fbpx
26.06.2019

Г.Тукайга багышланган әдәби кичә. Үпкәнеңнән бирле, әнкәй…


 Г.Тукайга
Бөгелмә  муниципаль  районы  муниципаль  бюджет  белем  учреждениесе  9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зиязова Айгөл Рәшит кызы. Тема: Г.Тукайга багышланган әдәби кичә.Үпкәнеңнән бирле, әнкәй… Сайтка яңартып куелды.

 Максат: укучыларны халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштыруны дәвам итү, балаларда Г.тукайга карата ихтирам, горурлык хисе, туган илгә, әти-әниләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, компьютер, интерактив такта, Г.тукайга багышланган китаплар күргәзмәсе, «Күренекле шәхесләр» фонохрестоматиясе, «Габдулла Тукай» дисклар коллекциясе, Г.Тукайга электрон дәреслек.

Укытучы. Әни, әнием, әнкәй… Һәркем өчен бик кадерле, назлы сүз бу. Күңелебездә булган бөтен матурлыкны, рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән мәрхәмәтле әниебезгә дәшәбез.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай да әнисенә шулай назлап эндәшкәндер. Тик, кызганычка каршы, мондый бәхетле минутлары озакка баргмаган. Г.Тукайга ятимлек ачысын татырга туры килә. Бүгенге кичәне бөек шагыйрьнең сөекле әнисе Бибимәмдүдәгә  багышларбыз. Булачак шагыйрьне дөньяга тудырган, аңа күкрәк сөте имезеп, яшәү көче биргән һәм, ниһаять, баласына шагыйрьлек таланты бүләк иткән изге ана турында белемнәребезне тирәнәйтербез.

1 слайд (Г.Тукайның әнисе Мәмдүдә рәсеме. Аны шагыйрьнең апасы Газизә Зәбированың истәлекләре буенча Әлфия Зәбирова-Белостоцкая ясаган)

         1 укучы. Бибимәмдүдә – Зиннәтулла мулла белән Камилә кызы. Өчиледә туган. Әнисе Камилә иртә үлеп, үги ана кулында үскән. Укымышлы булган, шигырьләр язган, кул эшләре белән шөгыльләнгән, калфак чиккән. Төскә матур булган. Мәмдүдә озынчарак йөзле, сызылып киткән кара кыйгач кашлы, матур кылыч борынлы, төскә-биткә чибәр, матур буй-сынлы, кирәк чакта шигырь белән җавап бирә торган, сүзгә-телгә оста хатын булган. Истәлек авторлары Тукайда әнисе чалымнары күренүен әйтәләр. Улы Габдулланы ул: “Җан Габдуллам, якутым, гәүһәрем!” – дип, күкрәгенә кысып сөяргә яраткан. Г.Тукайның шигъри таланты әнисе һәм бабасы Зиннәтулла ягыннан килә.

2 слайд (Өчиле авылының элеккеге һәм хәзерге күренеше)

2 укучы. Зиннәтулла — Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы Әмиров (1829— 1909) — Өчиле авылы имамы. Ул китап күчерү белән дә шөгыльләнгән, шигырьләр дә язган.  Кызы Мәмдүдә үлгәннән соң чыгарган «Шагыйрьнең тормыш сәхифәләреннән» дигән шигыре Тукайның Саҗидә апасы истәлегендә дә урнаштырылган. (М.Укмасый. Сайланма әсәрләр. Казан, 1958, 105 б.) Зиннәтулла Өчилегә (Татарстанның хәзерге Әтнә районы) Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап килгән. Чыгышы белән хәзерге Пермь өлкәсенә керә торган Барда районы Коҗмакты исемле татар авылыннан булган. Ерак бабалары Төмән ягына Татарстан җиреннән күчеп киткәннәр.

3 укучы. Зиннатулла үзенең яраткан беренче кызы Мәмдүдәнең яшьләй үлеп китүе уңае белән дә, аңа багышлап, шигырь чыгарган.

Нуры газизем кызымның төрбәседер бу мәзар,

Әйләмеш назик вөҗүден хак дәүре рузек яр.

