fbpx
20.02.2021

“Икмәк – табын кояшы”. Дәрестән тыш чара. Коррекцион сыйныфлар


икмәк
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе тәрбиячесе  Галиева Минзилэ Гаптелхай  кызы. Тема: “Икмәк – табын кояшы”. Дәрестән тыш чара. (Коррекцион сыйныфлар өчен)

Максат. “Икмәк”, “Әти-әни” , “Туган җир” төшенчәләренең газизлегенә төшендерү. Икмәккә, игенче хезмәтенә хөрмәт; туган як табигатен сөяргә, кадерләргә, кешеләрен олыларга, ихтирам итәргә өйрәтү.

Җиһазлау.

“Туган ягым икмәге-тиңсез хәзинә” дигән ашлык һәм башаклар күргәзмәсе.

Класс сәгатенең барышы.

Тәрбияче. Кадерле балалар! Без бүген олы бәйрәмгә җыйналдык. Ул – Галиҗәнап икмәккә багышлана. Дәресебезне халкыбызның бер матур табышмагы белән башлыйбыз;

Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк.

Әчкелтем дә төчкелтем

Бар нәрсәдән дә өстен.

– Әйе, бу – икмәк. Кулымда хуш исле, күпереп пешкән, кадерле дә, мәртәбәле дә, олуг та булган Галиҗәнап түгәрәк Икмәк! Ул – тормыш падишаһы. Изге туган туфракта күкрәп үскән, батыр, горур ир-егетләребез урып-җыйган, мәрхәмәтле, булдыклы хатын-кызларыбыз-аналарыбыз куллары аша үтеп өстәлгә килгән Ипекәй! Нинди тәмле! Нинди туклыклы, бәрәкәтле син! Нинди генз ризыклар куелса да, синнән башка табынның яме дә, тәме дә юк. Ул тормышыбыз муллыгын, туклыкны раслый. Халкыбыз элен-электән икмәкне изге күргән. Аның турында күпме мәкальләр әйткән. Әйдәгез, шуларны искә төшерик әле.

Мәкальләр.

Арыш икмәге һәрнәрсәгә баш.

Арыш ипиенең көче күп.

Ашлык – ил байлыгы.

Ил куәте – икмәктә.

Ашлык – хуҗалыкның нигезе.

Тормышның нигезе – икмәктә.

Алтынны алдыңа алсаң, икмәкне йөрәккә кыс.

Икмәкнең кадере валчыгыннан башлана.

Акчасыз торып була, икмәксез торып булмый.

Тырыш кеше икмәк тапкан, ялкау ач калган.

Икмәк – табын кояшы.

Ипекәйгә тел тидермә – телең корыр.

Икмәк алтыннын кыйммәт.

-Кыргый икмәкне моннан 15 мең еллар элен табигатьтән иң элек хатыннар табып алалар,чөнки ирләр ауга йөргәннәр, кыргый хайваннарны тотканнар, үстергәннәр, ә хатыннар ашарга ярарлык төрле үләннәр, тамырлар җыйганнар. Шулай итеп, бодай, арпа, кукуруз кебек икмәк азыкларын алар табалар, алар шуларны игәргә ярарлык культура хәленә китереп, тормышка кертеп җибәрәләр.

Бу да бик гыйбрәтле факт: безне тудырган ана безгә икмәк табып бирүче дә икән әле. Элек-электән үк икмәкле йорт нурлы йорт саналган. Һәм шуңа күрә дә борынгы бабаларыбыз ризыкны алтын-көмештән, якут таштан, зөбәрҗәтләрдән һәм асылташлардан да өстен санап : “Алтын тавы башында утырып та ачка үлүең бар”-дигәннәр.

Тәрбияче. Балны-майны, әфлисун, мандаринны, җиләк-җимешне көн саен ашап кара әле. Бер көн, күп булса ике көн ашыйсың. Ә ипекәйне, бәрәңгене, сөтле чәйне көн саен ашап эчсәк тә, беркайчан да туйдырмый. Алар көн саен тәмле, кирәк. Ана кебек, Ватан кебек. Шулардан да татлы ризык, ләззәтле эчемлек бармыни дөньяда?

