22.07.2024

Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен өйрәнү


Кояштагы тап
Казан шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  “Күп профильле 187 нче лицей”ның  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ногманова Диләрә Рәшит кызы. Тема: Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен өйрәнү (6 нчы сыйныф өчен төзелгән дәрес планы).

Тема: Ялган да, яманлык та эзсез калмый! (Ф.Яруллин “Кояштагы тап” әкияте)

Максат: Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте белән таныштыру

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Метапредмет – җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

Предмет  – Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәрен өйрәнүне йомгаклау, тулы анализ ясау, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашларын булдыру, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

Шәхескә кагылышлы – әниләргә карата шәфкатьлелек, хөрмәт хисләрен булдыру, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтү.

Материал: дәреслек

Җиһазлау. Ф.Яруллин “Сайланма әсәрләр”, компьютер, проектор, дәрескә презентация, карточкалар, фотолар, йолдыз формасындагы төсле (кызыл, сары, зәңгәр) фишкалар, 1 укучы ясаган кояш рәсеме.

Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

– Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?

– Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк, яңа көнгә теләкләр телик.

  1. Актуальләштерү.

Уку мәсьәләсен кую.

– Кеше язмышы төрледән – төрле, алар бер – берсенә һич тә охшамаган. Берәүләргә язмыш гомер буе иркәләп, сөеп, шәфкать белән карый. Ә икенче берәүләрне язмыш алай иркәләми, киресенчә, сынауларны бер-бер артлы яудырып тора.

Әле күптән түгел без шундый язмышка дучар булган шагыйрь Ф. Яруллинның гыйбрәтле тормышы белән таныштык. Аның иҗаты белән якыннанрак танышкач, күңелләр пакьләнеп киткәндәй булгандыр. Менә шундый горур, язмыш сынауларын җиңә белүче Островский, Ф. Яруллиннар кебек без дә көчле рухлы булып калсак иде.

-Балалар, ә хәзер үзегез өчен иң кадерле булган 1 сүз уйлап әйтегез әле.

–  Рәхмәт , укучылар. Иң кадерле сүзләр арасында барыбыз өчен дә уртак булган бер сүз бар: әни сүзе. Ни өчен?

III.     Уку мәсьәләсен кую.

– Ф.Яруллинның да иң зур ярдәмчесе, олы терәге, әлбәттә – аның әнисе Гафифә апа була. Ана баланы тудыручы да, аңа һәрвакыт һич авырсынмыйча ярдәм итүче дә. Шуңа күрә язучы дөньядагы аналарның барысын да ярата. Бу темага бик күп шигырьләр яза.

Слайдта:

Еллар үтте, дуслар алмашынды,

Ерагайды кайбер якыннар.

Онытылды барлык төче сүзләр

Җилдә сүнде көчсез ялкыннар.

Әни хаман минем белән калды

Яратуын яшереп эченә.

– Укучылар, бүген Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте белән танышабыз.

Сүзлек эш.

Сүзлек өстендә эш (тәкъдим ителә)

Слайдта:

Каф тавы – Кавказ тавы

Тап -пятно

Шифалы – файдалы

Офык – горизонт

Шомлы – куркыныч

Мөлдерәмә – тулы

Яманлык – начарлык

(Әкиятне чылбыр буенча уку)

– Укучылар, әкиятне  бүлекләргә бүлик, аларга исем бирик.  Ничә һәм нинди бүлекләргә бүлеп була?

  1. Малай һәм әни.
  2. Ялганчы малай.
  3. Кояштагы тап.

Сорауларга җавап бирү.

– Бу хикәядә төп геройлар кемнәр? (Әни, малай һәм кояш.)

– Әнисе нинди кеше булган? (Тырыш, чөнки кояш белән бергә торган, бергә яткан)

– Малайның әнисе турындагы юлларны табып укыйк.

– Әни кем өчен тырыша?

– Көннәрдән беркөнне нинди хәл килеп чыга? Әйдәгез, бу урынны рольләргә бүлеп укыйк әле, балалар.

(Рольләргә бүлеп уку) Әни, ул, автор

-Бу өзектән без малайның нинди сыйфатларын күрдек?

– Ни өчен әнисе суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алырга куша? Тексттан шул сорауга җавап табыйк әле. (Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да.)

– Малай нинди начарлык эшләде? (Әнисен алдады)

– Ни өчен кояш ачуланган? (Табып уку)

-Әкияттән авторның чыгарган гомуми нәтиҗәсен табыгыз. (Бер генә яманлык та эзсез калмый.)

– Бу сүзләр белән автор нәрсә әйтергә теләгән?

  • Начар эш эшләсәң, барыбер беленә.
  • Алдашу – начар гадәт.

