fbpx
10.09.2019

Туфан Миңнуллин иҗатында ир-ат образының чагылышы


Туфан Миңнуллин
Казан шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 96 нчы гимназиянең 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Лилия Иншат кызының фәнни-тикшеренү эше. Тема: Туфан Миңнуллин иҗатында ир-ат образының чагылышы.

Кереш сүз

Халкым тарихының һәр чылбырында аны әйдәп, алга алып баручы затлар булган. Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Туфан Миңнуллин. Аларны берләштереп торган төп сыйфатлар милләткә юл күрсәтү, аны яктылыкка чыгарырга омтылу иде. Һәр өчесе дә кояшка карап очучы бөркетләр сыман милләтне биеклеккә әйдәделәр,  аның юлында якты маяк булып тордылар.

Бүген мин шуларның берсе – Туфан Миңнуллин турында сөйләргә телим. Татар мәктәпләренең, авылларының бетүгә таба баруы да, эчкечелекнең милләтне артка сөйрәве дә аны бик борчыган. Мәктәпләрдә белем бирү һәм тәрбия эше дә, авыл халкының тормышы,  аналар һәм балалар мәсьәләсе дә кызыксындырган Туфан абыйны. Аның әсәрләрендә чагылыш тапкан бу проблемалар беркемне дә битараф калдырмаган, югарыда утыручы түрәләргә дә аның фикере белән килешергә туры килгән. Күп кенә авылларда татар мәктәпләре сакланып калган икән, монда, һичшиксез, Туфан Миңнуллинның роле зур.

Туфан Миңнуллин үзе яшәгән чорның акыллы философы да, милләтнең маягы да булды. Гомер буе үз максатына, хыялларына хыянәт итмичә, милләтебезнең барлык проблемаларын йөрәге аша уздырып, нык ихтыярлы көрәшче булып яшәгән ул. Болар бар да аның иҗатында чагылыш тапмыйча калмаган, шуңа күрә аның әсәрләрен өйрәнү бүген дә актуаль булып тора.

Туфан абый һәрчак гади халыкның күңелен тырнап торган проблемаларны кузгатып, аларны чишү юлларын күрсәтергә тырышты. Аның һәр чыгышы төшенкелеккә бирелә башлаган күңелләрне уятып, башны югары тотарга һәм алга карап атларга ярдәм итә иде. Бүген мин аның турында үз сүземне әйтмичә кала алмыйм: драматургның иҗатына таянып язылган фәнни хезмәтемне тәкъдим итәм.

Бу хезмәтемдә мин Туфан Миңнуллин иҗатына карата үзем аңлаганча бәя бирергә, фикеремне белдерергә һәм мине уйландырган сорауларга җавап табарга телим. Аның драматургиясе ни өчен халыкны җәлеп итә алган? Моңа ачыклык кертү өчен, мин “Туфан Миңнуллин иҗатында ир-ат образының чагылышы” темасын сайладым. Фәнни хезмәтемнең төп максаты драматургның төрле әсәрләрендә сурәтләнгән ир-ат образларына хас үзенчәлекләрне ачып бирү һәм аларның җәмгыятьтә тоткан төп урыннарын ассызыклап, дөрес бәя бирү булды.

Максатыма ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итәргә туры килде.

Беренче бурычым драматургның кайбер әсәрләре белән танышып чыгу булды. Болар – “Без бит авыл малае!”, “Нигез ташлары”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Мулла” әсәрләре.

Икенче бурычым әдип әһәмиятле дип санаган проблемаларны барлау, аларга нигезләнеп, нәтиҗәләр ясау  булып торды.

Өченче бурычым башкалар фикерен кабатламыйча, үзем аңлаганча, Туфан абый иҗатына объектив якын килеп, ул әйтергә теләгән уй-фикергә ачыклык кертергә тырышу булды.

  1. Туфан Миңнуллин турында

Туфан Миңнуллин 1935 елда Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килгән. 1956-1961 елларда ул Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. Туфан Миңнуллин – илледән артык драма һәм комедияләр авторы. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә генә дә аның егерме алты пьесасы буенча спектакльләр куелган.

