fbpx
17.10.2013

Укытучы ялы: бездә һәм аларда


Совет заманында ”Их,җәй көне укытучы,кышын агроном булсаң иде “дигән   мәзәгрәк бер әйтем бар иде. Гадәттә, авыл халкының җәйге эшләрнең күплегеннән җәфа чиккән чагында зарланып әйтелә торган сүзләр иде бу.Ул вакытта укытучы ,дөрестән дә, җәйләр буе ял итте.Мин гомерләре буе укытучы булып эшләгән әти белән әнинең җәйге ял вакытларында чалгы-сәнәк күтәреп мәктәпкә барганнарын хәтерләмим.Юк,бармадылар алар,берәү дә көн аралаш чакыртып та тормады.Шулай булгач,аларның озын-озак ялларына кызыгып шулай дип әйткәннәрдер дә.Хәзер болай дип әйтмәсләр,чөнки әйтергә җирлек калмады.Ник дигәндә, укытучы җәй буе мәктәптән кайтып керә алмый.Канун нигезендә укытучыга 56 көн җәйге ял бирелә.Кемнәрдер өчен бу күптер,кемнәрдер өчен аздыр.Ләкин әлегә кадәр берәүнең дә укытучының җәйге ялына кызыгып мәктәпкә эшкә килгәне юк. Мин бу язмада әлегә укытучының хезмәт хакына кагылмыйча торырга булдым. Август киңәшмәләре вакытында югары трибуналардан укытучының уртача хезмәт хакы 30 меңгә җитте дип ялган…гафу,белдерделәр.Мин югары категорияле,35 ел стажым булган укытучы  моның кадәр акчаны төшемдә дә күргәнем юк.Шулай булгач,укытучыларның да,үземнең дә ачуымны чыгарып бу турыда язып тормыйм. Укытучыларның печән чабып,ишек алды себереп йөрүләре турында да сөйләргә җыенмыйм.Җәй буе мәктәп төзелешендә,я ремонтында эшләүләре турында сүз куерту да кызык булмас.Парта буяу,тәрәзә чистарту,черегән идән-сайгакларны алыштыру турындагы әкиятләр кемгә кирәк?   Я наданлыкта,я яла ягуда гаепләрләр. Ә менә укытучыларның ял итүләре турында сөйләү күңелле дә, гыйбрәтле дә. Үзебезнеке турында түгел,билгеле, чит илләрдәге укытучыларныкы.Ләкин йөрәге лепердәп торган укытучыларга монда язылганнарны укымасалар әйбәтрәк булыр, дим. Уфылдап  урынга егылуыгыз бар.

Немец укытучыларыннан башлыйм әле.Сугышта җиңелгән илнең укытучы халкы ничегрәк яшәп ята икән? Көнләшеп үләрлек икән аларның хәлләре.Атнасына 25 сәгать дәрес укыткан укытучыга чиновник статусы бирелә.Шул сәбәпле ул налогларны кимрәк түли һәм картлык буенча югары пенсия ала.Хәер,аның айлык хезмәт хакы да безне аяктан егарлык: 3500евро тәшкил итә.(Илдә уртача хезмәт хакы 2500евро).Мондый акчага (безнең акча белән 150мең) теләсә кая сәяхәт кылырга һәм курыкмыйча рәхәтләнеп яшәргә була.Каникуллар вакытында Берлин тынып кала.Ата-аналар балалары белән дөньяның иң яхшы ял йортларына китәләр.Бездән аермалы буларак,Германиядә укулар 1нче сентябрьдә түгел,ә төрле федераль җирләрдә төрле вакытта башлана. Моның бер сәбәбе: илдә төрле климат шартлары булу.Мәсәлән,Бавариядә һава август,сентябрьдә бик җылы тора,шуңа күрә укучылар да җәйге каникулларга соңрак китәләр,ә менә төньягында күп вакыт салкын һава саклана һәм балалар җылыда озаграк ял итсеннәр дип анда каникуллар иртәрәк башлана.Шулай да монысы төп сәбәп түгел,төп сәбәп-икътисадта.Немецлар сәяхәт итәргә ярата торган халык.Әгәр бөтен ил халкы бер вакытта балаларын алып,җир шарының төрле почмакларына чыгып китсә,күз алдына китерәсезме,нәрсә булачагын? Алар өчен хезмәт җитештерүчәнлеге кимү,тауар җитештермичә тору-башка сыймаслык хәл.Өстәвенә,отпуск вакытында хезмәткәрне эшкә чакырту дигән нәрсәне эш бирүчеләр уйларына да китерә алмыйлар.Киресенчә, алар үзләрендә эшләүчеләрнең ял итүләре өчен бөтен уңайлы шартларны тудырырга тырышалар.Бу илдә укытучы тиешенчә ял итеп,сәламәтлеген ныгытырга,белем бирү өчен көч тупларга тиеш.

Германиядә укытучылар берничә фән укыта алалар.Мәсәлән,физика укытучысы әдәбият һәм физкультура дәресләрен дә алып бара ала.Дөрес,мондый хәл безнең өчен дә яңалык түгел,әмма бездә “төп”фән буенча гына аттестация үтәргә мөмкин,сәгать җитмәгәнгә өстәп бирелгән дәресләр өчен хезмәт хакын арттыра алмыйсың.Безнең укытучылар кызыгырлык тагын бер нәрсә бар: буш сәгатьләрендә(“тәрәзә”) укытучыны мәктәптә утырырга  мәҗбүр итмиләр!

