fbpx
11.04.2012

Татарстанда Ислам.(хроника)


      Ислам динен өйрәнү Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең пәйгамбәрлек миссиясе тәмамланганнан соң ук киң тарала башлый, һәм Гадел хәлифләр вакытында ук инде мөселман дәүләте Африканың төньягыннан Үзәк Азиягә кадәр булган гаять зур җирләргә тарала. Омеяд хәлифләре вакытында Исламны Кавказ арты һәм Урта Азия халыклары кабул итә, ә аннан соң әлеге дин әкренләп Рәсәй буйлап тарала башлый, шул исәптән хәзерге Татарстан территориясендә дә.

Безнең эраның VII гасыр ахыры – VIII гасыр башында Хәлифәт белән Хәзәр кагантлары арасында даими рәвештә сугышлар булып торган. Мөселман сугышчылары, Хәзәр каганын (патшасын) эзәрлекләп, Урта Идел буе җирләренә кадәр җиткәннәр. Моңа дәлил булып, татар халкының истәлекләре, Болгар шәһәрендә ике сәхәбәнең – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең фикердәшләренең – каберләре тора. 737 нче елда Хәзәр каганаты рәсми рәвештә Исламны кабул итә. Болгар дәүләте ул вакытта Хәзәрнең бер өлеше була. 992 нче елда, Ибн Фадлан, Багдад хәлифе Әл-Мөхтәдир илчелегенең сәркатибе, әйтүенчә, Ислам динен дәүләт дине буларак Идел буе Болгар дәүләте кабул итә. Шулай итеп, Татарстанда 1400 ел элек башланган Ислам динен кабул итү тәмамлана.

Идел буе Болгар дәүләте, Ислам динен кабул итү белән, югары үсеш чорын кичерә һәм алдынгы Европа дәүләтенә әверелә. Данлыклы болгар мөселман галимнәренең исемнәре тарих, медицина һәм ислам юриспруденциясе өлкәләрендә киң билгеле.

XIII нче гасырда мөселман дөньясы монгол һөҗүменә дучар була, әлеге һәлакәт Болгар дәүләтен дә читләтеп үтми. Күп гасырлар буена тупланган сәнгать истәлекләре юкка чыгарыла. Болгар дәүләте Алтын Урданың бер өлешенә әверелә, бу очракта иңде Алтын Урданы исламлаштыруда мөһим рольне мөселман дини әһелләре уйный. Алтын Урданың һәм аннан соң булган ханлыкларның дини тормышында үзенчәлекле рольне сәетләр, ягъни Ислам Пәйгамбәренең токымнары башкара. Алар мөселман иерархиясенең җитәкче урыннарын билиләр.

Казан ханлыгының дәүләтчелеге җимерелгәч, Ислам тыелган һәм эзәрлекләнүче дингә әверелә. Йөзләгән мәчетләр җимерелә, гасырлар буена таш биналар төзү гадәтләре югала. Мәчетләр һәм мәдрәсәләр ташландык агач йортларда урын ала. Ислам дине йолаларын туплау һәм саклауда суфийлар төркеменнән Тарикат Накшбандийаның роле зур. Татар ишаннарының дини батырлыгы халыкны көчләп христианлаштырудан коткарып кала. Мөселманнарның үз дини хокуклары өчен көрәшү нәтиҗәсе булып Оренбур һәм Уфа шәһәрләрендә 1789 нчы елда төзелгән Мөселман Диния нәзарәте тора.

XVIII гасыр ахырыннан әкренләп Курсави, Мәрҗани исемнәре белән бәйләнгән үсеш чоры башлана.

Татар дини укымышлылары әкренләп бөтен мөселман илендә яңарылыш мәсьәләләрен күтәреп чыктылар. Бу үз чиратында җәдитчелек хәрәкәте тууга китерде. Татарларның җәдитчелек галимнәре Ризаэтдин Фәхретдин, Галимҗан Баруди һәм Зәйнулла Рәсүли катнашында укытуда яңа ысуллар кулланучы мәдрәсәләр – Казан шәһәрендә “Мөхәммәдия”, Уфада “Галия”, Оренбурда “Хөсәения” һәм Троицк каласында “Рәсүлия” ачыла. Алар тора-бара биргән белемнәренең сыйфаты һәм киңкырлылыгы ягыннан университет белән тиңләшәләр. Әлеге уку йортларында дин әһелләре әзерләнә, алар исә Казанны мөселман сәнгатенең, көнчыгыш илләренең укыту үзәгенә һәм гарәб китап бастыру үзәгенә әйләндерүдә зур роль уйныйлар.

