fbpx
19.10.2020

Гариф Ахуновның “Сабан туенда “хикәясен өйрәнү. 4 сыйныф


Татарстан  Республикасы  Арча муниципаль  районы ”Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп –интернаты дәүләт бюджет гомуми белем учреждениясе”нең беренче квалификационкатегорияле тәрбиячесе Зарифҗанова Гөлсәрия Фәрит кызы.Тема: Гариф Ахуновның “Сабан туенда “хикәясен өйрәнү. 4 сыйныф

Дәреснең темасы:  Гариф Ахуновның  “Сабан туенда “ хикәясе (1 кисәк).

Максат: 1) Гариф Ахуновның “Сабан туенда” хикәясенең беренче кисәге белән танышу.

2) Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

3) Татар халкының милли бәйрәме-Сабан туена карата мәхәббәт тәрбияләү.

1.Оештыру өлеше

а)число,атнаның ничәнче көне икәнен әйтү.

б)Аерым авазлар,иҗекләр,шул аваз һәм иҗекләр кергән  сүзләрне  кабатлау.

а               ө                ә                ө              ү

са             сө              әт               гө             чү

са-бан    сөл-ге    ку-әт    гөр-лә-де     чүл-мәк

2.Өй эшен тикшерү.

а) ”Җәйге авылда” хикәясен  сәнгатьле итеп укырга.  98-99 битләр .

б )   Җәйге ел фасылына кайсы айларны кертәбез?

июнь ,июль ,август – шушы  сүзләрне кисмә хәрефләр ярдәмендә төзергә.

  1. Яңа материал:

а).“Сабан туе” җырын  тыңлау.

б).”Сабан туе” турында  әңгәмә уздыру.

в)  Рәсем  буенча сөйләү.

  1. Шәүкәт Галиевның “Батыр калды Шәвәли “Гариф Ахунов

шигырен  яттан сөйләү. (Гиматов  Әмир)

  1. Сүзлек эше :

а) Колгага менү- озын баганага менү;

б)Колачлап алу-ике кулны  җәеп кочаклап алу;

в)Мәйдандагылар- сабан туендагы кешеләр;

г)Куәт-көч;

д)“Капитан”- Гариф Ахуновның “Сабан туенда “ хикәясендә төп герой Булатның хыялы капитан булу,диңгезләрне колачлау;

е)Өчтән икесе-озын багананы  өч өлешкә бүлеп караган вакытта ике өлеше үтелгән дигән сүз;

6) Гариф Ахунов хикәясен укытучы укуында тыңлау.

7)Авыр сүзләрне кабатлау.

Этелеп-кысылып, мәйдандагыларның, колачлабрак,куәт.

8)Сорауларга җавап бирү.

а) Халыкта тагын нинди туйлар була?

б ) Сабантуй кайсы айда була?

В ) Булатның Сабан туенда катнашуы турында сөйлә.

9) Физминутка

Баудан бүләк кисеп алу.

10) Хор белән уку.

11) Эчтән уку.

а) Гариф Ахунов. “Сабан туенда “тестын укытучы укуында тыңлау.

б) Укучыларның укуында тыңлау.

в)”Сабан туе сүзен хәрефләр ярдәмендә төзү.

12)Чылбыр буенча уку.

13)Дәреслектәге  рәсем  ,балаларның  ясаган рәсемнәре буенча  эшләү.

14) “Кем  беренче “ уены уйнау.

15) Өй эше. 101 битне сәнгатьле итеп укырга, эчтәлекне сөйләргә өйрәнергә.”“Туган тел “

16)Йомгаклау.

а) Бүгенге дәрестә кайсы хикәя белән таныштык?

б)Сабан туе кайсы халыкның милли бәйрәме?

в) Сабан туе кайсы  ел фасылында уздырыла?

Файдаланган әдәбият:

  1. Р.Х.Ягъфәрова “Уку китабы” 2 сыйныфта укучы  татар балалары өчен дәреслек-3 басма –Казан:”Мәгариф “ ,2003 -138 бит.

2.Р.Х.Ягъфәрова “Уку китабы “ 4 сыйныф (1 ксәк) Дүртъеллык башл.татр мәкт.4 сыйныфы өчен дәреслек  -Казан :” Мәгариф “ ,2004 4 сыйныф -102 бит.

3.С.Г.Вагыйзов,Р.Г.Вәлитова “Уку китабы” 2 сыйныфта укучы балалар өчен дәреслек-Казан “Мәгариф” ,2007 -112 бит.

4.Р.Х.Ягъфәрова “Уку китабы”3 сыйныф өчен дәреслек-Казан: “Мәгариф”2009   45 бит,137бит.

Күчереп алырга: Гариф Ахуновның Сабан туенда хикәясе 1 кисәк

Шәрехләү