fbpx
14.09.2019

Кошлар безнең дусларыбыз.Дәрестән тыш чара. Уен-викторина


 кошлар

“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең биология укытучысы Файзрахманова Ленара Ильбик кызы. Уен- викторина ”Кошлар безнең дусларыбыз”.

Максат: 1.Кошлар турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү.

2.Балаларның сөйләм телен үстерү һәм коррекцияләү.

3)Кошларга мәхәббәт, игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: ”Кошлар-безнең дусларыбыз”, ”Кошларны саклагыз!”, ”Исәнмесез,канатлы дусларыбыз” дигән плакатлар, кош оясы макеты, кош рәсемнәре, кошлар тавышы.

Актуальләштерү. (кошлар тавышы)

Алып баручы: Җәелә бөре, сибелә хуш ис, сайрый кошлар.

Сузыла ал таң, бүлмәләрдә нур уйнатып.

Алтын җирнең, кояшлы саф язы – дуслар

Күңелләрдә яңа хис һәм җыр уятып.

Җыр:”Яз җыры”

Алып баручы: Без бүген кошларга багышланган бәйге-КВН үткәрәбез. Ике команда көч сынашачак. Без кошларны бик яратабыз. Алар табигатькә, кешегә бик зур файда китерәләр. Шуңа күрә без кошларны сакларга, аларга ярдәм итәргә тиешбез. Хәзер КВН ны башлыйбыз һәм командаларга сүзне бирәбез.

Сәламләү. 1 нче команда – ”Сыерчык”

                   2 нче команда – ”Карлыгач”.

1нче бирем: Тапкырлар бәйгесе. Командалар табышмаклар әйтешә.

1.Башы тарак, койрыгы урак,

   Кычкыртып быргысын, уята барысын. (Әтәч)

2.Үзе озын,чабуы кыска. (Торна)

3.Соскы борын-бакылдык, күп сөйләшә такылдык.(Үрдәк)

  1. Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

  1. Төнлә очарга ярата

Көндез очмый, йокларга ята. (Ябалак)

6.Үзе йомырка басмый,баласын да бакмый.(Күке)

2 нче бирем: ”Кайсы кош икәнен билгелә” уены.  Алып баручы кошлар тормышы турында җөмләләр укый. Уенда катнашучылар кайсы кош турында сүз барганлыгын ачыклыйлар.

1) Кошның корсак асты һәм баш арты кып-кызыл. Кара канатлары аркылыга берничә рәт ак сызыклар белән бизәлгән. Ул озынча кара койрыгын кәүсәгә тери дә томшыгы белән җиргә кечкенә каера кисәкләре очыра,агачтан корт эзли. Урман докторы диләр аның турында.(Тукран)

2) Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар, оялары-тәрәзә башында, йорт кырыенда, ташландык сыерчык оясында, абзарда, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгыра. Җиләк-бимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үлән орлыклары белән туклана.(Чыпчык)

3 нче бирем: Капитаннарга биремнәр (вакытка). Төрлечә киселгән фигуралардан кош рәсеме төзү.

4 нче бирем: ”Кем күбрәк ”уены.  Кош исемнәрен язарга.

Җыр.”Сыерчык җыры”

5 нче бирем: ”Әйтеп бетер” уены.

а) Бар нәрсә йокыга талгач, бакчалар тынып калгач

   Куактан куакка кунып,сайрый сары……….(сандугач)

б) Арыш кыры белән бу кош,аерылмас дус бугай.

Башаклар җырга кушыла,сайрап җибәрсә………..(тургай)

6 нчы бирем: Ике укучы күзләрен бәйләп кош рәсемен ясыйлар. (Шул арада ”Очты-очты” уены уйнала).

7 нче бирем: Сынамышлар әйтешү.

 -Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылыта.

 -Чыпчыклар кыш көне җыелышып бер урында чыркылдашсалар, җылы булып кар явар.

 – Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

 – Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

– Әгәр торналар берәм-берәм килсәләр, җәй яхшы булыр.

 – Әгәр тәкәрлек белән бытбылдык биек җиргә оя ясаса, җәй яңгырлы булачак.

– Карлыгач килгәч борчак чәчәргә кирәк.

– Торна кар барында килсә, тары, борчак уңар.

– Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килер.

 – Кыр казлары киткәндә түбәннән очса, кар тиз булыр.

 – Көз көне кошлар түбән очса – кыш салкын, югары очса – кыш җылы килә.

 – Карлыгач кышларга иртә китсә, кыш суык, озак булыр.

8 нче бирем: Буталган хат уку.

бәр

без

ер

 

кил                                                               гән

чык

сы

тан

хә                гә

 

 

дән                     гән

              та                                                                                  быз

                                                                       те                           гез

                                                                            кө

             тиз

                                       кай                        ди

Татарча бию.

Йомгаклау.Жюрига сүз бирелә.Бүләкләр тапшырыла. 

Бер шәрехләү “Кошлар безнең дусларыбыз.Дәрестән тыш чара. Уен-викторина”

  1. нурсия Says:

    Бик бай кичэ

Шәрехләү