fbpx
21.08.2015

Алсу гөлләр


IMG_1815аIMG_5829IMG_5970

 

 

 

                                       Алсу гөлләр арасында.

Яңа Кенәр авылы төзек йортлары, киң урамнары белән матур. Өйләр чагу төсләргә буялган, каралган, бизәкле тәрәзә йөзлекләре әллә каян балкып, хуҗаларның уңганлыгын күрсәтеп тора. Авылда һәр йортта дип әйтерлек терлек һәм кош-корт асрау, шактыеның умартачылык белән шөгыльләнүе гадәти хәл. Болардан тыш, сөт җыю белән шөгыльләнүчеләрне,тимер-томыр җыючыларны, агач эшкәртүчеләрне,үз кибетләрен ачып сату итүчеләрне,мебель эшләүчеләрне һ.б. беләбез.Ләкин минем сүзем әлегә алар турында түгел, ә авылда чәчәк үстерергә яратучылар турында.Ни өченме? Чөнки без барыбыз да чәчәкләр яратабыз. Бакчаларыбызда нинди генә чәчәкләр үсми. Анда җәй буе, тирә-юньгә ямь биреп, розалар, кашкарыйлар, ап-ак ромашкалар, аллы-гөлле лаләләр, төрле төстәге лилияләр шаулап утыралар. Без аларга көн дә су сибәбез, чүп үләннәрдән арындырабыз, алар белән сөйләшеп йөрибез, чөнки чәчәкләр җанга тынычлык бирәләр, кәефебезне күтәрәләр. Чәчәкләр, тирә-якка ямь биреп, тормышыбызны бизәп торалар.
Үз куллары белән гөл-чәчәкләрдән матурлык тудыручы, кешеләргә сөенеч, яктылык, гүзәллек бүләк итүче кешенең күңеле дә явызлык, хөсетлектән азат буладыр. Чәчәкләр дөньяга башка күз белән карарга, ямансу вакытларда кәефне күтәрергә ярдәм итә. Алар күңелдә шатлык –сөенеч хисләре уятырга сәләтле.Юкка гына гафу сораучы гашыйк та, мәхәббәтен аңлатучы сөйгән яр да хисләрен гөл-чәчәкләр аша белдерми торганнардыр инде.
Соңгы елларда Яңа Кенәр авылында күз явын алырдай чәчәкләр үстерүче, йорт тирәсен гөлләргә күмеп, зәвык белән бизәүче чын хуҗалар арта бара. Мондый йорт яныннан һәркем аларга сокланып үтә,туктап шушы матурлык белән хозурланып тора . Мин үзем һәркөнне эшкә барып-кайтканда Алсуларның йорт каршындагы шаулап үскән чәчәкләргә карап,машинамның тизлеген киметәм. Без Алсу Нигъмәтҗанова белән бер мәктәптә эшлибез,бер урамда,өч йорт аркылы гына күршеләр булып торабыз.Нык хуҗалык белән зур йортта яшиләр алар.Алсу һәр иртәне ике сыерын сава,ике бозавын чыгарып бакча башларына арканлап куя.Дистәләгән тавык-чебеш,үрдәкләр асрый.Яшелчә,җиләк-җимеш үстерә.Тәлгәш-тәлгәш виноградлары өлгереп килә.Җиләктән,гөмбәдән кайтып керми. Үзенең ике баласы янына бер ятимә кызны сыендырып,аны тәрбияләп үстерә.Өченче югары белемен алу өчен читтән торып Мәскәүнең дизайнер-архитекторлар хәзерли торган институтында укый.Һәм шулар өстенә бөтен бакчасын,өй каршыларын күз явын алырлык итеп чәчәкләргә күмә.Аның чәчәкләре көн аралаш яңгыр явып торуга да карамастан,көннән-көн күзгә күренеп үсәләр,матураялар. Ә бит шушы матурлыкны булдыруы бик авыр һәм мәшәкатьле эш. Иң элек нәрсәне һәм ничек үстерәсен уйларга , аннан соң урынын әзерләп клумбалар ясарга, яшь үсентеләр үстерергә кирәк. Шуннан соң гына җиргә чыгарып утыртып, чәчәкләрне карыйсың бит әле. Аның өендә дә, бакчасында да тәртип һәм, әлбәттә, чәчәк түтәлләре дә бик матур ясалган. Карап торуы күңелле. Ә инде ишек алдындагы кечкенә сулыкта үрдәкләр “йөзүен” ,челәннәр төшеп “ял итүен” күргәч,бөтенләй тел шартлатасың.
Менә шулай иренмәгән кеше иренми икән ул.Мәктәп тирә-юнен чәчәкләргә күмүдә дә Алсу искиткеч тырышлык күрсәтә.Кыш азагында ук орлыклар чәчеп,тишелеп чыккан чәчәк үсентеләрен яшь баланы тәрбияләгәндәй карап үстерә.Аларны өч-дүрт тапкыр күчерә һәм май аенда һәрберсен чәчәклекләргә утыртып чыга.Авылда өйләнешүче парларның безнең мәктәп клумбалары янына килеп фотога төшүләре үзе генә дә чәчәклекләрнең һәркем күңеленә хуш килүе турында сөйли.
Матур итеп бизәлгән чәчәк бакчасы,өй каршысы – шул йортта яшәүчеләрнең визит карточкасы булып тора.Һәммәбез күмәкләшеп өй каршыларын ,тирә-ягыбызны, яшеллеккә күмеп, төзекләндерсәк нинди күңелле булыр иде. Бу эшкә зур теләк, фантазия һәм иҗади якын килгәндә кеше куллары әллә нинди могҗизалар тудырырга сәләтле.Ә инде хезмәт кешесенең шушы изге гамәлләрен җирле үзидарә оешмалары да күреп,хуплап,күтәреп алсалар авыл тормышы өчен нур өстенә нур булыр иде. Бергәләп матурлыйк авылларыбызны,һәркем сокланырлык гүзәллек тудырыйк.

Шәрехләү