fbpx
23.12.2013

“Мәгариф”сез мәгърифәт


 Бу язма басылып чыкканда,”Мәгариф” журналы,бәлки,инде булмас та.Шулай итеп, 100 ел буе татар халкын аң-белемле итүгә бөтен көчен куеп эшләгән тагын бер татар басмасы тарих чүплегенә ташлана.Аңлашылмый торган хәлләр.Үзебезне үзебез юкка чыгара торган гамәлләр.Әллә инде махсус эшләнә,әллә ,дөрестән дә, акча җитми.Акча дигәннәренә ышанып бетеп булмый.Редакциясендә 50-60 кеше эшләсә ышаныр да идең,9 кешесе булган журналга ,ничек кенә ышандырырга тырышсалар да, акча юк ,дигәнгә ышанып булмый.Бер хоккейчының сыңар тимераягына түләрлек акча бит инде ул.Игътибар итсәгез,укытучыларның ничә буынына армый-талмый хезмәт иткән газета-журналларыбыз юкка чыга.Тавыш-тынсыз гына “Мәгърифәт” газетасын ябып куйдылар.Күпләгән укытучыларның яраткан һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданына әйләнгән газетасы иде ул.Аның урынына тагын да шәбрәк “Гаилә һәм мәктәп” журналы чыга башлаячак дип ышандырдылар.Беренче сүзләре һәм адымнары ук ялгыш булды бу “үзгәртеп коручыларның”.Газета берничек тә журналны алыштыра алмый.Алар икесе ике жанрдагы басмалар.Укытучы табибны алыштыра алмаган кебек  журнал газетаны алыштыра алмый.Матбугат,журналистика өлкәсендә эшләүчеләр авызыннан мондый сүзләр чыгу аларның чи наданлыгын күрсәтә.Әйе ,чыкты ул журнал.Әмма анда “Мәгърифәт”нең исе дә калмаган,чөнки бу басма укытучылар өчен түгел инде. Журнал үз урынына,ә газета үз урынына хезмәт итә.”Мәгариф” журналы урынына да икенче журнал чыга башлаячак дигән сүзләр йөри.Монысы кемгә комачаулады икән? Финанс хәле кыендыр,ләкин хәзер кемгә җиңел.Тиражы да шактый кимеде.Ләкин бик аз тиражлы халык укымый торган әйберләрне дә хөкүмәт акчасына чыгарып яталар бит.Татарстан хөкүмәте белән Мәгариф министрлыгына татар дөньясы өчен бердәнбер булган гыйльми-педагогик басманы саклап калу кыен эш булмас иде.Әгәр теләк булса…Теләк юк,ә бетерергә,юкка чыгарырга сылтау бар.Халык өчен чыга торган журналларны  үзгәртеп, гламур журналлар итеп чыгара башладылар.Җитәкчеләр өчен,байлар өчен дә журналлар кирәктер.Ләкин ни өчен аларны булган журналларны бетереп  чыгарырга?  “Мәгариф” урынына да Югары аттестацион комиссияле журнал чыга башлаячак,имеш.Редакциясе фән докторлары һәм галимнәрдән торачак дигән хәбәрләр йөри.Димәк,журналда фәнни язмалар гына басылачак.Тар бер төркем галимнәр өчен үзләренә махсус аерым журнал чыгарылса аларга да,укытучыларга да файдалырак булыр иде.Чөнки укытучыларга журналның методик яктан кулланырдай булуы кирәк.Моңа кадәр ул шушы изге бурычны үтәп килде.Төрле фәннәр буенча иң алдынгы укытучыларның күпме эш тәҗрибәсе таратылды анда.Күпме укытучы үзенең педагогик-методик осталыгын үстерү өчен файдалы материал тапты.

 Мин “Мәгариф”не үземне белә башлаганнан бирле беләм.Чөнки әти белән әни укытучылар булгач,безнең гаиләне бу журналдан башка күз алдына китереп булмый иде.Журналның соңгы битендә язучылар турында календарь сымак кечкенә генә белешмә чыгып килә иде.Мин университетка укырга керергә хәзерләнгәндә йөзләгән журналдан  кисеп алып,үземә истә калдыру өчен шулардан китапчык эшләгәнем хәтердә.Әдәби әсәрләрне анализлаган бик яхшы язмалар да укып була иде анда. Инде үзем укытучы булып эшли башлагач,журнал белән дуслык тагын да ныгыды.Эш тәҗрибәм белән уртаклашып,мәкаләләр бирә башладым.Соңгы ун елда дистәдән артык мәкаләм басылып чыкты.2008нче елда журнал мине ”Иң яхшы мәкалә авторы” дигән Диплом белән бүләкләде.Минем шикелле тагын йөзләгән,меңләгән укытучы шулай мәкаләләр бастырып,үз фәнен укыту буенча татар

мәгарифен үстерүгә өлешен кертте.Нинди начар ягы булдымы моның? Берәр төрле класстан тыш чара үткәрәсе я ачык дәресләр күрсәтәсе булса,педсоветта чыгышлар ясыйсы булса иң элек шушы “Мәгариф”кә килеп ябыша иде укытучы.Чын мәгънәсендә халыкчан, һәр укытучының  өстәлендә ята торган журнал булды ул.

 “Мәгариф”нең бетүе журналның бетүе генә түгел,ул татар мәгарифен дә бетерү дигән сүз.Моннан соң укытучылар үзләренә кирәкле дәрес үрнәкләрен,файдалы киңәшләрне,алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәләрен,дәреслек авторларының язмаларын кайдан эзләп табачак? Ул чыга башлаган яңа журналда боларның әһеле дә булмаячак.Өстәвенә әле ул урысча булачак.Чөнки гыйльми хезмәтләр нигездә урысча языла,шулай булса гына ул дәрәҗәле һәм киң аудиторияле була.Шулай итеп,татар телен бетерүгә таба яңа зур адым,әшәке адым ясала.Республикадагы татар теле укытучыларының фәнни-методик яктан төп аралашу мәйданчыгы иде журнал.Педагогик тәҗрибәне таратуның бүтән урыны юк.Татар теле укытучылары үз язмаларын беркайда да бастыра алмаячаклар.Ә ничек итеп алар үзләренен һөнәри осталыкларын күтәрергә тиеш булачак? Аттестация үткәндә берәр җирдә басылган мәкаләң булуы шарт.Рус телендә һәр фән буенча дистәләгән журнал бар,әйтик физика,математика укытучылары язмаларын шул басмаларда да бастырырга мөмкиннәр.Татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча республика укытучыларына бүтән беркайда да мәкалә бастыру мөмкинлеге калмый. “Башкортстан укытучысы”на баш иеп барырбыз микәнни инде?Аларның журналларын бетерергә уйлаган кеше юк, мәгариф министрлыклары канаты астында рәхәтләнеп чыгып килә.Әллә Сингапурга ук китәрбез микән? Безгә бит үзебезнең гореф-гадәтләргә,үзебезнең халык педагогикасына нигезләнеп укыту барыбер кирәк түгел, адым саен Сингапурча укытабыз дип шар ярабыз. Күрә торып  татар теленә балта чабу димичә,нәрсә дисең моны,я?

                   Фәрит Вафин

       Арча районы Яңа Кенәр интернат-мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Tags:

Шәрехләү