fbpx
09.12.2021

Үткәннәр белән горурланып – киләчәкне төзибез” темасына эссе


үткәннәр
Казан шәһәре  Совет районы  ”Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 171 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең югары квалификацияле тәрбиячесе Әхмәтҗанова Зөлфия Җәүдәт кызы. Тема: “Үткәннәр белән горурланып – киләчәкне төзибез” темасына эссе.

     Киләчәк…Киләчәгебез…Якын, якты,матур киләчәгебез! Аның нинди булуы миннән,синнән,без тәрбияләп үстергән балалардан,һәммәбездән тора.Киләчәк безнең бүгенгебездә, киләчәк безнең үткәнебездә.

 “Үткәне юкның-киләчәге юк”. Алар үзара шулкадәр тыгыз бәйләнгәннәр: рухи,мәдәни,тәрбияви,әхлакый,тарихи тамырлары белән береккәннәр.Үткәнебез,бүгенгебез- матур киләчәгебезнең нигез ташлары.Аның ныклыгы,чыдамлылыгы,сафлыгы бездән,безнең әйләнә-тирәбездән,без тәрбияләгән балалардан-киләчәкне төзүчеләрдән тора. Бүгенгебез, үткәннәр белән үрелеп,аңардан көч алып бара икән,димәк киләчәгебез дә якты,матур булачак.Нык нигездә үсеп чыккан гүзәл йорт булып,илебез,милләтебез гөрләп чәчәк атачак!

       Мин моңа ихлас күңелдән ышанам,алай гына да түгел,инанам! Бу ышаныч мине көчле итә,рухымны күтәрә,максатыма ирештерә. Минем максатым-илгә-көнгә файдалы булган,әдәпле,тормышта үз юлларына якты сукмаклар сала алган,гыйлемле балалар тәрбияләү.

        Чирек гасыр балалар бакчасында тәрбияче булып эшләү дәверендә шуны аңладым: үзенең үткәнен яхшы белгән,аның белән горурланган бала гына киләчәккә кыю адымнар белән атлый,югары үрләргә  ия була.Буыннар чылбыры нык булсын өчен,без тәрбиячеләр, бала күңелендә кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләргә, аларны “матурлык дөньясына” алып керергә,әйләнә-тирәгә мәхәббәт ,соклану хисләре тәрбияләргә тиешбез. Балалар безнең киләчәгебез”,- дип әйтергә яратабыз.Димәк,безгә йөкләтелгән хезмәт бик зур җаваплылык һәм сабырлык сорый.

        Тәрбияче… Күпме мәгънә,күпме наз, күпме балаларга һәм әйләнә-тирәгә булган хис,кичерешләр тупланган бу сүзләрдә.Юк,бу гади сүзләр түгел. Яшәешне алга этәрүче,дөньяга матурлык өстәүче,акыл вә зиһен белән кечкенә сабыйлардан, Шәхес тәрбияләүче. Шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан,көзнең ачы җилләреннән саклаучы,олы тормыш юлына беренче буразналар сузучы һәм озатып калучы җан иясе-Тәрбияче.

        Иң беренче тапкыр әти-әни үзенең кечкенә сабыен- иң кадерле кешесен- синең кулларыңа ышанып тапшыра.Шул вакытта син сабыйга әти-әни дә,әби-бабай да,абый-апасы да буласың.  Тәрбия эше зур сабырлык,күңел юмартлыгы таләп итә торган озакка сузылган эшчәнлек.Шунлыктан тәрбияче  күпне белергә,балалар өчен һәрчак кызыклы,кабатланмас булырга тиеш.Ә моңа эзләнүчән,белемеңне һәрчак баетып торганда,үз эшеңнең чын остасы булганда гына ирешергә мөмкин. Яңача тәрбия алымнары,заман технологияләре, традицион булмаган методлар куллану  белән беррәттән,әдәби мирасыбыз-халык авыз иҗаты әсәрләрен,милли-региональ компонентларны онытмыйча,яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү бик мөхим.

       Әби-бабайларның батырлыгын,туган якның матурлыгын күңеленә салган, үз иле белән горурланган,аның тарихы белән кызыксынган бала гына,чын мәгънәсендә киләчәкне төзүче булыр.

        Мин үз тормышымны  балалар тәрбияләргә багышлаган тәрбияче буларак, шушы сабыйлар күңеленә  изге,матур гамәлләр  яза алсам,иман,әхлак нурлары иңдерсәм. Сау-сәламәт, тәүфикълы, телебезне, илебезне,милләтебезне ярата ала торган,өлкәннәрне ихтирам итә торган балалар тәрбияләүдә әз генә  өлешемне  кертсәм – киләчәгебезне матур итеп төзербез дип ышанам.

Рәхим-шәфкатьле булсын өлкәннәр,

Җанны җылытсын иман нурлары.

Әй нәни кешем-өмет йолдызым,

Имин һәм уң булсыен барыр юлларың.

Кул сузам сиңа,елмаеп дәшәм,

Якты дөньяга ямь биреп яшә.

Җиргә син кирәк,илгә син кирәк,

Көнгә син кирәк – әй нәни кешем.

                                            (Факил Сафин)

Файлны күчереп алу өчен ссылка: https://cloud.mail.ru/public/XXBR/6pf1YWnrm 

Шәрехләү