fbpx
01.02.2016

Дәреснең баштагы 5 минуты


Мөгаллим язмалары       Дәрес башында укучыларны теманы аңлауга әзерләү.

1нче киңәш.

Тәнәфестә укучыларны класстан чыгарып бетерегез дә бүлмәне яхшылап җилләтегез. Аннан Моцартның берәр музыкасын куегыз һәм дәрес башланырга бер-ике минут кала укучыларыгызны  класска кертегез.Үзегез дә дәрес башлау өчен нинди уңай даирә барлыкка килүен күреп гаҗәпкә калырсыз.Моцарт музыкасының акыл эшчәнлеген күтәрүе инде күптән исбатланган,тыңлаучыга ошыймы ул,ошамыймы- анысы әһәмиятле түгел.Музыка тыңлау баш мие ярымшарларының бөтен өлешләрен активлаштырып җибәрә;аерым алганда, уйлау,күрү,фикерләү эшчәнлеге күпкә күтәрелә.Нәтиҗәдә, фикерләү процессы стимуллаштырыла һәм хәтер яхшыра.Укучыларыгызның өлгереше уңай якка үзгәрерме-юкмы,анысын вакыт күрсәтер,ә менә өйрәнәчәк фәнгә игътибар һәм кызыксыну артачак,анысы бәхәссез.

2нче киңәш.

Бүгенге балаларның күбесе – турыдан туры күреп күзәтүчеләр(визуаллар). Үзегез уйлап карагыз,көннең күпме вакытын алар телевизор,компьютер экраннары каршында үткәрәләр? Өстәвенә иртән торганнан алып кич ятканга кадәр кулларында телефон,планшет.Класска кергәч,алар боларның барысын да калдырып торырга мәҗбүрләр.Нәтиҗәдә алар шундук тормыш белән кызыксынудан туктыйлар.Аларның башында бер генә уй: ничек тизрәк Контактка,Инстаграмга,Ютубка керергә һәм андагы дуслар белән аралашырга.Дәрескә әзерләү өчен аларның уйларын “алдалап” карагыз.Дәресне берәр видео белән башлап җибәрегез яки музыкаль клип куегез.Болай да була: дәрескә кагылышлы берәр телевизион тапшырудан өзек күрсәтегез дә класска сораулар бирегез яки аларны алдан тактага язып куегез.Сораулар бирүне видеомөрәҗәгать формасында да эшләп була.Укучыларыгыз дәрес башлауның бу яңа формасын күреп,гаҗәпкә калырлар һәм кызыксынулары уяныр.Нәтиҗәдә укучыларның өйрәнәчәк темага игьтибары артыр һәм теманы үзләштерүләре яхшырыр.

3нче киңәш.

Әледән әле класстагы парталарның урыннарын үзгәртеп торыгыз.Бу ни өчен кирәк? Балаларны бөтен нәрсә бик тиз туйдыра.Еллар буе бер төрле классларда утыру көндәлек кагыйдәгә әверелә,көн саен бер төрле мөхит аларны туйдыра.Күңелгә сеңгән таныш урын ял итү теләген уята,ялкаулык тудыра.Балаларны селкетеп җибәрергә кирәк! Парталарны шулай итеп куегез,бер көнне алар кара-каршы торсын,икенче көнне стена кырыйларында тезелеп торсын,өченче көнне парлашсын,дүртенче көнне түгәрәк ясасыннар.Фантазиягез ничек тели,шулай эшләгез.Моны үзегез тезеп мәшәкатьләнәсе юк,тәнәфестә балаларга әйтсәгез,ике минут эчендә тезеп куялар.Дәрес темасына,дәрес тибына карап та парталарның торышын теманы үзләштерүгә яраклаштырырга мөмкин.Шулай итеп укучылар “бу юлы укытучы безгә нәрсә әзерләде икән” дип кызыксынып керәчәкләр һәм аларның предметны үзләштерүгә омтылышлары көчәячәк.Иренмичә шулай эшләп карагыз әле.Тиздән укучыларыгызның дәрестә никадәр игътибарлы булуларын күреп сокланырсыз.

4нче киңәш.

Алдагылары шикелле монысы да укучыларны “селкетеп алу”дан гыйбарәт.Дәрескә кереп утыргач, укучылар нинди команда буласын белеп торалар: китап-дәфтәрләрне алу,число язу,өй эшен тикшерү яки кабатлау.Боларның берсен дә эшләмичә аларны шаккатырыгыз! Партадагы бөтен әйберләрен сумкаларына тутырып куярга кушыгыз.Алар гаҗәпкә калырлар һәм алга таба нәрсә булыр икән дип бөтен игътибарларын тупларлар.Ә сез дәресне темага  капма-каршы булган нәрсәләрдән башлап җибәрегез.Бу балаларны өйрәнәчәк темага шулкадәр тирәнрәк тартып кертәчәк.

     Фәрит Вафин

© Мәкаләгә (яңалыклар) бөтен хокуклар “Мөгаллим язмалары”на  карый (https://mugallimplan.ru/). Язманы тулысынча яки өлешчә күчереп алганда “Мөгаллим язмалары”на (https://mugallimplan.ru/)  туры сылтама кую мәҗбүри.

Шәрехләү