fbpx
12.12.2019

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде…” 6 нчы сыйныф татар төркеме


Муса Җәлил
Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зиязова Айгөл Рәшит кызы. Тема: “Гомерем минем моңлы бер җыр иде…” 6 нчы сыйныфның татар төркемендә татар әдәбиятыннан уздырылган дәрес планы.

 

Дәреснең максаты : Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты белән таныштыру һәм анализлау

Дәреснең төп бурычлары: өйрәтү: Муса Җәлилнең тормыш юлын искә төшерү, сугыш чоры иҗаты турында мәгълумат бирү;

үстерү: үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү. Әдәби әсәрләрне дөрес аңлап, сәнгатьле укуһәм анализ ясау;

тәрбияви:  сугыш чорында авыр хәлгә калганнарга теләктәшлек хисләре тәрбияләү.

Предметара бәйләнешләр: татар теле, тарих, география, әйләнә-тирә дөнья.

Ресурслар: дәреслек, ноутбук, проектор, презентация, М.Җәлил турында тематик папкалар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты

Максат – укучыларның дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

– Хәерле көн, укучылар!

Килдегезме дәрескә?

-Уен, көлке, шаярулар

Калдымытәнәфестә?

Кыңгырауны ишеттек тә,

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып,

Керешәбез дәрескә.

  1. Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

Максат – белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

Укучылар, тактада эленгән портретка игътибар итегез әле. Бу кеше сезгә танышмы?

Укучы. Әйе, таныш. Бу – Муса Җәлил.

Укытучы. Ә сез аның турында нәрсәләр беләсез?

Укучы. Ул татар халкының бөек шагыйре.

Укытучы. Мин сезнең белән килешәм. Бүгенге дәресебез дә татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлана. “Муса Җәлил дигәндә – татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы” ди аның турында әдәбият галиме Фоат Галимуллин. Дәресебезнең темасы: “Гомерем минем моңлы бер җыр иде…” дип атала. Ни өчен дәрескә нәкъ менә шундый тема сайланган икән, сез ничек уйлыйсыз? (укучыларның җаваплары тыңлана).

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат –Муса Җәлил иҗаты буенча алган белемнәрне искә төшерү

Укытучы. Әлеге сорауга төгәл җавапны дәрес ахырында бирә алырбыз дип уйлыйм. Бүгенге дәрестә без сезнең белән М.Җәлил турында видеоязма карарбыз. Ләкин ул карап утыру гына булмаячак, ә төрле истәлекләр уку, шигырьләр сөйләү белән үрелеп барачак, шул ук вакытта сез дәфтәрләрегезгә төп мәгълуматны язып барырсыз. Күрәсез, эшлисе эшләребез бик күп. Сездән зур тырышлык һәм сабырлык тәлап ителә. Инде әйдәгез, видеоязманы карый башлыйк.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

(Видеоны карый башлыйлар. Кирәкле урында туктатылып, укытучы тарафыннан комментарийлар бирелә).

Бөек Ватан сугышы башлану белән, Муса Җәлил, фронтка җибәрүләрен сорап, гариза бирә. Тиздән аны хәрби-политик курсларга укырга җибәрәләр. Минзәләдә урнашкан әлеге курсларны тәмамлагач, ул өлкән политрук дәрәҗәсендә Волхов фронтына җибәрелә. “Отвага” газетасының журналисты буларак, Муса Җәлил фронтның алгы сызыгында еш була. 1942 нче елның июлендә ул хезмәт иткән 2нче Удар Армия немец гаскәрләре чолганышында кала. Зур булмаган төркемнәргә бүленеп, канлы сугышлар белән үзебезнекеләр ягына чыкканда, Җәлил авыр яралана һәм әсирлеккә эләгә. Лагерьдан-лагерьга куылыпйөртелү, ачлы-туклы яшәү, кыйналу, рухи кимсетелү шартларында да шагыйрь рухын сындырмый саклап кала ала, тоткыннарда кешелек сыйфатларын, яшәүгә, җиңүгә, азатлыкка ышаныч тойгыларын югалтмаска булыша.