Аның иҗаты хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. Ул “Нигез ташлары” комедиясе өчен 1974 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә, шулай ук “Ай булмаса, йолдыз бар” драмасы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә һәм “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле өчен Россиянең К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булды.

1969 елда драматург СССР (Татарстан) Язучылар берлегенә кабул ителгән. Татарстан Республикасының халык язучысы Туфан Миңнуллин озак еллар дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып эшләде.

Туфан абый әсәрләре белән танышам. Укыган саен, аны борчыган проблемаларның никадәр тирән булуын тоя барам. Бигрәк тә татар авылларын саклап калу проблемасы борчыган аны. Ул бу катлаулы мәсьәләне чишүдә төп көч итеп, какшамас рухлы, үз дигәнен эшли ала торган көчле ир-атларны санаган. Авылны саклап калу проблемасын хәл итүнең юллары төрле булганга күрә, аның әсәрләрендә чагылыш тапкан ир-ат образлары да төрле-төрле. Бу геройларны авылны ярату, аның киләчәге өчен борчылу, туган җиреңә җаның-тәнең белән хезмәт итү, җиргә нык басып тору кебек сыйфатлар берләштереп тора.

  1. Туфан Миңнуллин иҗатында ир-ат образының чагылышы

2.1. “Без бит авыл малае!” драмасына анализ

Драматург 1967 елда “Без бит авыл малае!” драмасын яратып иҗат иткән. Бу аның төп герой Иртуган образына мөнәсәбәтендә чагыла. Ир-егетләрнең көчлеләре генә иң авыр каршылыкларны да җиңәргә сәләтле. Тирә-яктагы авыллар бетеп, күпләр район үзәгенә, шәһәрләргә таралсалар да, Иртуган авылын ташлап китми. Туган авылында бер аның гаиләсе генә яшәп кала. Бу – район өчен хурлыклы күренеш. Димәк, ничек булса да, бу гаилә башлыгын җиңәргә кирәк. Шуңа күрә бер генә йортлы бу авылга көн саен авыл советы вәкиле килеп, аны үгетли, куркыта. Кечкенә авылларны бетереп, үзәктәге авылларга кушу мәсьәләсенә карата Иртуганның үз карашы бар. Авыл яшәргә тиеш. Тирә-яктагы кырларны сөреп, болыннарында терлек асрап яшәргә хакы бар авыл халкының. Нигезеңне таркатып күчеп китү табигатьнең бу почмагына килеп утырган борынгы бабайларның рухын рәнҗетү булыр иде. Әсәрнең беренче битләреннән үк Иртуганның акыллы, көчле рухлы чын җир кешесе булуын күрәсең. Аны беркем дә үз җиреннән кузгата алмаячак икәнлеге көн кебек ачык.

 Башка авылдашларының да китәсе килмәгәндер, мөгаен, тик аларның туган җиргә мәхәббәтләре Иртуганныкы кебек үк көчле булмавы көн кебек ачык. Авылда Иртуган кебекләр күбрәк булган саен, аның яшәү тарихы гасырларга сузылачак.  Иртуган образына сокланмыйча мөмкин түгел. Анда ышандыру көче зур. Ул үзенең балаларында да туган җиргә мәхәббәт тәрбияли. Олы улын күрше авыл кызына өйләндереп, үз авылында аны башка чыгарырга җыена, янәшәдә генә йорт җиткерергә әзерләнә. Башка балаларын да шул рухта тәрбияли. Елап яшәүчеләрне җене сөймәгән драматург көчле рухлы Иртуган кебекләргә шул рәвешле мәдхия укыган. Чиләгенә күрә капкачы, диләр бит. Хатыны да ирен санлап, балалары каршында аның абруен күтәреп, сүзеннән чыкмыйча яши. Болай яшәү ирен ярты сүздән аңлый торган хатынның да, иренең дә абруен гына арттыра.

