fbpx
20.03.2019

Шалкан әкияте Дәрес планы 2сыйныф


Шалкан әкияте
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Самойлова Ләйлә Ахмадулла кызы. Дәреснең темасы: Әкиятләр. “Шалкан ” әкияте. 2 нче сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты дәресе планы.

 

Дәреснең максатлары :

  1. Белем бирү: текстның мәгънәсен аңлау, тема буенча татарча сөйләм оештыра алу, сөйләшә белү.
  2. Күнекмәләр булдыру: укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү.
  3. Тәрбия бирү: өлкәннәргә булышуның яхшы гадәт икәнен анлау.

  Уку гамәлләрен камилләштерү:

Регулятив УУГ: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, эшләгән эшеңнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Коммуникатив УУГ: парларда эшләгәндә үз фикереңне җиткерә белү, үзара килешү, сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итә алу.

Танып-белү УУГ:  дәреслек, такта һәм карточкалардагы мәгълүматлар белән эшли белү, логик чылбыр төзи белү.

Шәхескә кагылышлы УУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү, башкаларның фикерләре белән килешү , ярдәмләшүнең яхшы сыйфат икәнен   аңлау.

Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче  сыйныфында укучы рус балалары өчен дәреслек, К.С.Фәтхуллова   2013 ел

Җиһазлау: карточкалар, тест сораулары, интерактив такта, ноутбук , рәсемнәр, төсле түгәрәкләр

Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү

Методлар: өлешчә эзләнү,  парларда эш , сәнгатьле уку

Эшчәнлек төрләре: сүзлек өстендә эш, әңгәмә үткәрү, дәреслек белән эш, тест үткәрү, техник чаралардан файдалану , сорауларга җавап бирү,

                                                 Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

Укучыларда уңай психологик халәт тудыру:

  • Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Барыгызга да яхшы кәеф телим. Дәрес барышында сезгә уңышлар телим.  Кешеләр  көзен нинди эшләр башкаралар? Уңыш җыялар, гөмбә җыялар, укучылар мәктәпкә баралар.
  1. Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү

Сүзләрнең тәрҗемәләрен искә төшерү:

үсә –  растёт

җыялар – собирают

әкият – сказка

уңыш – урожай

тартып  чыгарырга – вытащить, вытянуть

чәчкән – посеял

чакыра – зовёт

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
  • Прогноз ясау. Шалкан әкиятенән аерым геройлар , өлешләр күрсәтелә . Шулар ярдәмендә укучылар дәреснең темасын, текстның исемен ачыклыйлар.

Дәреснең төп максатын укучылар үзләре билгелиләр: тема буенча татарча аралашу, сөйләшү.

 – Сез инде беләсез, “Шалкан” –  рус халык әкияте. Нинди максаттан без аны татар теле дәресендә дә укыйбыз?

– Татарча өйрәнү, сөйләшү өчен.

    2)Текстны аңлап уку (укытучы укый), балалардан укыту.     

3)Текстның эчтәлеге өстендә эш:

А) сорауларга җаваплар бирү:

– Шалкан әкиятендә геройлар кемнәр?

– Этнең исеме ничек?

– Шалкан нинди булып үскән?

-Бабай кемне чакыра?

-Әби кемне чакыра?

– Кыз кемне чакыра?

– Акбай кемне чакыра?

– Песи  кемне чакыра?

– Тычкан кемне чакыра?

-Укучылар, ә сез шалкан яратасызмы? Шалкан тәмлеме? Шалкан файдалымы?  Шалкан кайда үсә? Ә сез бакчада әти-әниләрегезгә булышасызмы? Булышырга кирәкме? (укучылар үз фикерләрен әйтәләр).

Б) Текстның эчтәлегенә туры килгән раслауларны табу:

“әйе” “юк” дип җавап бирәбез.

  • Шалкан бик кечкенә икән.
  • Җәй үткән, көз җиткән.

– Әби ярдәмгә кызын чакырган.

– Акбай ярдәмгә тычканны чакырган.

4) Физкультминут.

           Җил исә, исә, исә,

           Агачларны селкетә.

           Җил тына, тына, тына.

           Агачлар   үсә, үсә, үсә.  (2 тапкыр кабатлыйлар)

5) Парларда эш. Текст эчтәлеге буенча диалоглар төзү.

Бабай нәрсә чәчә? (шалкан чәчә)

Бабайга кемнәр булыша? (әби ,кыз, Акбай, песи , тычкан)

Әби кемне чакыра? (кызны)

                                                                                                                                                                     6) Коммуникатив күнегүләр эшләү:

  Хәрефләрдән сүзләр төзү. (ШАЛКАН сүзе) Балалар төзеп әйткәч, каплап куелган рәсем ачыла.

7). Шалкан әкиятен карау (мульт.),  презентация карау.

-Мультфильм сезгә ошадымы?

Балаларның җаваплары тыңлана.

  1. Йомгаклау.
  • Тест эшләү.

1.Шалкан нәрсә?

А.уенчык

Б. яшелчә

В. җиләк-җимеш

2)  Бабай кемне чакыра?

А. кызны

Б. Акбайны

В. тычканны

3)Кыз кемне чакырган?

А. аюны

Б. песине

В. Акбайны

4) Шалканны кайчан алалар?

А. яз

Б. кыш

В. көз

5) Этнең исеме ничек ?

А. Мырауҗан

Б. Акбай

В. Актырнак

Тестны бәяләү. 5 дөрес җавап –“ 5” ле

                           4 дөрес җавап – “4” ле

                            3 дөрес җавап – “3”ле

  • Уен. ”Кемнең хәтере яхшы?”. Әйдәгез, искә төшерик: шалканны тартырга кем кемне чакыра? (шалкан рәсеме янына бер-бер артлы геройларны тезү. (Такта янында эшләү)
  • Өй эше бирү.

А.   Әкиятнең рәсемен яса.

Б.   Әкиятнең рәсемен яса һәм рәсем буенча сөйләргә өйрән.

4)Рефлексия. Укучылар, сезнең парталарыгызда сары, кызыл,  зәңгәр түгәрәкләр ята. Кем барысын да аңладым, әкият буеча сораулар бирә беләм, – ди, кызыл төсле түгәрәкләрне күтәрә.

-Кем мин әле бик аңлап бетермим, кайбер сүзләрнең тәрҗемәләрен белмим, – ди, сары түгәрәкләрне күтәрә.

–  инде берни дә аңламадым, – ди, зәнгәр түгәрәкләрне күтәрә.

– бүген дәрестә нәрсә эшләдек ?

          – сораулар бармы?

Сау булыгыз, укучылар. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бер шәрехләү “Шалкан әкияте Дәрес планы 2сыйныф”

  1. алсу Says:

    Очень хороший конспект!

Шәрехләү