fbpx
23.01.2019

Юлда йөрү кагыйдәләре


 юлда йөрү
 “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сибгатова Гөлшат Илшат кызы. Тема: Юлда йөрү кагыйдәләре.
  

Максат: 1. Алдан алган лексик белемнәрне кабатлау

  1. Татар телендә җөмлә төзү күнекмәләрен булдыру
  2. Юлда йөрү кагыйдәләрен гамәлдә дөрес куллануга ирешү.

Җиһаз.: дәреслек, карточкалар, презентация.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

А) Үткәннәрне кабатлау

Б) Өй эшен тикшерү

  1. Актуальләштерү

Сорауларга җаваплар

Машиналар юк чакта кешеләр ничек йөргәннәр?

Җәяүлеләр кайдан йөрергә тиешләр?

Светофор һәм юл билгеләре ни өчен кирәк?

Нинди утны яндырып, светофор безне кисәтә?

Светофор нәрсә белән идарә итә?

Ә хәзер, әйдәгез, без сезнең белән ТИК-ТЭК-ТОУ структурасында эшләп алыйк. Карточкаларга бу бүлектә өйрәнгән дүрт сүз языгыз. 1 укучы 3 рәткә тарата. Диоганаль, вертикаль, горизонталь юнәлештәге сүзләр белән 3 җөмлә төзибез.

 РАУНД РОБИН структурасы буенча тикшерәбез.

Ә хәзер һәр төркем иң матур җөмләләрне укыйбыз.

  • Яңа материалны аңлату.

Дәреслек белән эш.

Әйдәгез, дәреслек белән эшләп алыйк. 56 бит 9 күнегү. Мин сезгә Юля, Ләйсән һәм Сережа белән булган хәлләрне укыйм, ә сез үз фикерләрегезне дәфтәрләрдә языгыз.

(2,3,4 слайдлар)

ФИНК РАЙТ РАУНД РОБИН структурасы буенча тикшерәбез.

Хәзер юл билгеләрен тикшерергә вакыт җитте. Нинди юл билгеләре була? Ничек билгелибез?

(5,6,7 слайдлар)

Презентация карау.

1,4 төркем тыючы билгене таба,

2 төркем кисәтүче билгене таба

3 төркем рөхсәт итүче билгене таба.

ТАЙМД-ПЭА-ШЭА структурасы. Йөзгә-йөз, иңгә-иң күршеләр белән фикер алышабыз.

Бирелгән юл билгесен ясыйбыз.

(8,9,10,11 слайдлар) 

  1. Ныгыту.

Алдагы  дәресләрдәге материалны гомумиләштереп кабатлыйк.

ЭЙР-АР-ГАЙД структурасы буенча раслауларны тикшерик. Сез раслауларны укыйсыз һәм килешсәгез “+”, килешмәсәгез “-“ тамгасы куясыз.

(12 слайд)

Мультфильм карау.

Раслауларны яңадан тикшерәбез.

ТЭЙК-ОФ-ТАЧ-ДАУН структурасы.

Кемнең җавапларында 2-3 аерма бар?

Кемнең 4 һәм аннан да күбрәк аерма бар?

Кемнең раслаулары үзгәрмәде?

(12 слайд)

  1. Йомгаклау.

Дәрес ахырына якынлашты. Юлда йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүегезне тикшереп алыйк. Тест үтәбез.

(13-18слайдлар)

ТЭЙК-ОФ-ТАЧ-ДАУН

0-3 балл җыйган укучылар баса.

4-8 балл

9-12 балл

(19 слайд)

3 – Дәрестә нәрсә белдегез?

2 – Нинди күнекмәләрне тормышта кулланачаксыз?

1 – Нинди сорауларыгыз калды?

  1. Билгеләр кую. Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Юлларда сак йөрегез.

Шәрехләү