fbpx
18.12.2021

Татар теленең сүзлек запасын тутыру ысуллары


татар теле
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең беренче квалификацион категорияле  инглиз теле укытучысы Хуҗиева Айгөл Нурмөхәмәт кызы. Тема: Татар теленең сүзлек запасын тутыру ысуллары. Төрки-татар сүзләре һәм алынмалар (9 нчы сыйныфта уздырылган татар теле дәресе)

Планның презентациясе

Максат: 1.Лексикология бүлеге буенча  белемнәрен камиллләштерү. Төрки-татар сүзләре һәм алынмалар турында белешмә бирү.

2.Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек запасын тутыру ысуллары турында   белемнәрен тирәнәйтү.

  1. Татар теленә һәм башка халыклар теленә хөрмәт хисләре тәрбияләү,телләр өйрәнүнең әһәмиятен аңлату, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

 Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти һәм анализлый  белү; дәреснең темасын, максатын формалаштыру; эшчәнлеккә үзбәя  бирә белү,ку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-төп мәгълүматны табу, чагыштырып  нәтиҗә ясыйбелү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникативуниверсальуку гамәлләре:

– мәгълүматны туплау, фикерне төгәлитеп җиткерү;  сыйныфташларыңның фикере белән уртак хезмәттәшлек итә белү.

Ш ә х е с к ә кагылышлы

-укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Предмет нәтиҗәләре :

Тема буенча белемнәрне дөрес куллана белү,  белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү.

Эш формасы: дистанцион укыту (Zoom платформасында үтә), катнаш

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлашу.
  2. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү:

Сүзлекләрнең төрләрен   искә төшерү.

II.Тема белән танышу.

Презентация белән эшләү. (Слайд 3-4)

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

Татар телендә төрки-татар сүзләре һәм алынмалар.

Телебезнең сүзлек составы зур тарихи үсешүт кән. Хәзергетелдәгесүзләрүзләренеңбарлыккакилүләре, килепчыгышларыягыннантөрлечорларгакарыйлар. Хәзерге татар әдәбителенеңсүзлек составы бикборынгычорданукяшәпкилгән, төркихалыкларныңбарысыөчендәуртакбулгантөркителгәбарыптоташа. Бөтен төрки телләрдә әйтелеше, язылышы ягыннан аерылып торсалар да, гомумтөрки сүзләрне түбәндәгечә төркемләп карарга мөмкин.

  1. Кешенең тән төзелешенә караган сүзләр: баш, аяк, маңгай, каш, күз, кул, сын, арка, теш, бавыр, бугаз, муен, чәч, колак, авыз.
  2. Кардәшлек атамалары: ата (әти), ана (әни), бабай, хатын, кыз, апа, ага, олан.
  3. Алмашлыклар: мин, без, син, сез, ул, алар, үз, бу.
  4. Урын, вакыт төшенчәсен белдерә торган сүзләр:көн, төн, ел, ара, ал, арт, эч, урта, ян.
  5. Табигать күренешләре: көн, җир, су, таш, ай, җил, яңгыр, кояш.
  6. Хайван, җәнлек, бөҗәк, кош-кортисемнәре: айгыр, аю, арыслан, балык, бүре, кош, үгез, тай, ат, ау, бөркет, елан, этһ.б.
  7. Үсемлекисемнәре: агач, каенһ. б.
  8. Предметның санын белдерә торганс үзләр; бер, ике, өч, дүрт, ун, егерме, утыз, кырык.
  9. Эш, хәрәкәт белдерә торган сүзләр: авыру, яту, тору, яшәү, йоклау, йөрү, килү.
  10. Предметның, күренешләрнең сыйфатларын, үзенчәлекләрен белдерүче сүзләр: ак, кара, ал, ач, әче, аз, күп, иске, мәңге, ялгыз, каты, сары, яшел, тере, олы.
  11. Тормыш-көнкүреш, ашау-эчү, хезмәт төшенчәләрен белдерә торган сүзләр: алтын, көмеш, тимер, тамга, он, аш, азык, ил.
  12. Абстракт төшенчәләрне белдерүче сүзләр: изгелек, көч, исәнлек, бәхет. Бу сүзләр бик борынгы заманнарда барлыкка килеп, төрки телләрнең күбесендә сакланып калганнар.