 Бу очракта да Туфан абый хаклы. Ул хатын-кызның төпле акыллы, йомшак холыклы, миһербанлы, зирәк булуын һәрвакыт хуплаган. Иртуганның хатыны да үзе кебек акыллы, иренә, балаларына терәк-таяныч булып тора. Әйе, ир кеше дә, хатын-кыз да үз урынында булырга тиеш, һәрберсенең тормышта үз роле бар, дияргә тели драматург. Иртуган хатынын бик хөрмәт итә, аның сүзенә колак сала. Алар бер үк уй белән яшиләр. Бердәм булгач, аларны авылдан күчерергә теләүчеләрнең дә ниятләре барып чыкмаячаклыгы күренеп тора. Иртуган гаиләсе таралган авылны кабат яңартачагына беркем дә шикләнми. Авылны әнә шундый көчле кешеләр генә таралып бетүдән саклый алачак. Горур образлар иҗат итеп, драматург барыбызны да тәрбияли, уйланырга мәҗбүр итә. Минемчә, бу әсәре белән ул күпләргә дөрес юлны табарга ярдәм иткәндер.

2.2. “Нигез ташлары” комедиясенә анализ

“Нигез ташлары” пьесасының төп герое – Гарифулла карт. Чын авыл ир-атларына хас ныклык та, түземлелек тә бар анда, дүрт улына таяныч та ул. Аны үз авылының бетә баруы борчый. Элекке 500 йортлык авылда хәзер 50 йорт кына калган. Бу авыл кечкенә дип, мәктәпне япканнар. Министр улы да ярдәм итә алмаган. Минем аңлавымча, ул аны булдыра алмаган. Гарифулла чын-чынлап авылы өчен кайгыра. Авылны кем тараткан? Аны ничек саклап калырга? Халыкка ни җитми? Гаепне кемнән дә булса эзли башлаганчы, Гарифулла карт үз гаиләсендәге кимчелекләрне барлый. Үз нигезе дә ныклы түгел икән бит. Дүрт улының берсе дә авылда калмаган: шәһәрдә яшиләр. Авылга кайтып төпләнергә ашкынып тормыйлар. Шулай да карт ата аларның ярдәменә таянырга тели, шуңа күрә, бергәләшеп сөйләшү өчен, улларын авылга чакыртып кайтарта да. Ни дисәң дә, бер улы – министр, икенчесе – прокурор. Врач улы да төшеп калганнардан түгел. Кызганычка каршы, дүртенче улы гына алкоголикка әйләнгән. Монысы инде атаның иң авыр җәрәхәте.

Төп проблеманы уртага салып сөйләшкәндә бар да ачыклана: авылны саклап калырга теләсәләр дә, уллары моны хәл итә алмаячаклыгын сизенә карт, чөнки үзләре дә “өстәгеләргә” буйсынып яшиләр. Алардан артыгын таләп итеп булмый. Шулай да авылның аксакалы балаларын уйлануга этәрә. Алар да авылны саклап калу ягында. Димәк, ни дә булса эшләргә мөмкин әле. Картның уллары белән сөйләшүеннән тагын бер нәрсә аңлашыла: борынгы гореф-гадәтләрне саклап каласы, үсеп килүче буынның, ягъни оныгының ана телендә сөйләшүенә ирешәсе иде. Авылның киләчәге боларга да бәйле. Тел үлмәсә, мәктәпләр бетмәсә, авыл яшәячәк. Элегрәк авылдан киткән кешеләрнең кайта башлавы күңелгә бераз җылылык бирә. Димәк, өмет бетмәгән. Яңа гаиләләр күбәйсә, мәктәбе дә булыр, авыл да зурая башлар. Үз улларының да берсе калмасмы әле авылда. Гарифулла өметен өзми. Авыл кайгысы белән яшәгән бу карт рухы белән көчле, шуңа күрә ул күпләргә, бигрәк тә улларына үрнәк булып тора. Чын ил картлары әнә шулай булырга тиеш тә.