Исме Бибимәмдүдәдер гаилә ирде гаян,

Дынлап ирде тәшкилә вәгазь мөсәгыль һәм мәган.

Ни сәбәптер, и ходая, ризкы аз, гомре тәмам.

Күрмәдем күзем туйганчы, улды бәңа кальбәнам.

Даре михнәт, даре хәсрәт, даре залим бу мәкам,

Шунда мөхбүбә мөрәссагы дөрне укылды инкыйзам.

4 укучы. Мәмдүдә, ире Мөхәммәтгариф үлгәннән соң, әтисе йортына кайткан.  Болай да ачлы-туклы гына яшәгән, ишле балалы бу гаиләдә Мәмдүдә апа озак кала алмый. Шуның өстенә үги ана да нәни баласы белән кайтып кергән Мәмдүдә апага якты чырай күрсәтми. Икенчедән, муллалар, бер-берләре белән тыгыз бәйләнгән булып, еш кына элемтәләрен кыз бирү – кыз алу белән дә ныгытканнар. Хәрмәтле хәзрәт кызы, тирә-якта билгеле Гариф мулла җәмәгате яшҗ һәм чибәр Мәмдүдә остабикәне дә игътибардан читтә калдырмаганнар, әлбәттә. Шулчак Сосна авылының тол калган Шакир мулла Өчилегә яучы җибәрә. Ашарына такы-токы булган күп балалы әлеге гаиләдә үги ананың авыр карашыннан басылып яшәгән Мәмдүдәгә бу тәкъдимне кабул итүдән бүтән чара калмаган. Никях мәҗлесе Өчиледә, әтисе Зиннәтулла йортында үтә. Мөхәммәтшакир Мәмдүдә өчен 30 тәңкә мәһәр бирә.

5 укучы. Булачак иренең балага карата мөнәсәбәтен ачык белмәгәнгә күрә, Мәмдүдә нәни Габдулланы вакытлыча кешедә калдырып торырга карар кыла. Әмма кемдә калдырырга? Үги ана бу турыда ишетергә дә теләми, риза булса да, Мәмдүдә йөрәк парәсен бу җәһәннәмдә калдырмас иде. Булачак шагыйрьнең Өчиледән яңадан Кушлавычка кайтып, Шәрифә карчык кулына эләгү тарихы әнә шулай булган.

(Г.Тукайның “Исемдә калганнар” әсәреннән өзекне сәхнәләштерү)

6 укучы. Тукайның әнисе Мәмдүдә, үзенең әтисе кебек үк җырлар чыгарырга, шигырьләр әйтергә оста, ягъни анда да бер ни тиклем поэтик талант булган булырга тиеш. Кушлавычта торып калган баласы – нәни генә Тукай турында сагынып җырлар җырлаган, шигырьләр әйткән.

Өй турында бакчада бер сандугач сайрый.

Нигә сайрый бу сандугач кагынып?

Шуны сайрый:

Минем елаганымны белеп – баламны сагынып.

Нигә сайрый бу сандугач, сайрый үсеп беткәнне,

Шуны сайрый:

Мине күреп, баламнан аерылып киткәнне.

Нигә сайрый бу сандугач кич белән?

Шуны сайрый:

Күрде бәнем ике күзне яшь белән,

Нигә сайрый бу сандугач сызланып,

Шуны сайрый:

Минем елаганны күреп, баламны кызганып”.

1 укучы. Күпмедер көннәрдән соң, яңа иренә ияләшеп җиткәч, Мәмдүдә апа улын үзе янына Соснага алдыра. Нәни Габдуллага да дөнья ничектер яктырып, ямьләнеп киткәндәй була.

3 слайд (фотографиясе ипи ашап утыра)

Әмма сыбыйның “кара сакалы” үзеннән калмый йөри икән. Тамагы икмәккә туярга, сабый җаны ана шәфкатен татырга да өлгерә алмый, тагын әҗәл ыржаеп килеп баса.

