Дәреснең максатлары.
- Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
- фигыльнең мәгънәсе һәм сораулары белән таныштыруны дәвам итү, аны башка сүз төркемнәреннән аерырга өйрәтү; фигыль заманнарын билгели белү күнекмәләрен булдыру.
- Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү; парлап сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек итеп җавап бирә белү.
- Тәрбия максаты (шәхси нәтиҗә):
- әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә белү, күзәтергә өйрәнү һәм эстетик хисләр формалаштыру;
Җиһазлау. 3нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге, компьютер, интерактив такта, презентация
- Мотивацион этап
Уңай психологик халәт тудыру, укучыларны дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.
Укытучы. Кояш чыга, ал нурлары
Тәрәзәне чиртә.
Хәерле иртә, балалар!
– Хәерле иртә!
Укытучы. Авыл буйлап ап-ак карлар
Йөгерешеп үтә.
Хәерле иртә, укучылар!
– Хәерле иртә!
Укытучы. Тышта, барыгыз да күргәнегезчә, кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Табигатьнең шушы аклык, сафлык нурлары сезнең күңелләрегезгә иңсен. (Укучылар бер-берсен сәламлиләр. Хәерле көн телиләр.)
- Сл.1(экранда кышкы табигать күренеше)
Укытучы. Шушы рәсемгә карап, дәресебезне Фирүзә Җамалетдинованың “Бәсле иртәдә” дигән шигыре белән башлыйк әле.(196нчы күнегү)
Ап-ак шәл итеп япкан,
Энҗе итеп тә таккан:
Бәскә төреп каенны,
Кыш үткән безнең яктан.
Кыймыйм “аһ!” дияргә дә,
Куркам мин тияргә дә,
Бәсләр коелыр кебек,
Бар ямь җуелыр кебек.
Укучылар, сезнең мондый күренеш белән очрашканыгыз бармы? (Укучылар игътибар белән карыйлар.)
-Әйе, очрашканыбыз бар.
Укытучы. Тексттагы барлык сүзләр дә аңлашыламы?
-Әйе.
Укытучы. Бәс нәрсә ул?
Көтелгән җаваплар:
–Агачлар ап-ак була.
-Агач ботаклары бик матур була.
-Русча иней була.
-Рәсемдә күрәбез: агачларның ботакларын бәс сарган.
3.Сүзлек эше.
Укытучы. Җуелыр дигән сүзнең мәгънәсен аңлыйсызмы?
Көтелгән җаваплар:
–Югалыр дигән мәгънәдә.
–Бетәр дигән мәгънәдә дип аңлыйм.
Укытучы. Ә кыймыйм дигән сүзнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
Көтелгән җаваплар:
-Батырчылык итмим.
-Русча – не осмеливаюсь.
Укытучы. Бу сүз нинди формада килгән?
-Юклыкта килгән.
- Актуальләштерү
1.Фигыльнең мәгънәсе һәм сораулары белән таныштыру.
Укытучы. Күнегүнең биремен укыйбыз:
калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрне табып, сораулар куй.
Укучылар,без фигыль турында нәрсәләр беләбез? Искә төшерик әле.
Көтелгән җаваплар:
-Фигыль эш-хәрәкәтне һәм хәлне белдерә;
-Фигыль нишләде? нишләгән? нишли? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә.
-Фигыль барлыкта, юклыкта килэ.
Сл.2 (экранда схема)
Укытучы. Фигыльләргә сораулар куеп барабыз:
Япкан- нишләгән?
Таккан –нишләгән?
Үткән –нишләгән?
Кыймыйм- нишләмим?
Куркам- нишлим?
Коелыр –нишләр?
Җуелыр – нишләр?
III. Уку мәсьәләсен кую
Укытучы. Бу фигыльләр эш-хәлнең кайсы вакытта үтәлүен белдерәләр?
Көтелгән җаваплар:
-Таккан, үткән –үткән вакытта;
-Кыймыйм (кыям), куркам –хәзерге вакытта;
-Коелыр, җуелыр –киләчәк вакытта;
Укытучы. Вакытта сүзен заманда дип тә әйтәбез.
Димәк, безнең бүгенге тема нинди булыр?
Көтелгән җавап:
-Фигыль заманнары.
