fbpx
04.12.2021

Икмәк тәме 3сыйныф Әдәби уку дәресе


икмәк
Балтач муниципаль  районы муниципаль бюджет белем учреждениесе “Сосна төп гомуми белем мәктәбе”нең башлангыч сыйныфлар укытучысы Насруллина Гөлсөя Рәшит кызы. Тема: Икмәк тәме. ( 3 нче сыйныфта әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы)

Максат:

1) игенче  һөнәренә хөрмәт хисе, икмәккә сак караш тәрбияләү;

2) укучыларны алдынгы хезмәткәрләр үрнәгендә тәрбияләү;

3) хезмәтнең һәрнәрсәдән дә өстен, куәтле булуын, барлык байлыкларның эш, хезмәт белән генә тудырылуына төшендерү.

Эпиграф:

  • И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

  • Игенченең эше изге-

Җирдә икмәк үстерә.

Җиһазлау:

  • “Икмәк үткән юл” ( рәсемнәр)
  • Икмәк турында китаплар
  • Икмәк, тастымал
  • Мәгънәләрен аңлату өчен сүзләр: иген, игенче, сабан, тубал, урак, ындыр, амбар

Дәрес барышы

1.Дәресне оештыру.

Кунаклар белән исәнләшү.

  1. Дәрес темасы һәм максаты белән танышу.

Тактадагы эпиграфларны уку. Мәгънәләрен ачыклау.

Укытучы сүзе. Безнең илебездз хезмәт – намус һәм дан эше. “Хезмәт кешене бизи”,- ди халык. Бары тик хезмәт кенә кешене кеше итә. Дөньядагы иң беренче кешегә кулына таш, эш коралы алырга мәҗбүр иткән хезмәт инде хәзер җирне һәм галәмне ныклы өйрәнеп, кешелек дөньясының алга таба үсеше өчен юллар ача. Кеше хезмәткә  кече яшьтән күнегеп үсәргә тиеш. Ә сез хезмәткә ничек карыйсыз?Аннан нинди тәм табасыз? Көннәрегез ничек үтә? (Төркемнәрдә сөйләшү. Җавапларны тыңлау).

Укытучы сүзе. Сезнең дә,  укучылар, вакытыгызның күп өлеше хезмәттә үтә икән. Мәктәптән сез фән нигезләрен ныклы үзләштереп кенә түгел, ә хезмәткә өйрәнеп, чын гражданнар булып чыгарга  тиешсез.

-Ә сез нинди һөнәр ияләрен беләсез? (Төркемнәрдә сөйләшү. Җавапларны тыңлау).

  • Бүгенге дәресебез икмәккә, икмәк үстерүчегә – игенчегә багышлана. Ипи, икмәк, ипекәй! Бу сүзләрдә күпме көч, мәхәббәт, горурлык, шатлык һәм бәхет хисләре. Менә ул – безнең алдыбызда (икмәк күрсәтелә).Ул бар нәрсәдән дә кадерлерәк. Газиз әти-әни, туган ил белән тиң күргән ризыгыбыз – ИКМӘК.
  • Һәр көнне һәр гаиләдә табын әзерләнә. Анда һәркем өчен кирәкле ризык –хуш исле икмәк куела. Икмәк-туклык, сәламәтлек,хезмәт, шатлык нигезе, муллык билгесе. Шуңа күрә борынгы бабаларыбыз ризыкны алтын-көмештән өстен санап, “Алтын тавы башында утырып таачка үлүең бар”,- дигәннәр.
  1. “Белергә телим”. (Тактада, балаларга мәгънәсе аз аңлашылган сүзләр язылган. Төрле алымнар кулланып, аларны аңлату).

Иген – арыш, бодай.

Игенче – икмәк үстерүче.

Сабан –җир эшкәртү коралы.

Тубал – кабыктан ясалган савыт.

Урак – иген ура торган корал.

Амбар – ашлык саклау урыны.

  1. “Элек һәм хәзер”

Иген игү борын –борыннан иң изге эш саналган. Бабаларыбыз аның билгеле бер йолаларын да үтәгән. Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәр алдыннан, алар әйбәтләп мунча кергән, иң чиста күлмәкләрен кигән. Уракка төшәсе көнне дә шулай булган.

Күз алдына китерик эле. Язын игенче ат җигеп, җирне сукалаган. Сакал-мыеклы, аягына чабата кигән, киндер күлмәкле, киндер ыштанлы, киндер алъяпкычлы агай, муенына тубал асып, учы белән орлык сибә-сибәкыр буйлап атлый.