Каты авырып, Мәмдүдә урын өстендә, хәл эчендә ята, көннәр үткән саен хәле начарлана бара. Соңгы көннәре килеп җитүен сизенеп, әледән-әле Габдулланы янына чакыртып ала. Баласының башыннан сыйпап, көчсезләнгән куллары белән күкрәгенә кыса, күзләреннән үбә. Бала күңеле сизмәсен, дип күпме генә тырышса да, яшерә алмый, күзләреннән мөлдерәп яшь ага… Булмады, бердәнбер баласын үзе үстерә алмады, нинди ятлар кулына гына калыр бу нарасый, сабый бала…

2 укучы. Мәмдүдәнең хәле авыраеп, өйдә ыгы-зыгы куба. Хәлнең ышанычсызлыгын күреп, Габдулланы әнисе янына китерәләр. Соңгы күз яшьләре, соңгы үбү. Иреннәр соңгы тапкыр пышылдый: “Хуш, балам, бәхил бул, рәнҗемә”. Габдулла үксеп, әнисенең күкрәгенә каплана. 3 яшь тә 9 ай булганда Габдулла тома ятим кала. Мәмдүдә апа дөнья куя.

3 укучы. «Исемдә калганнар» автобиографик очеркында Тукай бу вакыйганы хәтерендә түбәндәгечә яңарта: «Мин монда әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлендә капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» — дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне язамын».

(“Габдулла Тукай” дисклар коллекциясеннән видеофильмнан өзек карау)

4 укучы. Сосна Пүчинкәсе авылы. Авыл каршындагы агачлы куаклык. Зират. Алда кабер. Монда бөек шагыйрь Г.Тукайның әнисе җирләнгән. Кабер урынын табуда тарих фәннәре кандидаты Равил Фәхретдинов зур эш башкара. Аңа бу эштә Сосна Пучинкәсе авылы халкы, җитәкчеләр ярдәм итә. Авыл картлары М.Нурмөхәммәтов, М.Хәкимов, Ә.Гыйльманов Тукайның үги атасы Мөхәммәтшакирның гаилә каберен, шул исәптән Мәмдүдәнең дә күмелгән җирен күрсәтәләр.

4 слайд (Балтач районы Сосна Пучинкәсе авылы зиратында Габдулла Тукайның әнисе Мәмдүдә абыстай каберенә чәчәкләр салу күренеше)

5 укучы. Кабер янында яшьрәк агачлар арасыннан анда – санда сакланып калган йөзәр еллык агачлар калкып торалар. Бибимәмдүдә каберендә оста куллар тарафыннан зәвык белән эшләнгән һәйкәл – таш. Янында гына утырып дога кылырга, истәлекләр яңартырга җайлы утыргычлар. Һәйкәл алдында кара кайгы билгесе – очлы кара таш. Анда Г.Тукайның әнисенә язылган соңгы саубуллашу сүзләре:

Бар күңелләрдән җылы, йомшак

Синең каберең ташы…

Шунда тамсын күз яшемнең,

Иң ачысы һәм татлысы.

6 укучы. Кыска булды шул әнисенең гомере, 26 яшьтә китеп барды. Ә үзенеке? 27 не дә тутырмыйча… Тукай шуннан өч ел гына элек, 1919 елда язган “Өзелгән өмид” дигән шигырен яза. Соңгы юлларын әнисенә багышлап, аның якты истәлегенә дан җырлап язган үлемсез әсәр бу. Кара реакция чорында, бик күпләрнең җан газабына дучар булган авыр заманда иҗат ителгән бу атаклы шигырь, әнисенең соңгы тапкыр үпкәненнән бирле иркәләүгә, мәхәббәткә гаҗиз булып, ана каберен бар нәрсәдән дә якын күреп, өзелеп әйткән бу гыйбрәтле сүзләр тирән бер моң булып, мәрхәмәтле баланың үз әнисенә белдергән чиксез мәхәббәте итеп кабул ителәләр.

(“Күренекле шәхесләр” фонохрестоматиясеннән Г.Тукайның “Өзелгән өмид” шигырен тыңлау)

Укытучы. Кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

 

Шәрехләү