fbpx
14.11.2017

“Кыш” темасына дәрес планы


"Кыш" темасына дәрес планы
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының «Гомуми төрдәге №11 «Антошка» балалар бакчасы» муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениясе тәрбиячесе Хәсәнова Миләүшә Ильяс кызы. 'Кыш' темасына икенче кечкенәләр төркеме балалары өчен дәрес планы
Тема: Кыш. Максат: – Балаларны картинага карап, 4-5 җөмләдән торган хикәя төзеп, мөстәкыль сөйләргә өйрәтүне дәвам итү; – Хәтер сәләтен үстерү; – Балаларда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү. Методик алымнар: – Бармаклар ярдәмендә, авазларны ныгыту; – Табышмак әйтү; – Тәрәзә янында кыш билгеләрен карау; – Тизәйткеч ярдәмендә телне шомарту; – Кыш рәсемен карау; – Уен “Ак куянкай юына” Эшчәнлек баршы: – Исәнмесез, балалар. Урыннарыбызга утырабыз. Әйдәгез әле балалар, үзебезнең аркаларыбызны, иң башларыбызны урындыкның арткы ягына сөяп утырыйк. Аяклар, кулларыбыз дуслармы безнең? – Әйе, дуслар. – Алайса, дәресебезне башлыйбыз. Балалар, иң беренче телләребезне, куллар, бармакларыбызны шомартып алыйк. Бармаклар ярдәмендә [а] , [ә], [у], [ы], [ү] авазларын бер-бер артлы, чиратлашып кат-кат кабатлыйк. Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз: Тәңкә карлар сипкән, Җирне ап-ак иткән. Агачлар ак туннарын кигән? (кыш) – Бик дөрес, балалар. Кыш. Әйдәгез тәрәзә янына якынрак килик, кышны күзәтик әле. Кышның билгеләрен искә төшереп үтик. Балалар, җирне нәрсә каплаган? – Урамда кар уган. – Дөрес, урамда кар яуган. Кар нинди төстә? – Кар- ак төстә. – Шулай. Балалар, мин сезгә кар әзерләп куйдым. Чыннан да, кар ак төстә, тагын нинди кар? – Кар салкын. – Безнең төркемдә, җылыда кар нишли? – Кар эри. – Кар эрегәч, нәрсәгә әйләнә?   Кыш.Дәрес планы

Шәрехләү