Икмәк турында шигырьләр.

Тәрбияче. Таң атып көн туды исә, безнең һәркайсыбыз ипи кирәгенә башлый. Аннан башка хәрәкәт тә, хезмәт тә юк. Ул – яшәү чыгынагы. Аңа багышлап күпме шигырьләр иҗат иткәннәр, күпме әкиятләр язганнар. Сезнең игътибарга “Алтын бөртекләр” әкиятен сәхнәләштерәбез.

Укучы. Әй ипекәй, ипекәй,

Шундый да тәмле булып,

Хуш исләр белән тулып,

Каян килдең син безгә?

Ипи. (1 укучы икмәк тотып баса.) Ярый, мин сөйлим сезгә

Үзем-хезмәт җимеше.

Үстерде мине кеше,

Исеме аның-игенче.

Укучы. Игенче, игенче, үзегезне күрикче.

Игенче. Әйе, мин ул- игенче,

Мин аны үстерүче.

Тик түгел үзем генә,

Ипекәйне үстерүдә ярдәм иттеләр миңа.

Җирне шәпләп сөрергә эшче трактор бирде.

Эшче. Мин-эшче. Әйе, игенче дуска мин дә ярдәмгә килдем.

Трактор җирне сөрде, мамык кебек иттерде.

Ак халатлы апалар бөртекләрне тикшерде.

Җир-Анага ярдәмгә ашламаларын бирде.

Җир-Ана. Мин- Җир-Ана бөртекне үз куенымда үстердем.

Җылыттым, туендырдым.

Кояш та аңа көч бирде, нурларга коендырды.

Кояш. Әйе, мин- Кояш, җәй буе игеннәргә су сиптем.

Алтынсу төс йөгерттем.

Ярдәм итте яңгыр да, шифасын бирде кырга.

Яңгыр. Мин – яңгыр, үз вакытында кичекми килеп җиттем.

Дөрес, нык ярдәм иттем.

Җил дә миңа булышты.

Җил.  Мин – җил, аларны сөеп, гел назлап, сыйпап истем.

Игеннәр һаман үсте.

Башакларны тулышты, гәрәбә кебек пеште.

Игенче. Нәкъ алтын кебек булды.

Кояш. Талгын җилдә тын гына дулкынланып утырды.

Эшче. Аннан комбайн килде.

Бөртекләрне түкми-чәчми, урып-җилгәреп бирңе.

Җил. Аннан игенче аны тегермәнгә төшерде.

Пешекче. Ә мин ипи пешердем.

Миннән кибетче алды, киштәгә тезеп салды.

Кибетче. Миннән сезгә килде ул.

Укучы. Менә нинди озын юл үткән икән ипекәй!

Инде белдем, рәхмәт сезгә, рәхмәт ихлас сүзегезгә.

Ипи- хезмәт җимеше, мин белермен икенче.

Рәхмәт сезгә уңган куллы абыйлар һәм апалар.

Уңган куллы кешеләргә ипекәй ашаталар.

Укытучы. Кадерле укучылар! Бүгенге кичәдә сезнең күңелләрегезгә изге бөртекләр салынды. Әгәр сезнең күңелләрдә шул бөртекне кабул итәрлек җирлек булса, ул шыта башлар, тамыр җибәрер, сабак чыгарыр, яфрак ярыр, чәчәк атар һәм җимешләрен бирер. Ә ул җимешләр исеме:

И- игелек

М- мәрхәмәт

А- акыл

Н- намус.

Иманлы булыгыз, балалар!

Җаны юк бит алтын-көмешләрнең,

Бөртекнең бит аның җаны бар.

Кояшкайның газиз баласы ул,

Җир-Ананың анда каны бар.

Гәрәбәдәй сары шул бөртектә

Аналарның бәхет-шатлыгы,

Сабыйларның шаян көлүләре

Игенченең намус аклыгы.

 

Шәрехләү