fbpx
24.03.2015

Айсылу


Арча кызы Айсылу

Мөгаллим язмаларыАрчаның үз Йолдызлар  аллеясе бар. Анда  Айсылу Сабирова исеме  дә балкып тора. Моннан берничә ел элек Арчаның 2нче санлы мәктәбен тәмамлап чыкканда спорт өлкәсендәге һәм укудагы уңышлары өчен  ирешкән иде ул аңа. Бүген инде Айсылу Казан милли тикшеренү технологик университетының 3 курс  студенты.Үткән уку елында Айсылу  университетта спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен “Ел отличнигы” дипломына ия булды.Укуда да ,спортта да алдынгы  бу Арча кызы белән якыннанрак танышыйк әле.

-Айсылу,спорт ярышларында алган медальләрең бармы?

-Әйе,бар.30га якын медалем һәм 60лап грамотам бар.

Берүзеңә шуның кадәрме? Кайчан,ни арада өлгердең шуның кадәр бүләк җыярга?

Мин инде мәктәптә укыганда ук спортның күп төрләре белән шөгыльләнә идем.Йөзү,сикерү,йөгерү буенча мәктәп һәм район ярышларында еш катнаштым.Иң яратканым-футбол уйнау булды.Кечкенәдән малайлар белән туп типтем.Баштарак капка сакладым.Әмма бер урында гына басып торырга түземлегем җитми иде.Һәм мин малайлардан да уздырып йөгерә башладым.Аннан, безнең кебек яшь кызлар элегрәк  ир-егетләрнеке генә саналган төрләр белән көннән-көн күбрәк шөгыльләнә башладылар бит.Бокс,хоккей,штанга күтәрү,көрәш төрләре буенча хәтта дөнья беренчелекләре уздырыла.Мин дә үзем өчен кызлар футболын сайладым.2009нчы елдан “Мирас” кызлар футбол командасында уйный башладым.Футбол буенча хәзергә 2нче разрядым бар.

 -Кемнәр белән ярышасыз,көч сынашасыз инде?

-Казанда тагын 4 кызлар футбол командасы бар.Кыш буена шулар арасында 4-5 ярыш уздырыла. Аннан  Идел буе өлкәләренә кергән Мордовия,Йошкар-Ола,Саратов,Ижевск командаларына каршы уйныйбыз.Бу ярышларда җиңүчеләр Кырымда яки Сочида үтә торган федерация дәрәҗәсендәге ярышларда катнашалар.

-Укырга вакыт каламы соң?

-Минем төп эшем уку,белем алу.Футбол уйнау башны сафландыру,ял итү,үземне камилләштерү өчен генә.Гомумән,мин спорт белән шөгыльләнмичә яшәүне күз алдына китермим..Вакытларын Интернетта утырып яки төнге клубларда сыра эчеп күңел ачкан яшьтәшләрем кызганыч.Аракы эчкән,тәмәке тарткан кешеләрне җенем сөйми.Кеше акыл ягыннан да,физик яктан да сау-сәламәт булырга тиеш.Аннан әти-әнинең йөзенә кызыллык китермичә дә яшәргә кирәк бит әле.Яшь чагында үзеңә охшаган һөнәр сайлап алдагы тормышыңда кешечә яшәү өчен җирлек хәзерләргә кирәк.Менә шуның өчен Казан милли тикшеренү технологик университетына укырга кердем дә инде.Мин монда “Кыйммәтле ташлар һәм металлар эшкәртү технологиясе” белгечлеге буенча белем алам.Уку бик кызык һәм мавыктыргыч.Без укый торган белгечлек буенча эшли торган һөнәр ияләре Татарстанда юк әле.Мин “ювелир-консультант” булачакмын.Группабызда 6 студент.Укулар иртәнге 8дән башланып,3кә кадәр дәвам итә.Аннан 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр тренировкалар.

-Стипендия,яшәү шартлары ничегрәк?

-Футбол командасында булуым аркасында миңа 8 мең стипендия бирәләр,тулай торакта үземнең кечкенә генә бүлмәм бар.Аллага шөкер, үзем теләгәнчә торам.Хәер,мин анда уку һәм футбол күнегүләреннән соң кайтып егылам гына инде.Арчага әти-әни янына да еш кайтып йөрим.

-Район белән элемтәң өзелми алайса?

-Ничек өзелсен ди инде.Мин бит Арча кызы. Әле менә Яңа ел алдыннын  Арчада Боз сараен ачканда Президент белән очрашуга чакырдылар.Универсиада факелен Арча үзәгендә мин алып бардым.Сабантуйларда катнашам.Быел йөгерү буенча 2нче урын алдым.

-Башкаларны спортка өйрәтә аласыңмы?

-Алам.Александр Дубковтан  (Рәсәйдә беренче фитнес клубына нигез салучы) дәресләр алып 3 сертификат алдым.Берсе-“Шәхси тренер”, икенчесе-“Күнегүләр залы инструкторы”, өченчесе-“Стретчинг-тренер”.

-Сиңа,киләчәктә асылташлар белән эш итәсе кешегә,боларның кирәге булырмы соң?

-Спорт мәңгелек.Асылташлар бүген бар,иртәгә юк.Спорт-сәламәтлек ул.Ә сәламәтлектән кыйммәтрәк тагын нәрсә бар? Күп кеше таза вакытында сәламәтлегенә төкереп карый.Күп кеше үз кулы белән сәламәтлеген юкка чыгара:тәмәке тарта,аракы эчә,наркотик кадый.Кызганыч,тән ягыннан гына түгел,рухи яктан да авыру җәмгыятьтә яшибез.

                      Фәрит Вафин.

Шәрехләү