1 укучы М. Җәлилнең “Җырларым” шигырен сөйли.

Укытучы: Муса Җәлил, сугышка киткәч, үзенең кызы Чулпанны бик сагынган һәм, аңа багышлап, “Кызыл ромашка” шигырен язган.

М. Җәлилнең “Кызыл Ромашка” шигыре сәхнәләштерелә.

Укытучы. 1942 нче елның июненнән Муса Җәлилдән хатлар да, хәбәр дә килми башлый.Шул ук елның 26 нчы июнендә ул, авыр яраланып, гитлерчыларга әсирлеккә төшә.

Әкияттәге серле йомгак булып,

Җырым калды сүтелеп юлымда.

Сез табарсыз килеп шушы эздән

Мине соңгы йөрәк җырымда.

Язучы-эзтабарлар, галимнәр тырышлыгы белән бу “серле йомгак”ның байтак кына серләре ачылды инде. Шагыйрьнең әсирлектәге тормышы турында аның туган илгә кайтып җиткән 93 шигыре сөйләде. Алар “Моабит дәфтәрләре” исеме белән йөртеләләр

     “Моабит дәфтәрләре” – шартлы исем. Аны шагыйрь үзе куймый, шигырләрне, Моабит төрмәсендә теркәлүенә, төрмәдә иҗат ителүенә карап, Туган илдә шулай атап йөртә башлыйлар. Ватанга шагыйрьнең гаять гыйбрәтле ике дәфтәре кайта. Ул дәфтәрләрнең беренчесе Казанга 1946 нчы елда кайтып төшә. 1944 елда төрмәдән чыккан беренче дәфтәрне Габбас Шәрипов Франциягә алып килә, Ле-пюилагерендагы татар әдипләре аны, каршылык хәрәкәтендә катнашкан француз партизанкасы Мария Дубизада саклап, сугыш тәмамлангач, Нигъмәт Терегулов аша илгә кайтара. Дәфтәрләрнең икенчесен Җәлил үзе исән чагында – суд процессы башлануга ярты ай элек – камерадашы бельгияле АндреТиммерманска тапшыра. Тиммерманс язмаларны әнисенә – Бельгиягә озата. Исән-сау өенә кайтырга насыйп булган дусты әлеге дәфтәрләрне Брюссельдәгеилчелек аша СССР  Язучылар союзына җибәрә. Бу дәфтәрләргә шагыйрьнең төрле шартларда язылган шигырьләре туплана.

V этап. Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту

Максат: теманы  дөрес истә калдыру (укучыларның игътибарлылыгын, хаталарны тикшерү һәм төзәтү.)

Укытучы: “Муса Җәлил –фронтовик язучы” темасына презентация өстендә эшләргә тәкъдим итә.

Укытучы: Хәзер укучылар, тыңлаганнарга, укыганнарга нигезләнеп М.Җәлилгә багышланган анкета тутырып алыйк.

– Төркемнәрдә эш (кулланма материаллар таратыла, сорауларга җаваплар табыла)

VI этап. Рефлексия.

Укытучы: Без дәрестә ниләр эшләдек? Бу дәрестә сүзнәрсә турында барды? Сез үзегез өчен ниләр алдыгыз? Ни өчен дәресебез “Гомерем минем моңлы бер җыр иде…” дип аталды?

VII этап. Йомгаклау.

Авырлыкларсыз эшли ала торган өй эше сайларга тәкъдим итәм.

  1. Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен укырга.
  2. “М. Җәлилнең сугыш чоры иҗаты” дигән проект эше эшләргә.
  3. М.Җәлил әсәре буенча иллюстрация ясарга.

Билгеләр кую.

Шәрехләү