Патша Рәсәендә мөфтиләр дәүләт хакимияте тарафыннан билгеләнә. Февраль революциясе беренче тапкыр мөселман руханилары җыелышында мөфтине ирекле сайларга мөмкинлек бирә. Беренче мөфти итеп Галимҗан Баруди – Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең ректоры – сайлана. Ул 1921 нче елда Идел буе төбәгендәге ачлыктан интегүчеләргә ярдәм оештырып йөргәндә вафат була.

Чираттагы мөфти итеп Оренбур каласында чыгып килүче “Шура” журналының мөхәррире булган Ризаэтдин Фәхретдин билгеләнә. Әлеге елларда күпләп дин әһелләрен репрессияләү башлана, 14500 мәчетнең барысы да диярлек ябыла. 80 нче елларга Рәсәй буйлап нибарысы 90 мәчет эшли, Казанда исә бер генә мәчет – “Әл-Мәрҗани” генә кала.

Үзгәртеп кору башлану белән иске мәчетләрне торгызу һәм яңаларын төзү башлана. 10 ел эчендә Татарстандагы мәчетләр саны меңнән артып китә. 1992 нче елдан бирле Мөселманнарның Диния нәзарәте эшләп килә.

1998 нче елда Рәсәй Ислам университеты ачыла, өстәвенә, 3 югары һәм 10 нан артык урта белем бирүче, дингә хезмәт итүчеләрне әзерләүче мәдрәсәләр ачыла.

Казан мөселман үзәгенең гореф-гадәтләрен кайтара. Хәзерге вакытта дини нәшриятлар эшли, күпсанлы газеталар һәм журналлар дөнья күрә. 1998 нче елда Татарстан Җөмһүриятенең мөфтие итеп Госман хәзрәт Исхакый сайлана.

 Госман хәзрәт Исхакый Татарстан Диния нәзарәтенә дүртенче тапкыр рәттән мөфти итеп 2010 елның февралендә узган корылтайда сайланган иде. Әлеге корылтайда Шәймиев ачык итеп, “чит агымда торучы имамнарга безнең арада урын юк”, дип әйткән иде. Әмма Госман Исхакый турында татарларга хас булмаган ят агымда тора дигән фаразлар йөрде. Норлатта булган каршылыктан соң Исхакыйга ябырылучылар тагын да күбәйде.

    2012нче елның 12нче гыйнварында Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте пленумында Госман хәзрәт Исхакый мөфти вазыйфасыннан вакытыннан алда китүен белдерде.
Низамнамә нигезендә, аның урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз мөфти вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.

(Дәвамы алдагы көннәрдә)

     “Кол Шәриф” мәчете моңа кадәр Татарстан Диния нәзарәтенә буйсынмаган. Ләкин 2012 елның 2 апрелендә өчьяклы килешү төзелде, һәм хәзер мәчет вәкаләтләре “Казан Кирмәне” дәүләт музей-тыюлыгы, Татарстан Диния нәзарәте һәм “Казан Кирмәне” фондына бүленде.Әлеге хәлдән соң – 3 апрельдә Татарстан мөфтие Илдус Фәиз үзен “Кол Шәриф” мәчете имамы итеп билгеләү боерыгына кул куйды. Әлеге боерык нигезендә шулай ук мәчет эшчәнлеге ике ай эчендә Татарстан Диния нәзарәте уставына туры китерелергә тиеш.
Әйтик, бүгеннән башлап “Кол Шәриф”тә никахлар укыту тыелган. Мәчеттә имамнар булып эшләүче Рөстәм хәзрәт Бәкиров белән Рөстәм хәзрәт Зиннуров исә вазифаларыннан азат ителә. Рамил Юныс дини йолалар башкаручы булып билгеләнә, ә төбәкара казый Сөләйман Зарипов мәчетнең казые булып эшли башлый. Кыскасы, Фәиз – имам-хатыйб, ә Юныс белән Зарипов – аның урынбасарлары.

