fbpx
15.06.2017

Гаилә-бәхет ачкычы. Зурлар төркемендә әти-әниләр бәйгесе


Гаилә-бәхет ачкычы

Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе гомуми үсеш төрендәге 3 нче «Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Калимуллина Флүзә Риф кызы. Тема: Гаилә – бәхет ачкычы (зурлар төркемендә әти-әниләр бәйгесе)” Сайтка яңартып куелды.28.10.2019

Максат: Гаиләләрне бергә туплау. Ата-аналар белән балаларның бердәмлеккә омтылу теләген ныныту, дус-тату төркем туплау.

1.Кереш өлеш. -Хәерле кич, хөрмәтле әти- әниләр, килгән канаклар, җюри әгъзалары! Бер күрешү-үзе бер гөмер, -дип Бабайлар бит юкка әйтмәгән. Бер очрашып, серләр белешү Бу гадәтләр әле бетмәгән.

2.Төп өлеш. -Һәр баланың семьясы бар. Анда аны яраталар, аның турында кайгырталар. Гаилә – дәүләтнең нигезе диләр. Ул нык булса, дәүләт тә нык була.Кешегә һәрвакыт пар канат,кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак кирәк..Ул почмак- гаилә учагы.Бәхетле гаиләләргә карап без сокланабыз, үрнәк алырга тырышабыз. Гаилә кеше тормышында иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Бүген без зурлар төркеме әти- әниләре белән үзенчәлекле ярыш- бәйгегә җыелдык.

I тур. “Нәрсә ул гаилә” Ул… Ике командага ватман,фломастер бирәбез. Һәрбер команда гаиләне ничек тасвирлавын ватманда рәсем белән күрсәтә.

II тур   Туган авыл тарихы. 1.”Сарман” исеме нәрсә аңлата?(Сарман бабай исеме белән бәйле). 2.Сарман авылы ничәнче елда төзелгән?(1737) 3.Сарманнан чыккын шәхесләрне санагыз(А.Гыйләҗев,Х.Хәйруллин…) 4.Безнең район нәрсә белән шөгыльләнә?(Игенчелек, терлекчелек,нефть…)

III тур Мәкальләр әйтәбез.”Ахырын әйтеп бетер!” Гаилә – гомер…(чишмәсе) Атасы кем-…(улы шул)

IV тур Әтиләр акчаны эшләп таба, ә менә аны санау- безнең эш. Без, әниләр , акчаны саный беләбез микән?Акча саный-саный, сорауларга җавап бирик. -Балаң кайсы төркемгә йөри? -Аңа ничә яшь ?…

V тур Рәсем буенча әнгәмә, анализ.

3 Йомгаклау. Бу дөньяда ничек яшәсең дә Агымсудай вакыт тиз үтә Уфтанмаслык булсын гомер юлы Татулыкка җирдә ни җитә? Сезгә тыныч,матур тормыш теләп калабыз! Күчереп алырга

Тагын бер планны карагыз: Гаилә бәйрәме.

Шәрехләү