fbpx
24.11.2018

Файдалы киңәшләрдән файдалан


файдалы киңәшләр

Төрлеләр

Каннарында холестерин күп булган кешеләргә әстерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә.
Аягыгызны көзән җыерганда, бер кулыгыз белән аяк бармакларыгызны тотыгыз һәм үзегезгә таба тартыгыз. Икенче кулыгыз белән аягыгызны тездән тубык сөягенә таба ышкыгыз.
Астма өянәге булганда куе каһвә ярдәм итә.
Әгәр яралансагыз, бер төймә стрептоцитны төегез дә аңа берничә тамчы йод тамызыгыз һәм ярага куегыз, ярагыз күз алдында төзәлер Анар(гранат)согы эчегез. Ул кан тамырларын һәм йөрәк мускулларын ныгыта,артерия басымын төшерә, канны чистарта, салкын тиюдән саклый.
Бик нервлансагыз, бер стакан кайнар диярлек сөткә чи йомырка сарысы туглагыз, бераз шикәр салыгыз һәм ашыкмыйча гына эчегез.
Теш сызлаганда авызыгызны кызыл чөгендер согы белән чайкагыз, сокны авызда мөмкин кадәр озаграк тотарга тырышыгыз.
Кан басымы югары булганда, көнгә 3 аш кашыгы бодай ашагыз(юып, пешермичә).
Тешләрегезне атнага ике тапкыр аш содасы һәм тоз катнашмасы белән чистартсагыз, агарып китәрләр.

Күзләр

• Күзегезгә чүп керсә берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара.

Күз төбегез күгәрсә, шул урынга тизрәк боз салынган пакет куегыз. Әгәр боз булмаса буш булмаган калай консерва банкасы да ярый.

Күздәге кызыллыкны бетерү өчен, йомылган күзләргә салкын кыяр телемнәре яки каты чәйдә, үлән төнәтмәләрендә (ромашка, бөтнек, шалфей яки юкә чәчәге) чылатылган мамык куегыз. Әлеге төнәтмә 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы үлән чималы салып әзерләнә.
Күз яшьләнүдән зәңгәр чәчәк (василек) төнәтмәсе булыша: 1 аш кашыгы чәчәккә 500мл кайнар су салып, 1 сәгать төнәтегез, суынгач сөзегез һәм күзгә компресс рәвешендә ябыгыз.
Төрле үләннәр катнашмасы да кулланырга мөмкин: 1 аш кашыгы ак әнисне 1 стакан суда 20 минут кайнатыгыз да, шуңа берәр балкашык бака яфрагы, зәңгәр чәчәк. Күз үләне( очанка) кушып, 12 сәгать төнәтегез һәм сөзегез. Көнгә 3 мәртәбә күзгә 3-4әр тамчы тамызыгыз. • Күз яшьләнгәндә, күзне көнгә 2-3 мәртәбә тары ярмасы кайнаткан су белән юу нәтиҗәле.

Чәч

• Чәч сына, коела башласа, чәч төбенә тоз ышкыгыз да, җылы су белән юып төшерегез. 5-6 тапкыр шулай эшләгез. Процедураны атнага 2-3 мәртәбә кабатларга кирәк. 2 атнадан чәчнең ныгыганын, сәламәтләнгәнен сизәрсез
• Ирен тиресе корып ярылса, көнгә берничә мәртәбә кыяр согы сөртегез. Йоклар алдыннан исә бал сөртегез. 15 минуттан юып төшергәч, туендыручы крем кулланыгыз. 1 чәй кашыгы эремчеккә шул ук күләмдәге кишер согы кушып болгату һәм 20 минутка иренгә сөртеп тору да зыян итми.
• Үзеңне ярты сәгатьтә тәртипкә китерү өчен, иң элек контраст душ керергә кирәк. Җылы су тәнне җылытса, салкыны барлык нерв күзәнәкләрен уята.
• Кәефне кара шоколад күтәрер. Аңарда бәхет гормоннары бар. Колакка массаж ясарга була. Аның өчен колакның йомшагын уарга кирәк.
• Күз төбендәге «түгәрәкләр»дән арынырга бәрәңге ярдәм итәр. Яшелчәне уыгычтан чыгарып күз кабагына куялар. Моның өчен пакетлы чәй файдаланырга мөмкин.
• Майланган чәчне 1:1 нисбәтендә су кушылган лимон согында чылатылган щетка белән тарасаң ялтырап тормас.

Тәмләткечләр

• Тәмләткечләр кушылган ризык исе озак саклана. Аны күпме ашаган булуга карап , тешләрегезне никадәр чистартсагыз да, авыздагы ис 24 сәгать буе сакланырга мөмкин. Шулай ук озак ашамый торганнан да авызда ис барлыкка килергә мөмкин. Авыздан килгән начар исне бетерү өчен петрушка, канәфер, әнеч кебек тәмләткечләр һәм үсемлекләр чәйнәү файда бирә. Әгәр авызыгыздан ис озак вакытлар килә икән – бу шикле сигнал, табибка мөрәҗәгать итегез, урт, ашказаны эчәк һәм кайбер башка авырулар булырга мөмкин.

Шәрехләү