​Рамил Юныс үзе “Азатлык” радиосына юристларның хәзер бу боерыкның нигезлеме-нигезсезме икәнен тикшерүен әйтте.
“Килешү нигезендә мөфтиятнең имамны куярга вәкаләтләре артты. Мөфтият хәзер имамнарны эшеннән азат итә ала”, диде ул.
Шул ук вакытта Рамил хәзрәт элеккечә “Казан Кирмәне” хезмәткәре булып санала.Ул боерыкның “боерык белән таныш” дигән өлешендә кул куюдан баш тарткан. Юныс “Кол Шәриф” мәчете моңа кадәр ничек эшләгән, алга таба эшен шулай ук дәвам итәчәк, дигән.
Аның адвокаты, Мәскәү адвокатлар коллегиясе әгъзасы Марат Хафизов боерык хокукый көчкә ия түгел дип саный. “Без бу боерыкны кире кагуыбызны белдереп мөфтигә хәбәр кәгазен юллаячакбыз” дип белдерде ул.

Җомга намазы алдыннан Кол Шәрифкә җыелган халык мәчетнең баш имамы итеп Рамил хәзрәт Юнысны сайлады, үзен-үзе баш имам итеп билгеләгән мөфти Илдус Фәизне кире какты. Татарстанның беренче мөфтие Габдулла Галиуллин тәкъдиме белән,мәчетнең ике катын да тутырган халык бертавыштан Рамил Юнысны баш итеп сайлады.

Сишәмбе көнне мөфти Илдус Фәиз Кол Шәрифтә үзен баш имам, Рамил Юныс белән Сөләйман Зариповны имам итеп билгеләде. Ләкин моңа халык риза булмыйча, 3 апрель көнне Кол Шәрифкә җыелды, Рамил Юнысны имамлыктан алган очракта, баррикадалар оештыру белән янады. Шуннан соң хакимият халыкка каршы бармаска булды. Нәтиҗәдә, җомга намазына кадәр мөфти Кол Шәриф имамы итеп үзен һәм Юнысны гына атады. Шул рәвешле Сөләйман Зарипов эше хәл ителде. Шулай да халык мөфтинең баш имам булуына каршы чыгып, кул күтәреп, Рамил Юнысны имам итеп сайлады.

Хәзер сүздә Рамил Юныс Кол Шәриф имамы саналса да, моны беркетмә белән рәсмиләштерергә кирәк булачак. Ә мәхәллә җыены беркетмәсен Татарстан мөфтие Илдус Фәиз расларга тиеш булачак. – Мәсьәлә уңай чишелде. Мин имамлыкта калам. Мөфти Илдус Фәиз баш имам булачак. Ул теләгән вакытта намазын укыта, җомга алып бара алачак. Әмма бүгенге әйтелгән сүзләр ул егетләрчә сөйләшү булды. Бернинди әмер дә әлегә юк. Мин уйлыйм, мөселманнар әйткән сүзен кире кага алмый һәм якын арада документаль яктан бар да сүздә әйтелгәнчә булыр, — дип белдерде Рамил Юныс Кол Шәриф мәчетендә җыелган халыкка.

Кол Шәриф мәчетендә, билгеле булганча,килеп туган җәнҗал уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рамил хәзрәт Юныс белән очрашкан. Очрашуда Президент Юнысовка баш имам эшен дәвам итәргә кушкан. Ләкин җомга алдыннан мөфти үзен баш имам итеп белдерде. Шул рәвешле, Президент аппараты белән мөфтият аерым сәясәт алып бара булып чыга. Дин эшләре идарәсе башлыгы Марат Гатинның да мөфти сәясәте белән килешмәве билгеле. Ләкин әлегә мөфти Илдус Фәиз автоном сәясәт алып барып, дәрәҗәле имамнарны төшереп, Татарстанда фетнә чыгаруын дәвам итә.

Шул уңайдан, элекке мөфти Габдулла Галиуллин халыкка мөфтинең вакытыннан алдан китәргә тиешлеге турында мөрәҗәгать укыды. Җыелган халык әлеге фикерне хуплап, кул күтәрде.

Шул рәвешле, мәхәллә халкы Рамил Юнысны Кол Шәриф имамы итеп саклап калды, мөфти Илдус Фәиз исә бераз чигенергә мәҗбүр булды. Ләкин эш моның белән генә бетми. Мөфтинең җыен беркетмәсен раславын, халык фикерен ничек кабул итүен көтәргә кирәк. Ләкин әлегә шунысы билгеле: Татарстанда махсус фетнә чыгару бара.13.04.2012 .
Татарстанның элеккеге мөфтие Госман Исхакый Кувейтка дәүләт эшлеклесе булып китә .
Татарстанның элеккеге мөфтие Госман Исхакый Кувейт дәүләтенең диннәр эшләре буенча министр киңәшчесе итеп билгеләнгән. 

Tags:

Шәрехләү