Авторның бу әсәрендә татар халкын сазлыкка этәрүче тагын бер яман күренеш – эчүчелек мәсьәләсе дә кузгатыла. Бу яман чир авылны таркатучы сәбәпләрнең берсе булып тора. Эчкече авыл тикле авылны түгел, үз гаиләсен дә саклап кала алмаячак. Гарифулланың үз улы да бу начар гадәтне үзләштергән. Атасы аның өчен борчыла. Ул төп гаепне улында күрсә дә, җәмгыятьтә дә гаеп зур, үз балалары турында уйламый икән ләбаса. Улы үз гаебен аңлый да кебек, тик характеры атасыныкы төсле көчле түгел. Нурланыш авыруыннан терелеп булмаячагын белә Хәлил. Минемчә, ул калган гомерен башкаларга борчу китермичә яшәргә тиеш. Эчүчелек аңа барыбер ярдәм итмәячәк. Иң авыры ана белән атага. Ул әнә шуны аңласын иде. Күпме генә гомере калса да, ул авылда яшәргә тиеш, чөнки ата-анасы гына аны аңлаячак, ярдәм итә алачак, дип уйлыйм. Бер күрше икенчесенең кем икәнлеген белми яшәгән шәһәр җирендә ул беркемгә дә кирәк түгел. Аның тамыры авылда, туган җире генә аңа яшәү көче бирә ала.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә телим: авылны саклау проблемасы иң элек һәр гаиләнең үз эчендә хәл ителергә тиеш. Туган нигезеңнең ташлары нык булырга тиеш. Нигез ташлары – ул балалар. Алар дөрес яшәгәндә һәм тормышлары ныклы булганда гына нигез таркалмаячак. Минем уйлавымча,  кешеләр менә шуны онытмаска тиешләр. Һәр гаиләнең дә Гарифулла карт кебек тоткасы булганда , бу мәсьәләне хәл итеп булачагына ышаныч туа. Гарифулла – төпле акыллы, уйлап эш итә торган ныклы хуҗа. Үзенең ни теләгәнен яхшы аңлаучы бу карт тыныч кына үз үлемен көтеп ятучылардан түгел. Ул авылын саклап калу өчен көрәшәчәк, башкаларны да үз артыннан ияртәчәк һәм уллары эшли алмаганны эшләячәк әле. Минемчә, Туфан абый ил картларының ныклыгы турында гына түгел, аларның әле зур таяныч булып торулары турында да әйтергә теләгәндер.

2.3. “Мулла” драмасына анализ

“Мулла” драмасы авылга багышланган әсәрләрнең иң көчлеседер, мөгаен. Авторның бу әсәре хәзерге чор авыллары турында. Җәмгыятьтә яшәп килгән тискәре күренешләр авылларны да читләтеп үтми. Эчкечелек, бозыклык, фахишәлек кебек сыйфатлар рухи чисталык үрнәге саналган татар авылларына да үтеп керә башлады. Болар – бар да авылны эчтән тарката, бетерә торган нәрсәләр. Рух ярлылыгы барлык яхшы сыйфатларны да юкка чыгарырга сәләтле. “Мулла” драмасында сурәтләнгән авылның хәле тагын да аянычрак. Аның хәтта карт мулласына тикле аракы эчүне гөнаһка да санамый. Мондый авылны иманга китерү, туры юлга бастыру бик кыен булачак, ләкин соңга калганчы нидер эшләргә кирәк. Моның бер юлы бар төсле. Драматург уйлавынча, мондый авылга иманына тугрылыклы, какшамас рухлы мулла кирәк. Эшмәкәр Самат та авылны иман юлына бору ягында. Ул Әсфәндияр исемле яшь мулланы авылга алып кайта, аны карап торырга авыл апасын да билгели. Бу яшь муллага капма-каршы куелган икенче образ – Вәлиәхмәт.

Ул, киресенчә, авылны бетерергә кайткан, янәсе авылдан куылган мулла бабасы өчен үч ала. Авылда аракы сатып, ул исереклекне ныгытуга булыша. Аңа ияреп йөри торган эчкече Бәдретдин Вәлиәхмәтнең этенә охшап калган: аның күзенә генә карап тора, ни әйтсә, шуны эшли. Менә шундый каршылыкны җиңәрме Әсфәндияр? Яшь мулла образы – драматург иҗатында яңа образ. Драматург аңа ышана. Авылга яңа сулыш өрергә, аның кешеләре күңеленә иман нуры иңдерергә кирәк. Авыр эш. Моны эшләү өчен көч тә, ышандыру сәләте дә булырга тиеш. Автор бу образга әнә шундый зур җаваплылык йөкли. Кешеләрне яхшылык үрнәгендә тәрбияләү кирәклегенә тиз төшенә Әсфәндияр. Тәрбияле яшь мулла әкрен генә тиздән авыл халкын үзе артыннан ияртә. Берничә бала, олы кешеләрнең кайберләре мәчеткә йөри башлый. Яшь мулла яхшылык белән җиңәргә тели, ягъни нинди генә начарлыклары булса да, ул кешеләргә хөрмәт белән карый. Хәтта исерек Бәдретдингә дә. Вәлиәхмәт исерекне сугып еккач, Әсфәндияр аңа аякка басарга булыша.

