fbpx
26.04.2021

Габдулла Тукай әкиятләренә күләмле китап ясау. Проект эше.


габдулла
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Варина Тәзкирә Рифкать кызы. Тема: Габдулла Тукай әкиятләренә күләмле китап ясау. Проект эше.

Эшне башкаручы: Зарипова Илзирә Айрат кызы, Актаныш муниципаль районы Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе, 4 нче сыйныф укучысы.

Фәнни җитәкче: Варина Тәзкирә Рифкать кызы, Актаныш муниципаль районы Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе, башлангыч сыйныфлар укытучысы

Проект темасы: «Габдулла Тукай әкиятләренә күләмле китап»

Максат: Габдулла Тукай әкиятләрен күләмле китап рәвешендә күрсәтү.  Шуның нигезендә  Г.Тукай  әсәрләренә кызыксыну уяту.

Бурычлар: 1. Г.Тукайның  “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”   әкиятләрен укып чыгу.

  1. Күләмле китаплар өчен материал туплау.
  2. Тупланган материалдан  күләмле китаплар ясау.

Проектның төре: информацион-практик, иҗади юнәлешле.

Проектның  актуальлеге:  Бүгенгесе  көнне  Г.Тукай әкиятләренә күләмле  китапларның  булмавы.

Өйрәнү объекты һәм предметы: Күләмле китап.

Көтелгән нәтиҗәләр:Татар телендә күләмле китапларның басыла, чыгарыла башлавын.

Проектның этаплары:

  1. Әзерлек этабы:

– Проектның максатларын һәм бурычларын билгеләү.

– Г.Тукайның  “Су анасы”, “Шүрәле” , “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен  китапханәдән алу һәм  укып чыгу.

– Интернет челтәреннән  Г.Тукайның  “Су анасы”, “Шүрәле” , “Кәҗә белән сарык” әкиятләренә эшләнгән  мультфильмнарны  карау, әкиятләргә эшләнгән язмаларны дисклардан тыңлау.

-Проектны тормышка ашыру буенча кирәкле шартлар тудыру.

  1. Төп этап (практик):

-Г. Тукай иҗатындагы “Су анасы”, “Шүрәле” , “Кәҗә белән сарык” әкиятләренә күләмле китап  эшләү өчен кирәкле шартлар булдыру.

– Г. Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле” , “Кәҗә белән сарык” әкиятләренә күләмле китап  эшләү .

  1. Йомгаклау этабы:

– китапханәдә Г.Тукайга карата оештырылган күргәзмәдә күләмле китапларны тәкъдим итү.

  1. 4. Гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау.
  2. Кереш.

Нәрсә  ул китап?

Кита́п — нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма (элек – шулай ук кулъязма, хәзерге заманда шулай ук электрон) әсәр. Китап — ул  иң акыллы киңәшчеләрнең берсе.

Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. «Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре», — ди К. Насыйри. Кем укымый, шул бернәрсә турында да уйламый. Белем алуның иң яхшы юлы — уку. Китап — белем чишмәсе. Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар.  Әйе, китап турында нинди генә мәкаль – әйтемнәр юк. Аларның күбесе безне китап укырга өнди.

    Әмма дә ләкин бүгенге көндә без бик күп мәгълүматны   интернет аша табабыз. Шулай ук китапларны да. Әйе, алар электрон китаплар булып

интернет челтәрендә бирелә. Хәтта дисклар булып та чыгалар. Кайбер әкият – хикәяләргә  мультфильмнар да төшерәләр. Без аларны карыйбыз, ләкин кулга тотып карый алмыйбыз.

    Электрон китап  ул компьютерда  җыелган гади текст, яки гадәти китапның скан-күчермәсе, яки махсус программалар ярдәмендә ясалган файллар җыелмасы.

    Бүгенгесе көндә сату нокталарында русча әкиятләргә күләмле китаплар бар. Нәрсә соң ул күләмле китап?

     Күләмле китап – ул  берничә планлы пейзажлы яки портретлы битләрнең уртасында кисем булып, шул кисемнәргә урнаштырылган персонажлар җыелмасы.