Татар телендә алынмалар.(Слайд 5)

Бер генә халык та аерым, изоляцияләнеп яши алмаган. Элегрәк башка кабиләләр белән аралашу, соңга таба төрле халыклар, дәүләтләр белән аралашу нәтиҗәсендә татар теленә теге яки бу телдән алынмалар килеп кергән.

Татар әдәби теленә көнчыгыш халыклары белән төрлечә тарихи бәйләнешләргә керү, аралашу җирлегендә һинд, кытай сүзләре (алма, әрдәнә, җиз, сан, тәңре, энҗе, түбән, чан, хан, чәй, җуа, дәү, юан, шан, чын, чирү, дию), монгол теленнән (чаган, нохта, дилбегә, нөкер) сүзләр үтеп керә һәм ныклап урнашып кала.

Татар телендәфин-угортелләреннәнкергәналынмалар да шактый. Мәсәлән, пилмән, бүкән, миләш, морж, поши. Шул ук вакытта инглиз, немец, француз, итальян, грек теленнән кергән алынмалар да телебезне баетып тора.

Татар телендә саны һәм активлыгы белән гарәп, фарсы һәм рус алынмалары аерылып тора. Рус алынмаларының  бер өлеше татар теле әйтелешенә буйсынган: салам, өстәл, бәрән, арыш. Кайберләре нәкъ рус телендәгечә әйтелә һәм языла: самолёт, учреждение; кайберләре татарча әйтелешкә җайланганнар: пальто – пәлтә, квартира- фатир.

Гарәп-фарсы алынмаларының тематик бүленеше. (Слайд 6)

-Дингә бәйле сүзләр: Алла, дин, Ходай, Коръән, намаз, шайтан, иман, мулла һ.б.

-Фән һәм мәгариф өлкәсенә караган сүзләр: гыйлем, фән, фәлсәфә, хисап, мөгаллим, мәдрәсә, дәфтәр һ.б.

-Әдәбият һәм мәдәният өлкәсенә караган сүзләр: әдип, нәшрият, мәдәният, мәдәни, мәкалә, әсәр, иҗат, шигырь һ.б.

-Иҗтимагый-сәяси төшенчәләрне белдерә торган сүзләр: җәмгыять, сәясәт, дәүләт, ватан, халык, рәис, сыйныф, имза һ.б.

-Көн исемнәре: шимбә, якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һ.б.

-Кеше исемнәре: Габдулла, Газизә, Әхмәт, Әминә, Хәсән һ.б.

-Кыйммәтле ташларны, казылма байлыкларны белдерүче сүзләр: алмаз, җәүһәр, якут, зөбәрҗәт һ.б.

Өстәмә мәгълүмат.   Гарәп-фарсы алынмаларының аермалы билгеләре.

(Слайд 7)

Гарәп теле билгеләре:

1) гарәп телендә [г], [п], [ч] тартыклары юк, боларга [җ], [б], [ш] тартыклары туры килә. Шуңа күрә бер үк мәгънәле сүзләр ике яңгырашта йөри: Гәүһәр – Җәүһәр.

2) сүз уртасында кистереп әйтү: тәэсир, мәсьәлә, тәкъдим.

3) сүз башында [р] тартыгы булган сүзләрнең күбесе: рөхсәт, рәхим.

4) – а/- ә, – ат/- әт, – ият исем кушымчалары ялганган сүзләр: әдәбият, сәясәт, рисалә, хорафат.

5) исем алдыннан мы-, мө-, мә-, тә-, кушымчалары килү: мәктәп, тәртип, мөселман, тәвәккәл.