Укытучы. Дәфтәргә теманы язабыз.
Дәфтәр битен 3кә бүлеп, заманнарны язабыз, сүзләрне тиешле графага урнаштырабыз.( Дәфтәрләрдә эш.)
Фәрит абыйның киңәшен укыйбыз.(101нче бит: кагыйдә)
Нәтиҗә.
Укытучы.Димәк, фигыль эшнең кайсы вакытта үтәлүен белдерә?
Көтелгән җаваплар:
-Үткән заманда фигыль эшнең сөйләү вакытыннан элегрәк үтәлүен белдерә;
-Хәзерге заманда фигыль эшнең сөйләү вакытында үтәлүен белдерә;
-Киләчәк заманда фигыль эшнең сөйләү вакытыннан соңрак үтәлүен белдерә.
Физминут. Ак куян. (Ял итү. Хәрәкәтләр ясау)
IV.Уку мәсьәләсен чишү
Фигыль заманнарын билгели белү күнекмәләрен булдыру.
197нче күнегү.
(Укучылар текстны укыйлар).
Укытучы .
1нче төркем үткән замандагы фигыльләрне;
2нче төркем хәзерге замандагы фигыльләрне;
3нче төркем киләчәк замандагы фигыльләрне үрнәктәгечә язып тикшерәсез.
Көтелгән җаваплар:
1нче төркем.
-Үткән замандагы фигыльләр: төренгән, капланган;
2нче төркем.
-Хәзерге замандагы фигыльләр: күренә, үсә, ярата;
3нче төркем.
-Киләчәк замандагы фигыльләр: йомылыр, калыр.
Сл.3.(экранда сүзләр) “Парын тап!” уены.
умылся язабыз
позавтракал укыйбыз
пошел саныйбыз
пишем барачаклар
читаем юынды
считаем ашады
пойдут китте
Укытучы. 199нчы күнегүдәге җөмләләрне татарчага тәрҗемә итегез:
1.Утром я умылся, позавтракал и пошел в школу.
- В школе мы пишем, читаем, считаем.
3.После уроков ребята пойдут в музей.
Көтелгән җаваплар:
1нче төркем.
-Мин иртән юындым, ашадым һәм мәктәпкә киттем.
2нче төркем.
-Мәктәптә без язабыз, укыйбыз, саныйбыз.
3нче төркем.
-Дәресләрдән соң балалар музейга барачаклар.
- Ныгыту
Темага караган фигыльләрне сөйләмдә активлаштыру.
Сл.4 (рәсемнәр:“Кибет”, “Китапханә”, “Стадион”, “Парк”, ”Даруханә”, “Троллейбус”, “Музей”, “Бассейн”,”Мәктәп”, “Өй”)
Укытучы. Карточкаларда язылган фигыльләрне кулланып, үзегезгә ошаган бер рәсемне сайлап алып, диалог төзеп карагыз.
(укучыларның җаваплары)
Сл.5 (рәсемнәр:“Кар бөртеге”, “Кояш”, “Тамчы”, “Җил”, “Чыпчык”, “Тимераяк”, “Рольле уен”)
Һәр төркем үзенә ошаган бер рәсемне сайлап ала һәм сөйләм (монолог) төзи.
(укучыларның җаваплары)
- Рефлексия
200нче күнегү.
Бирем: фигыльләрне таблицага урнаштырып язарга.
Көтелгән җаваплар:
–Үткән заман: карадылар,укыган, аңлады.
-Хәзерге заман: сөйли, белә, шылтырый.
-Киләчәк заман: әйтәчәк, кайтыр, язачак, дуслашачак, карар.
Укытучы. Кемнең 1 хатасы да юк –кызыл төсле түгәрәк, кемнең 1-2 хатасы бар – яшел төсле түгәрәк, кемнең 3-4 хатасы – сары төсле түгәрәк ала.
Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәндек?
Көтелгән җавап:
-Без фигыль заманнарын өйрәндек: үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман.
VII. Өй эше
1.Фигыль заманнарына 2шәр сүз уйлап язып килергә, берсе калын, берсе нечкә әйтелешле булсын.
2.*Шул сүзләр белән җөмләләр уйлап язарга.
ПРЕЗЕНТАЦИЯ: https://cloud.mail.ru/public/qZS8/Sr53uqDAx