fbpx
17.01.2016

Шулай да була…


-Сезнең оныгыгыз әле генә юл һаләкәтенә эләкте.Аның гаебе аркасында бер кеше үлде,иномарка җимерелеп бетте,-дип ашыга-ашыга сөйли  телефонның теге башындагы кеше.-Аны төрмәгә утыртмас өчен срочна акча түләргә кирәк!…

-Күпме кирәк?

-800 мең!-ди теге баштагы тавыш уйлап та тормастан.Акчагызны әзерләп куегыз.Хәзер безнең кеше килеп җитәр.Полциягә шалтыратсагыз,оныгыгыз точно биш елга утырачак!

-Өйдә аның кадәр акча юк бит,-дип көрсенеп куя  Мария Ивановна.-Шәһәрнең икенче башындагы банкка барырга кирәк.

-Урамга чыгыгыз.Өегез янына кара джип  килеп җитәр,кая кирәк булса,шунда алып барыр.Тагын бер тапкыр кисәтәм,берәүгә бер сүз әйтәсе түгел!

Ярты шәһәрне урап йөргәннән соң машина банк янына туктый.Йөртүче бармагын иреннәренә аркылы куя.Мария Ивановна да аңа шулай җавап бирә. Ул ярты сәгатьтән чыга.

-Картаның пин-кодын онытканмын,-ди ул авыр сулап.- Дачага барырга кирәк.Пин-код язылган дәфтәр шунда калган…

Шәһәрдән кырык чакрым җирдә урнашкан дачасыннан Мария Ивановна бәрәңге тутырылган ике зур сумка күтәреп чыга.

-Сал багажнигыңа! Киттек әйдә!- диде ул йокымсырап утырган машина хуҗасына.

-Банккамы?-дип сорый  түземлеге төкәнгән егет.

-Өйгә,-ди Мария Ивановна.-бәрәңге төяп банкка баралар димени.Кайтышлый юл уңаендагы супермаркетка туктарсың әле.Сөт белән ипи дә аласы бар.

Шофер мыгырданып куя,ләкин эндәшми. Караңгы да төшеп килә  инде.Егетнең тынычсызланганы йөзенә чыга. Ә Мария Ивановна, гадәттәгечә, тып-тыныч .

-Тик утырганчы,бәлки күтәреп менәргә булышырсың,-ди ул егеткә көлемсерәп. Мошенник ике авыр сумканы күтәреп аның артыннан атлый.Бишенче катта аларны полиция  каршы ала.

-Ә онык?!-дип каушап кала кулга алынган егет.

-Юк минем оныкларым,-ди Мария Ивановна тыныч кына.-Бернинди юл һәлакәте булмаган шикелле оныгым  да юк.

-Алайса банкка бару нигә кирәк булды?

-Квартира белән телефонга түләргә кирәк иде,шуңа бардым.

-Ә дачага?

-Өйдә бәрәңге бетте.Күрмәдеңмени,бәрәңге алып кайттык бит,лопух.-Бар әйдә,полициядә сөйләнеп утырырсың.

-Әби,җаным,тукта әле…

-Нинди әби булыйм мин сиңа.Отставкадагы полиция майоры булам мин.Белеп кал!

Шәрехләү