Исерек үзен кешегә санауларын күргәч шакката. Хәтта Вәлиәхмәт тә Әсфәндияр алдында үзенең җиңеләчәген аңлый. Ул аны авыл бандитларыннан яклап та чыга. Авылны җимерергә кайткан Вәлиәхмәт аңа: “Китмә, син,” – ди. Бу сүзләр белән ул Әсфәндиярнең көчен таный. Аңа атып та карыйлар, тик җәрәхәтлиләр генә. Әнә шулай итеп, автор авылны иманга китерүнең бер юлын күрсәтә. Мин дә моны уңай күренеш дип саныйм. Сүз дә юк, мулламы син, гади авыл кешесеме, укытучымы – синең үзеңнең иманың нык булырга тиеш. Шул чакта гына кешеләр сиңа ышанырлар, синең артыңнан иярерләр. Туфан абый да бу образы аша шулай дияргә теләгәндер, мөгаен. Мин бу әсәрне шулай аңладым.

2.4. “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясенә анализ

“Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе – драматургның иң матур әсәрләреннән берсе. Аның төп герое Әлмәндәр бабай 91 нче яшенә чыкса да, әле җир җимертеп йөрүче ил карты санала. Бу геройның тормышы да җиңел булмаган, ничә сугыш кичереп, ничә тапкыр үлемне җиңәрлек көч тапкан ул үзендә. Автор бу әсәрендә авылны саклап калу проблемасын күтәрмәсә дә, ир-ат образын бөтенләй башка яссылыкта ачкан. Гап-гади авыл карты Әлмәндәр белән усал һәм рәхимсез  Әҗәл арасында көрәш бара. Яшәү һәм үлем. Кайсы көчлерәк? Әлбәттә, үлем, диярләр кайберәүләр. Дөньядан китү гадәти күренеш булганга күрә, бу турыда артык киңәйтеп сөйләүнең кирәге юктыр, мөгаен. Минемчә, дөньядан киткәч тә башкалар күңелендә яшәү, аны онытмаулары мөһим. Күпме әдәби геройлар белән танышабыз, тик Әлмәндәр образы гына теләсә кемнең хәтерендә уелып калырга сәләтле. Эш нәрсәдә, Әлмәндәр образы нәрсәсе белән көчле?

Сорауны шулай куйсак, яхшырак булыр. Минемчә, Әлмәндәр – Әҗәлне җиңә алган үлемсез карт. Никадәр куркыныч булса да, Әҗәл дә аны хөрмәт итә, аның кубызына бии башлый, хәтта Газраил каршында аны яклап сүз әйтә. Әҗәл генә түгел, калган геройлар да ярата Әлмәндәрне. Ни өчен? Әлмәндәрнең көче аның рухында, башкалар тормышына битараф булмавында, матур итеп яшәвендә. Әлмәндәр тормышның һәр матурлыгына соклана һәм матурлык тудыра белә. Ул чын күңеленнән кешеләрне ярата. Башкалар хәтерендә ул көчле рухлы, шаян күңелле кеше булып кала. Чыннан да, Әлмәндәр тирә-яктагыларны ярата, тыштан сиздермәсә дә, алар өчен борчылып яши. Бакча уртасында дача төзи башлавы да тирә-якны матурларга омтылудан, эшсез торырга теләмәүдән дип уйлыйм. Аның күңеле һәрвакыт күтәренке, кайгысы булмаудан түгел, ә башкаларның да рухын күтәрергә теләүдән, минемчә.