Җәй буе игенне карап үстергәннәр. Көзен игенче кулына урак тоткан. Шул кечкенә урак белән, барлык басудагы ашлыкны ындырда чабагач белән сукканнар.

Шулай бил бөгеп, тир түгеп эшләгән элек игенче. Алны–ялны белмәгән, тырышып икмәк үстергән.

Физкультминутка. ( сөрү, чәчү, уру, сугу хәрәкәтләре күрсәтелә).

Сука белән сөргәннәр,

Арыш,бодай чәчкәннәр.

Урак белән урганнар,

Чабагач белән сукканнар.

  • Бабаларыбыз кулланган борынгы эш коралларын без хәзер музейларда гына күрәбез. Техника көннән – көн яңара. Басуларда көчле трактор, уңайлы  чәчкеч, ышанычлы комбайннар эшли. Заманча техника игенченең хезмәтен җиңеләйтте. Әмма иген үстерү- әле дэ күп көч сорый торган хезмәт. Игенче ед буе  тир түгә, кояшлы көннәрнең һәр сәгатен, һәр минутын файдаланып калырга тырыша.

5.Укучылар чыгышы  (өй эшен тикшерү)

Шакирова Ризәлә “Әтием һөнәре” иншасын укый (тракторчы әтисе турында)

Минем әтием – Ралиф тсемле. Ул туган авылыбызда тракторчы булып эшли. Авыл җирендә механизатор һөнәре бик мактаулы, кирәкле һөнәр.Яз җитү белән әтием тракторын ремонтлый башлый. Ватылган җирләрен төзәтә, детальләрен алыштыра, буяп куя. Игеннәр тишелеп чыккач, рәт араларын эшкәртә. Басу-кырларны чүп үләннәр һәм корткычлар басып китмәсен өчен аларга каршы агу сиптерә. Нинди генә катлаулы эш булмасын, ул бер вакытта да каршы килми, кирәк булган очракта ял көннәрендә дә, көнне-төнгә ялгап эшли. Минем әтием карусыз, кешелекле, итәгатьле, кешеләр белән гел яхшы мөнәсәбәттә. Куллары эшкә ябышып тора, чын хезмәт кешесе. Басуларда игеннәр җыелып беткәч, ул салам эскертләргә китә. Бу хезмәтен дә ул намус белән башкара. Кыш айларында фермадан басуларга тирес ташый. Эштән арып кайтуына карамастан, ул өйдәге эшкә дә өлгерә. Безгә төрле киңәшләрен бирә. Без әтиебезне бик яратабыз, аның белән горурланабыз.

Зарипова Илзия “Әтием горурлыгым” иншасын укый (комбайнчы әтисе турында)

Минем әтием, Зарипов Тәлгать, күмәк хуҗалыкта механизатор булып эшли. Кыш көне ремонт бригадасында эшли: яз, җәй, көз көне чәчү, уру өчен кирәкле сука, тырма, чәчкечләрне ремонтлый. Ә яз җитүгә әтием куәтле тракторына утыра. Аның белән чәчү чәчә, ашлыкларның үсеше өчен кирәкле булган ашламалар кертә. Ямьле сабантуйлары үткәч, әтием  комбайны янына китә. Ватылган җирләрен төзәтә, кирәк булса, детальләрен алыштыра. Ә ашлылар өлгергәч, ул басуга чыгып киткәч, без әтине  өйдә күрмибез дә диярлек. Иртүк, без йокыдан торганчы чыгып китә, кич белән без йокларга яткач кына кайта. “Яңгыр яуса, әти өйгә кайтыр”,-дип көтәбез. Ләкин әтием урып-җыю вакытында яңгыр явуын теләми. Көзге яңгырларга кадәр уңышны югалтуларсыз җыеп ала алсак иде, дип тели. Кайвакыт абыйны да үзе белән  басуга алып бара. “Эшкә өйрәнә торсын”,- ди. Ике елдан әтием аны үзенә ярдәмче итеп алырга тели. Әтием кебек комбайнчылар тырышлыгы белән узган ел кыска срокта урып-җыюны төгәлли алдылар. Әтием комбайнёрлар арасында өченче урынга чыкты, бүләк алды.

Шундый тырыш әтием булуы белән мин бик горурланам һәм аны бик яратам.

