fbpx
31.03.2018

Батыр кем ул? Сыйныф сәгате.


батырлык 
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Афзалова Венера Фаварис кызы Сыйныф сәгатенең темасы: Батыр кем ул? Батырлык юлы кайдан, кайчан башлана?
Максат:1. “Батырлык”төшенчәсенең мәгънәсен аңлату. 9 ДЕКАБРЬ- “ Ватан геройлары” көне икәнлеген аңлату. Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам,хөрмәт тәрбияләү. Тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр белән таныштыру. 2.Үз-үзеңдә максатчанлык хисләрен ныгыту,камиллеккә омтылыш тудыру. Җиһазлау:Батырлык төрләре язылган сүзләр, Бөек Ватан сугышы батырлары сурәте, презентация,китаплар күргәзмәсе,мәкальләр,татар теленең аңлатмалы сүзлеге, Сыйныф сәгатенең эпиграфы: Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле – төрле булган кебек,батырлык та күп төрле шул…” ( Ф.Яруллин“Җилкәннәр җилдә сынала”) -Исәнмесе, хәерле көн укучылар! Бүгенге класс сәгатебездә батырлык турында сөйләшербез.Батырлык юлы кайда, кайчан башлана дигән сорауга җавап эзләрбез. Киләчәгебез сезнең кулларда булачак егетләр һәм кызлар арасында үз иле, халкы өчен батырлык кылучылар күбрәк булсын.-Батыр сүзе нәрсәне аңлата соң ул? Нәрсә ул батырлык? – Батырлык ул кешеләрне бик авыр очракларда коткару. Сугыш вакытында да кешеләр бик күп батырлыклар эшләгәннәр. (Укучылар җавабын тыңлау). Ә хәзер аңлатмалы сүзлектән уку. Батырлык – и. 1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык. 2) Батырчылык, тәвәккәллек. (134 б., I том.) Чыннанда бусыйфатларбикуңайсыйфатлар. Тәвәккәлсүзенәаңлатма да бирепкитимәле. Тәвәккәл – 1) берәрэшкәкыюкерешүче, аныикеләнүсезүтәүче. 2) үз – үзеңәышанучанлык. Батырлык. Букупшысүзтүгел, Хәтерләрдәнтизҗуелаторган. Мәгънә – асылында, мәңгелеккә Күңелләргә, җанга уела торган. Кайсытауныңташларыннаникән Батырлыккаһәйкәлкуясы? Чорларҗилеташларны да уя, Тик мәңгелекхәтеркыясы! Батырлыкдипкүпмесөйләпйөрмик, Күпмеаныкүккәкүтәрмик, Ише бармы бөеклекнең солдат Кылганбатырлыккатиңләрлек? Нәрсәсоңулбатырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлыкул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һичкенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә. -Әйе, бу сыйфатлар кешеләргә элек-электән үк хас. Кешеләр дошманнарына каршы батырларча көрәш алып барганнар.Курыкмыйча ерак сәфәрләргә чыкканнар. Ә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзгә менә ничек аңлатма бирелгән икән Укучылар, кан коюлы, җимергеч сугышның соңгы бәрелешеннән безне 73 ел вакыт аерып тора. 73 нче тапкыр туган җиребезгә тыныч яз килде. Һәйкәл булып баса җиңүчеләр, Һәйкәл булып баса батырлар. Ә батырлар ике тапкыр үлми Җирдә алар мәңге балкырлар. Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә Һәйкәлләрнең җаны таш түгел, Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел. Укырга һәм күчереп алырга

Шәрехләү