fbpx
19.10.2021

Дөньяда иң-иң матур тел – ул минем туган телем


туган тел
Татарстан Республикасы Мөслим  муниципаль районы  “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе 1нче категорияле укытучы-дефектологы Шәрипова Илсөя Насих кызы. Тема: Дөньяда иң – иң матур тел – ул минем туган телем. ( 21 февраль – Халыкара Туган тел көненә сценарий)

Укытучы. Туган тел! Һәркем өчен газиз бу сүз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

Укучы. Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма,

Туган телне онытма!

Ученик.И нет у нас иного достоянья!

Умейте же беречь

Хоть в меру сил, в дни злобы и страданья,

Наш дар бесмертный – речь.

                            И.А.Бунин

Укучы.Татар теле – туган тел,

Безнеңгазизбулган тел

Әти-әни, әби-бабай

Безнесөяторган тел.

                            ШәйхиМаннур

Ученик.Добрый день, дорогие друзья! Сегодня мы собрались не случайно. По решению ЮНЕСКО именно 21 февраля – Международный день родного языка. Это большой праздник. И в этом зале собрались представители разных национальностей, чтобы воспеть свой родной язык великий, необъятный, живой, как жизнь.

Укучы.   21 нче февраль –  Һәрмилләт, һәрхалыкөченбәйрәмкөн – Халыкаратуган тел көне. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

Ученик. Говоря каждый на своем родном языке, гражданин мира привносит в него что –то свое, собственное, но всегда нужное и полезное.

Укучы.                 Күзләремнеачты минем,

                              Иркәләдеүзтелем.

                              Үзтелемяктырттыюлны,

                              Үзтелембирдебелем.

Ученик.  В нашей школе уже стало доброй традицией проводить День родного языка, где  дети нашей школы завораживают нас культурой своего народа, окутывают нас теплым воздухом дружбы, ведь наш город самый многонациональный город в Татарстане. Отмечая Международный день родного языка мы уважаем несметному числу существующих в мире языков, культурам, которые они отражают. В Международный день родного языка все языки признаются равными, поскольку каждый представляет живое наследие, которое нам следует оберегать.

Укучы. Дөньяда иң матур ил-

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң матур тел-

Ул минем туган телем.

“Балам”, – диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнкәем”, – дип әниемә

Мин туган телдә дәшәм.

Укучы. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

Укучы. (татар халкының милли киемендә)

Мин татар малае.

Чатнатып сөйләшәм

Үз ана телемдә

Оялмыйм, курыкмыйм,

Мин бит үз илемдә!

        Башымда чигүле,

        Каюлы түбәтәй.

        Догалар укырга

        Өйрәтә дәү әтәй.

 Тәүфыйклы булырга

Кирәген беләм мин.

Чын татар малае

Йөрәгем белән мин!

Укытучы.  “…Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”, – дигән Г. Бәширов.

Укучы.  Тел турында бик күп мәкальләр дә бар.

Тел – күңел көзгесе

Тел күрке – сүз.

Әдәп башы – тел.

Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Укытучы. Тактага мәкальләрнең башлангыч өлеше язылган. Сез аларның дәвамын әйтегез әле:

Иң татлы тел – (туган тел)

Анам сөйләп торган тел.

Сөйдергән дә тел – (биздергән дә тел)

Аз сөйлә – (күп эшлә)

Телең озын булса, (гомерең кыска булыр)

Телебарның(юлы бар)

Туган телем – (туган анам)

Бу мәкальләр халкыбызның акыллы сүзләре. Буыннар аша күчә-күчә, безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.

Укытучы. Хәзер сезне кечкенә Марат белән таныштырасым килә. Игътибар итегез әле, ул ничек матур итеп сөйләшә, хәтта әнисен дә өйрәтә.

(Сәхнәләштерү)

Әнисе. Әйдә инде, улым, тизрәк, садикка соңга калабыз.

Марат. Хәзер әнием.

Әнисе. Тагын ни булды?

Марат. Син дөрес әйтмисең, әнием. Без бит садикка түгел, бакчага соңга калабыз. Дөрес әйт, әнием.

Әнисе.  Әйдә, балам, әйдә, бакчага соңга калабыз.

Укытучы. Укучылар, Марат әнисе белән ник килешмәгән?

Балалар. Чөнки әнисе рус сүзен катнаштырып сөйләшкән.

Укытучы. Әйе, укучылар, без кечкенәдән үк үз телебезне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны исегездән чыгармагыз.

Укучы.                                     Сүзләр.

Башым тубал. Ә тубалда сүзләр.

Сүзләрнең бар төрле-төрлесе.

Командирдай алдан йөрүчесе,

Кеше күңеле кебек серлесе.

Тиңгә тиңен, ишкә ишен эзләп,

Сүзләр тезәм кәгазь өстенә.

Теләсә ничек ләкин эш италмыйм,

Хөкемдарлык минем кечкенә,

Һәрберсенә үзенеке кирәк,

Үзенең пары, үзенең сыңары;

Халык белән хаклык сүзе кебек

Аерылмыйча яши торганы,

Ике кулдай бер пар булганы. (Ф. Яруллин)

Уен. Сүзләр арасыннан бер-берсенә синоним буларак туры килә торган сүзләрне парлап табыгыз әле (язылган сүзләр арасыннан бирелгән сүзләргә синоним буларак кулланыла торган сүзләрне эзләп табарга)

Уен. “Т” хәрефенә башланган татарча кеше исемнәрен кем күбрәк әйтә? (Киңәшергә вакыт бирелә, әзерләнгән кәгазь битләре һәм ручкалар таратыла.)

  • Тәнзилә, Тәлгать, Таһир, Тәзкирә, Тәслимә, Тимергали, Тимерша, Тимербулат, Талия һ.б.

“Уйла һәм әйт” уены

  • Мәктәптә куела торган иң югары балл (биш)
  • Каты түгел (йомшак)
  • Ак таҗлы чәчәк (ромашка)
  • Баллы цитрус җимеше (әфлисун)
  • Тәртип саклаучы (полиция)
  • Көйсез балага тагылган кушамат (елак)
  • Укучының иң беренче дәреслеге (әлифба)
  • Татарстанда ага торган иң зур елга (Идел)
  • Татарстандагы иң баш кала (Казан)
  • Иң кадерле ризык (ипи)
  • Иң кадерле кеше (әни)

Укытучы. Кеше күңеленә хуш килә торган матур, тылсымлы сүзләр әйтешик әле ( чәчәк җыю. Һәр чәчәкне алганда матур сүзләр генә әйтәбез)

Укучы. И, кардәшем бер хаҗәтсез кайчак

Телне шундый бозып сөйлисең!

Ил колагын хурлап, халкыңның

Рухын рәнҗетәмен димисең.

      Киләчәкнең башы – бүгенгедә.

      Нинди шатлык картлык көнеңдә,

      Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

      Матур итеп туган телендә!

Укытучы. Һәр кеше үзенең туган телен хөрмәт итәргә, яратырга, үзләштерергә, башкаларга да өйрәтергә тиеш. Барыбыз да үз телебезне яратыйк!

Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамлана.

Күчереп алу өчен файл: https://cloud.mail.ru/public/2zxP/zA7LvK8qA

Шәрехләү