fbpx
02.02.2023

Мәктәптә сыйныф коллективын туплау


мәктәптә
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең  I категорияле укытучы-дефектологы Сабирова Нурия Корбангали кызы.Тема:  Мәктәптә сыйныф коллективын туплау.

 

Сыйныф – ул мәктәптә бер яшь аралыгындагы балаларны  берләштергән укучылар коллективы.  «Коллектив» сүзе, билгеле булганча, латин теленнән алынган -туплый, туплана дигән мәгънәне белдерә. Сыйныф коллективын туплау – сыйныф җитәкчесенең төп максаты. (2 слайд)

 

Сыйныф коллективын туплау гаять катлаулы һәм озак эшләнә торган эш,педагогтан сабырлык кына түгел,артист булуны ,төрле ситуацияләр уйлап чыгаруны да таләп итә.

 

Сыйныф коллективын А.С. Макаренко, В.А.Сухомлинский,В.В. Воронкова кебек күренекле- педагог галимнәр өйрәнгән. (3-5 слайд)

 

Сәламәтлекләре чикле булганлыктан, безнең мәктәп укучылары үзләренең тотышларын,тәртипләрен һәрвакыт контрольдә тота алмыйлар.Шуңа күрә аларда җаваплылык хисләре , эшләгән эшләре өчен җаваплылык юк дәрәҗәсендә.Укытучы,тәрбияче алдында гаять катлаулы проблемалар тора.

 

IV сыйныф җитәкчесе булу бер яктан уйласаң җиңел,чөнки инде 1 сыйныфта укымыйлар, алар зурлар. Икенче яктан караганда авыр – уку елы башында яңа укучылар өстәлүе сыйныф коллективын туплауда ,алар белән эшләүдә авырлыклар тудыра

 

Балаларны мәктәп – интернатта бер коллектив итеп туплау бик зур әһәмияткә ия. Чөнки алар класс коллективында әдәп- әхлак нормалары , җәмгыятьтәге үз урыны , мөстәкыйльлек кебек сыйфатларны практик рәвештә алалар.

 

Коллективта бердәм эшләнгән һәр чара, эш формасы укучылар шәхесен үстерүгә ярдәм итә. Ул иптәшләре белән аралаша,үзенең алар белән тигез хокуклы икәнен белә , аны хөрмәт итүләрен күрә, балада ышаныч туа,үзен күрсәтергә омтыла.

 

Сыйныф коллективын формалаштыруның катлаулылыгы шунда – укучыларның акыл үсеше төрле  дәрәҗәдә булуы. Бу эштә төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин (6 слайд)

 

  • Аралашу мөмкинлегенең булмавы; (укучы сөйләшми)
  • Үзенең кызыксынуларын сыйныф коллективының эшчәнлеге белән бергә алып бара алмауда;
  • Аз активлык, мөстәкыйльлек;
  • Тирәлектә мөстәкыйль рәвештә ориентлаша алмау.

Бу авырлыклар гаиләдә формалашкан була. Бер –берсенең хәлен аңлаучы укучылар коллектив эчендә барлыкка килә. Аларны вакытында күреп ,  тиешле юнәлеш бирү педагогның  төп бурычларының берсе булып тора.

 

Безнең мәктәп шартларында класс коллективын форалаштыруның төп факторы булып укыту –хезмәт эшчәнлеген дөрес оештыру тора. Мәктәптә уку чорында коллектив игътибар үзәгендә тора .Һәр бала уку эшчәнлегендәге уңыш-лары – уңышсызлыклары турында өлкәннәрнең , иптәшләренең фикерләрен ишетә. Ул сөенергә , оялырга мөмкин. Күп очракта педагогның һәр ситуацияне контрольдә тотуы  сыйныфташлары белән укучы арасында конфликтларны булдырмый  калырга ярдәм итә.Укучылар коллективы белән идарә итүдә  гуманлылык принцибы булырга тиеш.

 

Контрольне оптимильләштерү буенча киңәшләр

  1. Балалар кабул итәрлек нәрсәне генә алырга кирәк.
  2. Ике яклы аралашу булсын.
  3. Эшчәнлекнең эшли алырдаен гына алыгыз.
  4. Хезмәтне, тәртипне бәяләү, мактау.(7 слайд)

Тәртип белән идарә итүгә киңәшләр.

Укытучы кайгыртучан булырга, шуны эш-гамәле белән күрсәтергә тиеш.

Ул түбәндәгеләрне үтәргә бурычлы:

  1. Укучы шәхесен кимсетми, аерым бер укучыны гына мактамый, яки артык ачуланмый.
  2. Балаларга хөрмәт һәм мәхәббәт белән карый:
  • Сыйныфта яхшы мөнәсәбәт булдыра
  • Укучы фикерен катгый рәвештә кире какмый, аны хаталары  өчен ачуланмый
  • Укучыларның кызыксынулары, фикерләре белән исәпләшә
  1. Үзен тәртипле тота, әхлак тәрбиясен бирүдә дөрес юнәлеш бирә.
  • Сыйныфта килеп туган эхлак проблемаларын уртага салып сөйләшү.
  • Балаларга кешегә кушамат тагарга, ялганларга, кимсетергә ярамаганлыгын тормышчан мисаллар белән аңлата (үзе бервакытта да ялганламый)
  1. һәр укучы белән индивидуаль якын килеп сөйләшә.