Польша укытучыларына 27 сәгатьтән артык эшләргә ярамый.Ләкин алар атнага ике сәгать бушлай эшләргә тиешләр (түгәрәкләр үткәрә,укучыларны экскурсияләргә алып бара).Ә безнең 36 сәгать укыткан укытучыларның бушлай эшләрен саный башласаңмы,тагын шуның кадәр 36 җыела.Укытучыларга төрле льготалар каралган.Мәсәлән,юлда йөрү өчен 50% ташлама ,кибеттән бушлай азык-төлек алуга талоннар бирелә.

Төркиядә укытучылар иң дәрәҗәле кеше.Монда ата-аналар укытучыларны хөрмәт итәләр,еш кына аларны үз өйләренә кунакка чакыралар,балалары аркылы бүләкләр җибәрәләр.Польшадагы шикелле монда да укытучыларга төрле ташламалар бирелә.Мәсәлән, юл йөргәндә яртысын гына түләү.Иң зур өстенлек-укытучының кыскартылган эш көне,ул гадәттә ярты көнгә сузыла.Чөнки Төркиядә 2 сменада укыйлар һәм  укытучылар бары бер генә,үз сменаларында гына укыталар. Илдә уртача хезмәт хакы 800$ , ә укытучыныкы 1000$. Моңа өстәп гыйльми дәрәҗә өчен 200-300$ һәм квалификация курслары үткән өчен 200$ түләнә.

Ике ай җәйге яллары булган Израиль укытучылары атна уртасында ике көн ял итәләр! Налогны башкаларга караганда кимрәк түлиләр. Һәр җиде ел саен бер еллык иҗади ял бирәләр.Ул бездәге шикелле үз хисабыңа түгел,ә түләүле.Алмасаң,акчасын барыбер түлиләр.Кем бу акчага машина ала,кем Канар утрауларына чыгып китә.Ләкин бу вакытта укытучы нинди дә  булса берәр төрле белем күтәрү курсларында (һич югы машина йөртергә өйрәнергә) укып алырга тиеш..Гомумән,Израильдә укытучының һөнәри осталыгын күтәрүгә зур игътибар бирелә.Һәм бу квалификация күтәрү курсларында укыган өчен хөкүмәт үзе түли. Укытучы ел саен “сәламәтлек” акчасы ала. Отпускка өстәп, “сәламәтлек”көннәре бирелә.Бер ел эшләгәннәргә биш көн,ике ел эшләүчеләргә алты, уналты еллык стажы булганнарга тугыз көн өстәлә.Тагын шунысы кызык:илдә укытучының униформасы юк,ләкин униформа акчасы бар.Канун белән җәйге ялны бүлү тыелган.

Англия укытучыларына түләүле өстәмә сәгатьләр эшләү (репитоторлык) тыелган.Сәбәбе:дәресләренә әзерләнү өчен вакыт күп калсын һәм артык арымасыннар өчен.Югары квалификацияле,тәҗрибәле укытучыларга  осталыкларын тагын да үстерү өчен “иҗади ял” бирелә.Ул гадәттә алты айга,кайбер очракларда бер елга кадәр бирелә.Ә болай еллык ялларның күләме бездәге шикелле-8 атна.Хезмәт хакы белән кызыктырып эшкә тарту Англиядә 80нче елларда ук модадан чыкты.Төп игътибар :хезмәтне   һәм   ялны тиешенчә дөрес итеп оештыруга бирелә.Бу илнең укытучылары безнең шикелле мәктәпләрен яңа уку елына үзләре хәзерләмиләр.Мәктәпне ремонтлау,буяу-агарту эшләрен махсус белгечләр башкара.Мәктәп директоры аларның эшен күзәтеп-тикшереп тора һәм ремонт эшләре тиешенчә башкарылмаса,мәктәпне кабул итеп алмаска да мөмкин.Ләкин бер генә мәктәпнең дә үз вакытында әлегә кадәр ачылмый калганы юк.Дәресләр 35 минут һәм алар музыка,театр,спорт белән аралашып бара.Укытучының дәрескә хәзерлеген тикшермиләр.Укытучыдан дәрес планы сорау, аның эшен тикшерү ,укытучының дәресенә кереп утырулар бөтенләй түбәнлек,кыргыйлык санала.

. Француз укытучыларына да укытудан тыш бернинди өстәмә эш  йөкләнми.Инглизләр шикелле алар да мәктәпкә 1нче сентябрьдә генә аяк баса.Мәктәпкә бару өчен юл бәясе түләнә.Моның өстенә алар бөтен музейларга бушлай керә алалар.Тагын бер кызык нәрсә:укучыларга өйгә бернинди дә эш бирелми.Франция укытучысы пенсиягә чыккач эшләгән һәр ел өчен 3% өстәмә ала.Пенсиядәгеләрнең акчасы 1800-2100 евро.

Менә шулай яшәп ята безнең чит илләрдәге хезмәттәшләребез.Хезмәт хаклары да югары,ял итүләре дә кызыгырлык.Ике журнал тутырып җәфа чикмиләр(электрон һәм кәгазь),ялларында мәктәпкә килеп парта буямыйлар,зуррак түрә киләсе булса,юл кырыендагы кычытканнарны чабарга чыкмыйлар.Кыскасы,укыталар! Безгә дә шундый көннәр бер килер микән?

Tags:

Шәрехләү