Аның оныгын бәхетле итеп күрәсе, улын аякка бастырасы килә. Күрше карчыгы да гомер буе ялгыз яшәргә тиеш түгел. Өммия киленен дә тәрбияләргә кирәк. Аңа әле үләргә иртә. Дөньяны тәртипкә китереп бетерәсе бар. “Ярты юлда менә шушы алачык кала, тагын… тагын… дөнья кала,” – ди ул Әҗәлгә. Гомумән, бу образны драматург бик яратып иҗат иткән. Рухы матур кешеләрнең тормышы да матур булырга тиеш. Миңа калса, Әлмәндәрдә Туфан абыйның характеры да чагылыш тапкан. Шундый ук тынгысыз, кешеләрне яратучы драматург гомер буе татар дөньясын матурларга теләп яшәгән. “Тайфуннарга тиң Туфан” мәкаләсендә Разил Вәлиев: “Туфан Миңнуллин һәрвакыт матурлык эзли иде,” – дип язган икән, бу, һичшиксез, дөрес. Минемчә,“Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрен иҗат итеп, Туфан абый үзенә исән чагында ук һәйкәл куйды.

Йомгаклау

Драматургның кайсы гына әсәрен алсаң да, анда тормышның катлаулы проблемалары белән беррәттән кеше язмышы, аның кичерешләре, җәмгыятьтәге урыны турында сурәтләнүен күрергә була. Туфан Миңнуллин сурәтләгән һәр образ әхлакый кыйммәткә ия. Аларның һәрберсенә зур миссия – кешене тәрбияләү миссиясе йөкләнә. Әйе, бер генә тамашачы да театр бинасыннан уйсыз, битараф чыгып китәргә тиеш түгел. Ул караган һәр әсәр аны рухландырырга, күңелен сафландырырга, йөрәгенә ял бирергә тиеш. Туфан абый әсәрләрендә боларның барысы да бар.

Туфан Миңнуллинның һәр әсәре җиңел тел белән, аңлаешлы итеп язылган. Һәр герой тормыштагыча сөйләшә, алар бар да тормыштан алынган. Авыл кешесен дә, шәһәрнекен дә шунда ук таныйсың. Тормышта булмаганны сурәтләмәгән драматург, шуңа күрә дә аның әсәрләре халык күңеленә барып җитә, уйланырга мәҗбүр итә. Комедиясе дә, драмалары да уйландыра. Туфан Миңнуллинны халык шуның өчен хөрмәт итә дә.

Кеше тормышын елга белән чагыштырып булса, Туфан абый Миңнуллинныкын мин шаулап һәм ярсып аккан тау елгасына тиңләр идем. Тау елгасы да юлындагы барлык киртәләрне җимереп, җир өстенә җыелган чүп-чарны агызып китәргә һәм тирә-юньне сафландырырга, чистартырга сәләтле. Кешеләр, кешеләр генә түгел, хәтта бөркетләр дә аның көченә соклана, тау елгасыннан бөркелеп торган салкын саф һаваны күкрәп тутырып сулый һәм, яшәү көче артканын сизеп, тагын да биегрәк күтәрелеп оча башлый.

Татар халкы Туфан Миңнуллиннан көч һәм дәрт-дәрман алып яшәде һәм яши дә. Ул йокы халәтендәге җаннарны уятып, аларга яшәү кыйбласын табарга, тормыш арбасыннан төшеп калмыйча, алга атларга ярдәм итә. “Тарихны тормыш яза. Син дә үз өлешеңне яздырырга онытма!” – дип әйтеп калдырган Гаяз Исхакый. Туфан абый Миңнуллин татар тарихының иң гүзәл битләрен язып калдырды. Алай гына да түгел, аның исеме, хезмәте, һәм иҗаты шул тарих битләрендә лаеклы урын алды.

 Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Туфан Миңнуллин // Әдипләребез, II том. Биобиблиографик белешмәлек. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009. – 102-105 бб.
  2. Әлдермештән Әлмәндәр // Татар драматургиясе (1960-1980 еллар). Сайланма пьесалар. – Казан: “Хәтер” нәшрияты (Тарих), 2003. – 495 б.
  3. Без бит авыл малае // Сайланма әсәрләр, III том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002. – 447 б.
  4. Мулла // Пьесалар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2010. – 416 б.
  5. Нигез ташлары // Татар драматургиясе (1960-1980 еллар). Сайланма пьесалар. – Казан: “Хәтер” нәшрияты (Тарих), 2003. – 495 б.

Әлеге материалда чит автор хокукы бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.

Шәрехләү