Коллективта иң гади оештыру мөмкинлеге булып – бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтү тора. Сыйныфташына дәрескә әзерләнергә ярдәм итү,киенергә булышу,әйберләрен җыю аны шәхес итеп карарга өйрәтә.Мондый ярдәм тәртипсез укучыга да бик зур юнәлеш булып тора.

Акыл үсеше түбән укучыларның сөйләм теле үсмәгән,сүзлек запасы ярлы,тел дефекты көчле була. Аларның бу кимчелегеннән көлмәскә,алар белән аралашу,сабыр гына сүзләр әйтергә өйрәтү укучының тирә- юнь белән кызыксынуына , укуга, мәктәпкә теләп йөрүенә ярдәм итә. Балалар үзләренә күрсәтелгән игътибардан теләп аралаша башлыйлар,укуга кызыксыну арта,сыйныфта аңлашылмаучанлык,читләшү азая.

Мондый очракта укучыларны һәрвакыт мактау, аларның  дуслыгын ныгыта.

Дәрестән соңгы эшчәнлек аеруча игътибарга лаек. Алар төрле яшьтәгеләр белән бер коллектив булып тупланалар. Ләкин сыйнфта дус булган укучылар бер-берсенә дәрестән соң да игътибарлы  булалар, ярдәм итәләр.

 

I –­ II сыйныфта укучыларның дуслыгы куп очракта укытучының мактау сүзеннән тора.

III сыйныфта алар дуслыгы тору урыны,авыллары бер булган яки аның характерлары туры килүенә карап сайлыйлар.

IV сыйныфта  – бик катлаулы очраклар барлыкка килә, аларның дуслыгы гел каршылыклардан тора. Педагогка эшләве кыенлаша.

V сыйныфта бер- берсен хөрмәт итәргә өйрәнә башлыйлар.

VI-VII сыйныфта үзләренә иптәшне “яхшы”,”начар” якларын күреп сайлый башлыйлар.

Югары сыйныф укучыларында  үзләренең   физик кимчелекләрен яшерү теләге уяна, алар ояла белә башлыйлар. Аларга уңышка ирешү өчен ялкаулык, бер- берсен үртәү,тупаслык кебек сыйфатлары тискәре йогынты ясый. Укытучы мондый очракта уңай якка юнәлеш бирә,аларны гел контрольдә тота.

 

Коллектив туплауда иң зур урынны уен,хезмәт һәм танып –белү эшчәнлекләре алып тора.

Уен,хезмәт,танып- белү эшчәнлекләренең тиешенчә чиратлашуы коллективның туплануына төп йогынты ясаучы факторлар . Дәресләр ,төрле предметларны өйрәтү танып – белү эшчәнлегенә юнәлдерелсә,уеннар һәм хезмәт эшчәнлеге дәрестән соңгы вакытта күбрәк оештырыла.

 

Уен һәм хезмәтнең уңай йогынтысы :

  • яхшы уен вакытында бала уйлый,тырышып эшли,тырышып уйналмаган уен-уен түгел,ул укучыда кызыксыну уятмый.
  • уен укучыларда шатлык,сөенү,бер-берсе өчен көч бирү хисләре уята. Хезмәттә дә шундый ук ,эшне тиешле тәртиптә эшләгәч,укучы шатлана,ул иптәшләренең дә хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәнә.
  • уен вакытында да, эш вакытындагы шикелле үк җаваплылык сорала. Һәр эш,уен, уку ахырына кадәр җиткерелеп ,тиешенчә үтәлергә тиеш.

Бу төр эш алымнарының педагог тарафыннан дөрес кулланылуы сыйныф коллективының  дус- тату булуына китерә.

Кече яшьтәге мәктәп укучыларының тиз ышануы,кабул итүе аларны төрле эшкә җәлеп итәргә мөмкин икәнен күрсәтә.

Иң мөһиме ,укытучы, һәр укучының уңай ягын күреп,аны мактап,кимчелекле якларын җайлы юл белән чишсә,сыйныфта уңай мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Башлангыч сыйныфта бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнсәләр,югары сыйныфта да алар дус-тату булачаклар.

 

Баланы һәрвакыт күз уңында тотып,төрле чараларда  катнаштыру мөмкинлекләре тудырырга кирәк.

Тәҗрибәле педагог,сыйныф җитәкчесе үз сыйныфындагы һәр баланы өйрәнә,аның белән эшләү юнәлешен билгели. Безнең мәктәптә һәр сыйныф җитәкчесе,педагог тәҗрибәле,алар үз эшләрен белеп, белмәгәннәрен сорап, укып эшне оештыра беләләр. Сәламәтлекләре чикле укучылар белән эшләүдәге формаларны ,алымнарны,юнәлешләрне дөрес кулланып, сыйныф коллективлары дөрес оештырыла. Укучылар мәктәпкә бик теләп йөриләр.Әти- әниләр белән дә ныклы элемтә булдырылды. Гаилә белән мәктәпнең тыгыз хезмәттәшлеге коллектив туплауда зур роль уйный. Бәйрәм-кичәләр, тематик очрашулар кебек чараларда ата-аналарны катнаштыру безенең гадәткә керде.

 

 

 

 

 

Шәрехләү