fbpx
27.03.2015

Без һәм Меркель


  домПочта ящигыннан газеталарны алып кергәч,хатын белән икебезнең диванга җәелеп утырып,укып ала торган гадәтебез бар.12нче март көнне дә шулай булды. Миндә “Татарстан яшьләре” ,хатында “Сираҗи сүзе”.Ул көнге “Т.Я.”нең икенче битендә фотокалейдоскоп урнаштырылган иде.Иң өстәге фотода “Берлин шәһәре үзәгендәге бу йортта ире белән Германия канцлеры Ангела Меркель яши” дип хәбәр ителгән.Карап-карап тордым да,ышанмадым.Берәр төрле шаяртудыр дип уйладым.Ничек инде бөтен дөньяга билгеле ханым гап-гади,безнең Казан шәһәрендәге биш катлы “хрущевка”ларга охшаган йортта яшәсен,ди.Ул арада хатын үз кулындагы “Сираҗи сүзен” миңа төртә.Кара,безнең элекке район башлыгының күпме йорты булган икән,ди.”Урман хуҗасы баймы?” дигән хәбәрдә Алмаз Нәзировның 8 йорты ,дөресрәге икешәр-өчәр катлы хан сарайлары балкып тора.Бусына да ышанмадыңмы,дип сорасагыз,бик нык ялгышасыз,җәмәгать.Ышандым! Арчадан ары беркем белмәгән район хакименең берсеннән-берсе затлы   коттеджлар салдыруы хәзерге заманда берәүгә дә гаҗәп тоелмый,ә гап-гади,шулай эшләнергә тиешле эш буларак кабул ителә.Бу нәрсә,аңыбызның талаучылар кубызына бии башлавымы әллә хәкимнәребезнең авызларыбызны томалап,күзләребезне сукырайтуымы?

  Гәҗит укуның кызыгы китте.Юктыр,мин әйтәм, Меркельнең тагын берәр йорты булмый калмас дип,компьютерымны кабыздым.Ангела Меркельне эзләп таптым.Монда да нәкъ шул гәҗиттәге фото тора.Биш катлы йортның дүртенче катында профессор ире Йоахим Зауэр белән тормыш итеп яталар икән.2012нче елның май аенда,соңгы 12 елда беренче тапкыр, канцлерның хезмәт хакын арттырганнар.Һәм ул бүгенге көндә елына 190 мең евро тәшкил итә.Хезмәте буенча өстәмә түләүләр һәм бундестаг депутаты буларак алган акчалары белән бергә елына 290 мең еврога җитә.Топ-менеджерлар,квалификацияле табиблар,футболистлар Германиядә моннан күбрәк эшлиләр.Меркель Тироль тауларында ял итәргә ярата икән,ә ял өчен акчаны үзенекен түли,имеш.(Бусы тагын ышандырмады).Ә менә Берлиннан ерак булмаган җирдә кечерәк кенә дачасы булуын белгәч,куанып куйдым.Әһә,мин әйтәм,менә чыга бит акрынлап.Тик сурәтен эзләп тапкач,кәефем кырылды.Гап-гади койма белән әйләндереп алынган кечерәк кенә бер өй. Шлагбаумнар да күренми,сакчылары да юк.

 Өстенә кия торган күлмәкләрне дә үз акчасына сатып ала икән бу ханым. (Тагын ышандырмады).Тегүченең өенә килеп үлчәү алганлыгын белгәч,бераз тынычландым тагы,менә бусы түрәләрчә икән ичмаса, дип куандым.Министрлар һәм премьер-министрлар бронялы Mercedes һәм BMW машиналарында йөргәндә Ангела Меркель гап-гади  Audi A8дә йөри ди.Күр әле,безнең район хәкимнәре Меркельне күпкә уздыралар һәм күпкә бай яшиләр икән бит.Меркельнең яхталары һәм зиннәтле сарайлары бөтенләй юк дигәннәрне укыгач,тагын ышанасы килмәде. Әнә Сахалин губернаторының “эшләп тапкан” акчаларын саннар җитмәгәч,килограммлап үлчиләр анда.

   Forbes журналы ике ел рәттән Ангела Меркельне дөньяның иң  абруйлы хатын-кызы дип атаган иде.Әмма шуның кадәр эшләп,шуның кадәр сөйләшүләр,очрашулар үткәргән эшлекле хатынның гади халык кебек яшәве миндә каршылыклы фикерләр тудырды.Үз илендә яраталар,хөрмәт итәләр,ышаналардыр бу ханымга.Минем дә хөрмәтем зур бу немец хатынына.Минск сөйләшүләрен әзерләү һәм үткәрүдә аның күпме көч куйганлыгын бөтен дөнья күреп торды.Нәтиҗәдә,Украинадагы сугыш туктатылды…Тукта! Сәясәткә кереп барам түгелме? Авызны чамалабрак ачарга кирәк хәзер…Мин бит Меркельнең шулай тыйнак яшәвенә ышанмыйчарак кына язарга тотынган идем.Инде ышандым.Ә шулай да башта бер сорау бөтерелә: нишләп безнең илдәге түрәләр (эшләп диясе килми,урлап) шулкадәр байлык туплыйлар  һәм аңа берәү дә гаҗәпләнми икән? “Үзегез нинди,хәкимнәрегез шундый” дигән хәдистә бу турыда ап-ачык әйтелгән икән инде. Җавабы күптән бирелгән.Безгә үзебезнең кем икәнлегебезне белергә кирәк.  “Татарстан яшьләре”.26 март,2015ел.

Шәрехләү