6) – ый/-и сыйфат кушымчалары алган сүзләр: хәрби, сыйнфый, фәнни.

7) икеләтелгән тамырдан торган сүзләр: зилзилә, зәмзәм, дөлдөл.

Фарсы телебилгеләре: (Слайд 8)

1) – стан компоненты: Татарстан, Казахстан;

2) – дар компоненты: хәбәрдар, хөкемдар;

3) – гир компоненты: җиһангир;

4) – гәр компоненты: сәүдәгәр;

5) – кяр компоненты: фидакарь;

6) – намә (язу дигәнне аңлата) компоненты: рөхсәтнамә (лицензия);

7) – ханә (өй дигәнне аңлата) компоненты: даруханә;

8) на-алкушымчасы: нахак, надан, нарасый;

9) би – алкушымчасы: бихисап, биниһая, бимаза, бичара;

  1. Тема буенча биремнәрне башкару.(Слайд 9)
  2. Мисалллардан гарәп һәм фарсы телләреннән кергән берәмлекләрне табып күрсәтегез, аларның кулланылыш активлыгын билгеләгез.

    1) Монда хикмәт, мәгърифәт һәм гыйрфан, монда нур;

Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур. (Г.Тукай)

2) Кечкенә генә тәрәзәле караңгы гына мәчет үзенең сәләмә намазлыклары белән бик фәкыйрь төсле күренсә дә яшь мулланың сузып кына, яхшы гына кыяфәт белән имам булуы шактый күңелгә тулды. (Г.Исхакый).

  1. Бирелгән интернациональ сүзләрне төркемләгез, мәгънәләрен сүзлекләр ярдәмендә аңлатыгыз.(Слайд 10)

  Культура, эстетика, рецензия, рамазан, спикер, виртуаль, интервью, сауна, стресс, кризис, спонсор, имидж, йогурт, рейтинг, пейджер, орнамент, трамвай, пассаж,автономия, доллар, дзюдо, хаҗ, круиз, инсульт, тайфун, реклама, аренда, утопия.

3.Тест биремнәре ярдәмендә белемнәрне ныгыту. (Слайд 11)

1.Татар теленеңсүзлек составы …

А. Бертуктаусызүзгәрешкичерә.

Ә. Хәзерге көндә үзгәрми.

  1. Лексиканың төп өлешен …

А. Татартеленеңүзсүзләре тәшкил итә.

Ә. Алынмасүзләртәшкилитә.

  1. Дөньядагы башка телләраша татар теленә кергән сүзләрне…

А. Алынмалардипатыйлар.

Ә. Неологизмнардипатыйлар.

  1. Макарон, газета, фонтансүзләре татар теленә рус теле аша…

А. Немецтеленнәнкергән.

Ә. Итальян теленнән кергән.

  1. Футбол, рекорд, фильм, чемпион сүзләре татар теленә рус теле аша…

А. Инглиз теленнән кергән.

Ә. Француз теленнән кергән.

  1. Мәктәп, шигырь, китап сүзләре татар теленә кайсы тел аша кергәнен билгеләгез.

А. Гарәп теленнән кергән.

Б. Фарсы теленнән кергән.

III. Рефлексия, бәяләү.

Өй эше.(Слайд 12)

Бирелгән биремнәрнең берсен сайлап алып эшләргә:

  1. Төрки-татар сүзләре һәм алынмалар кулланып, 5 җөмлә уйлап языгыз.
  2. Төрки-татар сүзләре һәм алынмалар кергән 5 җөмләне әдәби әсәр яисә газета-журнал материалларыннан язып алырга, чыганагын һәм бит санын күрсәтергә.
  3. “Газиз дә син, кадерле дә, әй Туган җирем” темасына төрки-татар сүзләре һәм алынмалар кулланып, 10 җөмләдән дә ким булмаган бәйләнешле  хикәя язарга

Файлны күчереп алырга: https://cloud.mail.ru/public/he8W/hSdETHaHY

Шәрехләү