-Беркемгә дә начарлык эшләргә ярамый.

-Сабак алган әлеге малай, киләчәктә нинди кеше булыр дип уйлыйсыз?

* Малайны сез яхшы яки начар кеше дип әйтә аласызмы?

-Ул үзенең ялгышын, гаебен таный. Дөньяда яшәгәндә, бөтен кеше дә ялгыша, ә балалар бигрәк тә. Иң мөhиме: ул ялгышны вакытында күреп, төзәтә белергә кирәк.

– Ни өчен малай уенга бирелә? ( Аның уйныйсы килә, әле ул кайсы эш мөhимрәк икәнен аңлап бетерми.)

– Сез малай урынында булсагыз нишләр идегез?

-Кояшка нинди сыйфатлар хас? ( Кояш бар нәрсәне дә күрә: яхшылыкны да, яманлыкны да. Кояш бу әсәрдә малайның ялганыннан оялып карала, ә малай гафу үтенгәч, ул елмаеп җибәрә. Кояш ул- безне яшәтә, җылыта, безгә нур һәм яктылык бирә.)

-Ни өчен Ф. Яруллин кояш образына мөрәҗәгать итә?

– “Әнинең җылы кочагы” диләр. Әни дә безгә җылылык, көч, рәхәтлек бирә. Димәк, ана җылысы – кояш җылысы.

– Сезгә өйдә кайчан күңеллерәк? Әни өйдә булгандамы яки булмагандамы?

(Әни өйдә булмаса, бернинди ямь дә юк, бөтен дөнья караңгылыкка чумган кебек тоела. )

Слайдта:

-Фәнис Яруллинның  “Бушлык” дигән шигырен тәкъдим итәм.

Бирем. Шигырь ни өчен “Бушлык” дип атала?

“Бушлык”. Фәнис Яруллин.

Өйнең эче яп – ялангач,

Белмимен әллә нигә?

Кайтып керәсе дә килми

Бүген бөтенләй өйгә.

Бөтен нәрсә үз урынында,

Тик җитешми әллә ни…

Әй, онытып торам икән:

Өйдә юк бүген әни!

– Әйе, укучылар, әни өйдә булмаганда, бик күңелсез, моңсу. Язучы юкка гына әни белән кояшны янәшә куймаган икән.

– Ә күктә кояш балкымаса, күңеллеме?

-Әсәрнең жанрын билгеләгез.

– Ни өчен әкият дип уйлыйсыз? Ә тормышта балалар белән мондый хәл булырга мөмкинме?

– Димәк, язучы аны тормыштан алып язган. Әкият нигезендә тормыш тәҗрибәсеннән туган өмет – хыяллар чагылган уйдырма ята, ялкаулык, алдашу, көнчелек кире кагыла, гаепләнә.

-Фикерләребезне гомумиләштереп, әкиятнең темасын билгелик. (ялган, намус)

– Язучының безгә әйтергә телгәгән фикерен ачыклыйк.

– Әниләрне тыңларга, хөрмәт итәргә, аларга ярдәм итәргә кирәк.

(Әниләргә карата шәфкатьле булырга кирәклеген әйтә ул. Малайлар әниләренә hәрвакыт терәк булырга тиешләр. Авыр вакытта әниләр үзләренең улларына таяналар. Яман эшләр кылмаска, ялган сөйләмәскә.)

-Бу әсәр белән автор нәрсә әйтергә теләгән? Әсәрнең идеясен билгелибез.

(Начар эш эшләсәң, барыбер беленә.

Алдашу – начар гадәт.

Беркемгә дә начарлык эшләргә ярамый

Әйе, бер генә ялган да, яманлык та эзсез калмый!

VII Рефлексия

– Автор кояшны кем белән чагыштыра?

-Нигә әни белән кояшны тиңли? (Әни безгә ничек кирәк, җир йөзенә кояш та шулай кирәк.)

Нәтиҗә: димәк, кояш та, әни дә бер генә. Шуңа күрә әниләр  – безнең өчен иң кадерле кешеләр. Әйе, балалар, әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйк, хәтерләрен калдырмыйк. Аларга кояш гомере телик. Укучылар, әти-әниегезнең, укытучыларның, олыларның сүзен тыңлагыз. Киң күңелле, мәрхәмәтле булыгыз.

– Ә хәзер парталардагы кәгазь битләреннән киселгән кояшларыгызның нурына яраткан әниегезгә теләкләр языгыз.

(Берничәсен уку. Әниләргә бүләк итергә)

  1. Үзбәя
  2. Өй эше

1.“Һәрвакыт булсын әни” дигән темага кечкенә күләмле сочинение язарга.

Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәрехләү