгыз, менә бит сез нинди күп ягымлы сүзләр беләсез икән.

Балалар ә менә бу рәсемнәр нинди гадәтне аңлаталар, әйдәгез әйтеп карагыз әле.

(рәсемнәр магнитлы тактага эленә)-Ни өчен тәмәке тарту, наркотик матдәләр куллану, спиртлы эчемлекләр эчу кеше сәламәтлегенә иң зыянлы әйберләр дип саныйбыз без балалар? (алар улемгә китерә, яисә кеше гомерен кыскарта)

Әфәрин!

-Әйдәгез балалар , бер тәмәке тартучы белән нәрсә булганы турында бер күренеш карап утик.

 “Ничек итеп аю тәмәке тапкан”

Автор (укытучы яисә зур класс укучысы)

Бер урманчы тәмәке тартуын ташларга уйлаган. Урманда куаклар эченә ул, тәмәкесен һәм шырпысын ташлап калдырган.

Ә шушы юлдан үтеп барган аю аларны тапкан.

Менә шуннан барысыда башлана инде.  Аю, тәмәке тарта башлый. Ул аңа бик тиз ияләнеп китә. Урманчының тәмәкесе беткәч аю, урманнан корыган яфракларны җыеп тәмәке итеп төреп тарта башлый.

Элегрәк аю, кояш белән бергә торып, чирәм буйлап тәгәри, уйный, елга буена төшеп су коена, балык тота иде, ә аннары җиләк куакларына килеп җиләк ашый яисә агачларга үрмәләп бал эзли иде.

Ә хәзер кояш нурлары күзенә төшүгә, аю иң беренче итеп авызына тәмәкесен кабып, аны кабызып куаклар арасында төтен чыгарып ята.

Тик аюга  көннән – көн авыр була, ул авырый башлый.

Көннәрдән бер көнне аның юлына төлке очрый. Төлке аюны күрү белән шак ката.

Төлке (аптыраган тавыш белән) Аю! Дустым! Синме бу? Ничек шулай ябыктың? Ни булды сиңа? Әллә авырыйсыңмы?

Аю (авыру тавыш белән) Үземдә белмим ни булганын. Нигәдер авырыйм әле: сөякләрем сызлый, бер ни ашый алмыйм, начар йоклыйм, каты йөткерәм, күңелем болгана, йөрәгем чәнчи, кулларым калтырый.

Төлке (ягымлы тавыш белән) Ә нигә тукранга бармыйсың? Ул сиңа барысында әйтеп бирер.

Аю (риза булып) Берәр атна көтеп карыйм да, начар булса барырмын инде.

Автор. Бер атна үтә, икенчесе,  аюның хәле тагында начарая . Яр кырыеннан барганда ул бүрене очрата. Бүре аюны күрүгә күтенә утыра.

Бүре ( аптыраган тавыш белән) Аю! Дустым! Ни булды? Авырыйсыңмы әллә? Ябыккансың бик каты.

Аю (куңелсез тавыш белән) Әйе, авырыйм.

Бүре. Ни булды сиңа?

Аю (авыру тавыш белән). Үземдә белмим ни булганын. Нигәдер авырыйм әле: сөякләрем сызлый, бер ни ашый алмыйм, начар йоклыйм, каты йөткерәм, күңелем болгана, йөрәгем чәнчи, кулларым калтырый. Бетәм бит инде, бетәм.

Бүре (ягымлы тавыш белән). Тукранга мөрәҗәгать итергә кирәк.Ул сиңа киңәш бирер.

Аю. Иртәгә мин аңа барам.

Бүре. Ә син аны табарсыңмы соң?

Аю. Табармын.

Автор. Аю урман буйлап тукранны эзләп китә. Ә тукран иске нарат башында, кышка үзенә оя әзерләгән вакыты була. Аю нарат янына килә.

Аю (зарланган тавыш белән) Тукран! Тукран! Дустым минем! Бер генә минутка минем яныма төш әле.

Тукран. Исәнме аю? Син авырмыйсыңмы?