  1. “Икмәк үткән юл”

Иген игү – кеше тарафыннан уйлап табылган олы хезмәт. Кабарып торган йомшак күмәчкә әверелеп, безнең өстәлләргә килеп җиткәнче, икмәк шактый авыр һәм олы юл үтә. Бер караганда, иген игү еллар буена нык камилләшкән, теләсә кем тарафыннан башкарыла ала торган гап-гади хезмәт кебек: сөрәсең, чәчәсең, урасың. Ләкин ничек сөрергә? Кайчан чәчәргә? Ничек урырга? Моны көннәрнең сәгатен һәм минутын оста файдаланучы, җиргәйөрәк җылысын биреп, кадер-хөрмәт күрсәтеп, тир түгеп эшләүче тәҗрибәле игенче генә белә. Үзәкләргә үтә торган ачы җилләр дә, күз ачкысыз бураннар да һәм зәһәр салкыннар да, түзә алмаслык эссе көннәр дә басуларда эшләүче игенчене куркытмый. Ул бөтен көчен, тырышлыгын, осталыгын иген үстерүгә бирә.

Урып-җыю чоры – игенче өчен иң шатлыклы, җаваплы вакыт. Колхозчылар үстерелгән уңышны, тизрәк җыеп алып, дәүләткә тапшыру өчен тырышалар. Тиешле дәрәҗәдә эшкәртелгән, киптерелгән орлыкны гына дәүләт амбарларына сакларга салырга була.

Игенче өлгергән тук башакларга озак карап тора алмый. Әгәр дә, урып-җыю озакка сузылса, орлык коелырга мөмкин. Кызганычка каршы, комбайнчылар еш кынабасудагы электр баганасы янындагы, агач тирәләрендәге игеннәрне урмыйча калдыралар, машиналар еш кына юл буйларындагы игеннәрне таптыйлар. Ашлыкны басудан машина белән ташыганда да шактые юлда коелып кала.

(Тактадагы рәсемнәр буенча укучылар төркемнәрдә фикерләшеп, икмәк  үткән юл турында сөйлиләр)

  1. “Икмәккә сак караш”

– Ашаганнан соң ипи кисәкләре каламы? Аларны нишләтәсез? Кибеттә ипине ничек тотып карарга кирәк? Икмәкне кайда, ничек саклыйсыз? Табынга икмәкне ничек кисеп куясыз? (Укучылар төркемнәрдә фикерләшеп, ипине әрәм-шәрәм итмәү турында, аны ничек куллану турында сөйлиләр)

  1. Алдынгы комбайнчы Шамилов Рамил Равилович белән әңгәмә.

– Эш агачының җимешләре үзебезнең туган авылыбызда да юкмы икән? Алдынгылардан кемнәрне беләсез?

– ………

Сүз Шамилов Р.Р. ка бирелә. Ул, үзенең ничек итеп алдынгы булуы турында сөйли. (Укучылар алдан әзерләгән сорауларын бирәләр, интервью алалар)

  1. “Игенчегә мәдхия”

Игенчегә багышланган шигырьләр сөйләү.

  • Хезмәткә, эшкә багышланган нинди мәкальләр беләсез? (Бер укучы әйтә башлый, калганнар дәвам итә)
  • Калган эшкә ….(кар ява).
  • Ашаганда колагың селкенсен, …….( эшләгәндә йөрәгең җилкенсен).
  • Эш беткәч, …… (уйнарга ярый).
  • Тыйнаклының кулы эшләр, …. (мактанчыкның теле эшләр).
  • Хезмәте барның …… (хөрмәте бар).
  • Тырышлык бәхет китерер, ….. ( ялкаулык ачтан үтерер).
  • Агач- җимеше белән, …. (кеше эше белән).
  • Эшләгән ашый, …… (эшләмәгән башын кашый).
  • Эшләгәнем кешегә, … (өйрәнгәнем үземә).
  • Эшләмәсәң эш көне, …… ( ни ашарсың кыш көне).

10.Йомгаклау.

Укытучы. Сез бүгенге дәрестә барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Рәхмәт сезгә! Бүгенге дәрестәге эшчәнлек өчен үзегезгә ничәле билгесе куяр идегез,  балалар?

Алдыгызда яткан билгеләрне күтәреп үзегезгә билгеләр куегыз әле. (балалар өстәлләрендә яткан карточкаларны күтәреп үзләренә бәя куялар)

Планны күчереп алу өчен ссылка: https://cloud.mail.ru/public/8B5R/JiZ1rXgSe

Шәрехләү