    Ләкин, кызганычка каршы, бүгенгесе көндә сату нокталарында , татарча күләмле китапларны табып булмый.

     Нишләргә?

  1. Төп өлеш.

      Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның әкиятләренә күләмле китаплар ясап, иптәшләремә таратырга уйладым. Иң элек мәктәп китапханәсеннән Г.Тукайның кечкенә вакытта әнием дә укып  үскән,төсле рәсемле “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”  әкиятләрен  алып укып чыктым.

      Копьютер аша интернеттан Г.Тукай әкиятләренә  мультфильмнар да карадым.“Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”  әкиятләренең өчесенә дә бик матур мультфильмнар төшерелгән. Шулай ук дискларда чыккан әкиятләрне тыңлап, аларны китапханәдән алып укыганнары белән чагыштырдым. Алар арасында күңелемә иң ошаганы “Кәҗә белән сарык” әкияте булды.

     Җитәкчем Тәзкирә Рифкатовна  Г.Тукай әкиятләренә күләмле китаплар эшләүдә ярдәм итте.

  1. Беренче эш итеп, әкиятләргә карата сурәтләр (иллюстрацияләр) тупланды.
  2. А 4 битләре тигез итеп урталай бөкләнде.
  3. Төсле принтердан әкиятләргә карата сурәтләр чыгарылды.
  4. Бөкләнгән һәр битнең яртысына билгеле бер тәртиптә, әкият эчтәлеге буенчатөсле сурәтләр (иллюстрацияләр) урнаштырылды.
  5. Әзерләнгән битләрдә кисемнәр ясап, әкият персонажларынурнаштыру өчен урыннар булдырылды.
  6. Персонажларны урнаштыру өчен кисемгә кәгазьдән тасма беркетелде.
  7. Тасмаларга әкият персонажлары урнаштырылды.
  8. Бөкләнгән битнең икенче яртысына сурәтләргә, персонажларга туры килгәнтекст компьютерда җыелды, принтердан чыгарылды, кисеп алып

ябыштырылды.

  1. Тупланган материал бер эзлеклелектә урнаштырылып, битләрне теркәлде, беркетелде.
  2. Барлыкка килгән китапка тышлык ясалды.
  3. Китап әзер. Укырга ярый.
  4. Йомгаклау.

    Ясалган күләмле китаплар  Г.Тукайга багышланган  күргәзмәгә куелды.

Иптәшләрем күләмле китапларны кызыксынып укыды. Алар да күләмле китаплар ясарга өйрәнделәр.

  1. Нәтиҗә.

     Бу проектны  эшләү дәвамында шундый нәтиҗәгә киленде: дисклы  әкиятләргә, әкиятләргә эшләнгән мультфильмнарга караганда күләмле китаплар аеруча да кызыклы. Беренче урынга күләмле китапны куяр идем.

3 нче урын – әкиятләргә мультфильмнар

2 нче урын – әкиятләргә дисклар

1 нче урын – әкиятләргә күләмле китаплар

     Кече яшьтән үк әкият китаплары  иң якын дустым булдылар. Әкият китаплары миңа бик көчле тәэсир итәләр. Бу могҗиза түгелмени? Күпчелек дусларым китап укымыйлар. Алар бит үзләренең тормышларын ярлыландыралар. Минем уйлавымча, күбрәк укыган саен, тирә – ягыңдагы бик күп нәрсәгә тирәнрәк төшенәсең.

    Китаплар  яхшы эшләргә канатландыралар, кешеләргә карата дөрес мөнәсәбәт тәрбиялиләр.

Китап – киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны. 

  1. Кулланылган әдәбият.
  2. Г. Тукай “ Шүрәле”. К, Тат. Кит. Нәшр., 2009.
  3. Г. Тукай. “ Кәҗә белән сарык” әкияте. К., Тат. Кит. Нәшр., 2001.
  4. Г. Тукай. Әкиятләр. К., 2011.
  5. Интернет ресурслары.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

Шәрехләү