Аю. Үземдә белмим ни булганын. Нигәдер авырыйм әле: сөякләрем сызлый, бер ни ашый алмыйм, начар йоклыйм, каты йөткерәм, күңелем болгана, йөрәгем чәнчи, кулларым калтырый.

Тукран. Дөрес. Тартасыңмы?

Аю. Әйе, тартам. Каян беләсең?

Тукран (каты тавыш белән). Төтен исе аңкып тора. Утыр агач төбенә. Китер әле аркаңны , тук.тук.тук. Барысыда аңлашылды.

Аю (курыккан тавыш белән). Куркыныч түгелме?

Тукран (каты тавыш белән). Барлык фаҗига тәмәке тартуыңнан. Әгәр яшисең килсә, бөтенләйгә ташла син тартуынны.

Аю (жәлләткән тавыш белән). Ташларга? Тәмәкене? Шырпыны? Юк, булмый. Мин ташлый алмыйм.

Тукран (каты тавыш белән). Әгәр минем киңәшне тыңламасан, ояңда аякларыңны сузарсын.

Автор. Аю тукранга киңәшләре өчен рәхмәт әйтеп, өенә кайтып китә. Кайткан вакытта ул агач төбенә утырып, тәмәкесен кабызмакчы була, аңа тукранның әйткән сүзләре исенә төшә, Һәм ул тәмәкесен еракка тотып ыргыта. Шуннан бирле аю тәмәкене тартуын ташлый, һәм аның бер җире дә авырмый башлый.

Аю тәмәке тарта башлагач, аңа ни була? (сөякләре сызлый, бер ни ашый алмый, начар йоклый)

Алып баручы: Балалар тәмәке тарткан кеше белән ниләр була? – Әйдәгез санап үтик әле.

-Кеше ябыга, аның йөзенең төсе узгәрә.

-Тән корылана, җыерчыклана.Тән төсе сарытөскә керә, сәламәт булмый.

-Күз төпләре каралана, күзләре кызара.

-Тешләр сарылана, бозыла башлый, тәмәке тартучыдан һәрвакыт төтен исе килә, аларның исен бетерергә бер нәрсәдә булыша алмый.

Бу фаразлар тәмәке тарткан кешедә еш очрый, чөнки никотин- ул агу, ул агулау үзлегенә ия.

Төтенне сулаганда, никотин кешенең упкәсенә үтеп керә. Каңга, баш миенә, аннары йөрәгенә барып җитә.

Спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләрнең куркынычлыгы турында без   сезнең икенче дәрестә дәвам итәрбез.

Җыр.

Начар гадәт булса сездә

Сез аны юк итегез

Сүз тыңламыйча йөрмәгез

Гел алдыңгы булыгыз

Начар булырга ярамый

Начар гадәт тискәре

Әйдәгез әйбәт булык без

Китсен бездән исләре

Тыңламыйча, киреләнеп

Каршы сүз сез әйтсәгез

Тәртип бозып гел йөрсәгез

Булмас сезнең дустыгыз

Начар булырга ярамый

Начар гадәт тискәре

Әйдәгез әйбәт булык без

Китсен бездән исләре

Нәтиҗә:

-Әйдэгез искә төшерик, без бүген нәрсә турында сөйләштек.

-Нәрсә ул гадәт? Нинди гадәтләр була? Нәрсә белән алар безгә зарарлы?

-Әйдәгез, хәзер барлык зарарлы гадәтләрне бер капчыкка тутырыйк та,  капчыкны кысып бәйләп, бүтәннәр табып , ул зарарлы гадәтләрне кулланмасыннар  өчен , аларны яшерик. (балалар начар гадәтләрне капчыкка тутыралар).

Шунын белән безнең бүгенге ачык чарабыз ахырына якынлашты. Барыгызгада зур рәхмәт. Сау булыгыз.

Күчереп алу өчен файл: https://yadi.sk/i/DAQF858gudyEFw

 

 

 

Шәрехләү