fbpx
14.06.2021

Бәйрәмең белән, туган телем. 5-7 нче сыйныфлар өчен


бәйрәмең белән
Казан шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Күп профильле 187 нче лицей”ның  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нугманова Диләрә Рәшит кызы. Тема “Бәйрәмең белән, туган телем” (5-7 нче сыйныфлар өчен  дәрестән тыш чара)

Алып баручы. Арттырмый  да, киметми дә шуны бел –

Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.

Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел –

Баш очында кояш булып тора гел.

Алып баручы. Без – татарлар, туган телебез – татар теле.

Татар теле… Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга – суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар – киссәләр дә исән калган, сынмаган – сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!

Алып баручы. Бәйрәмең белән! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөняны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

Укучы.       Һәркемнең бар мәңгелектән

Дөньяда бар булган көне.

Кайсы чорда, кайчан микән

Халкыбызның туган көне –

Туган телнең туган көне?

Алып баручы.  Халыкара туган тел көне — 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм. 1999 елның ноябрендә кабул ителә, 2000 елның февраленнән башлап ел саен билгеләп үтелә. Халыкара туган тел көне өчен нәкъ 21 февраль көнен сайлау очраклы түгел. 1952 елның 21 февралендә Пакистанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Соңрак илнең көнчыгыш өлеше Бангладеш дәүләтенә әйләнәчәк.

Алып баручы. Бәйрәмең белән!  Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әти”,“әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Тугач та бу телне балам, кызым, улым, дигән сүзләрне дөньяга сине тудыручы, яратучы, багучы газиз әнкәңнән ишетәсең.

Җыр.   “Туган телем”

Алып баручы. Татар халкы – аек акыллы, батыр халык. Безнең телебез – матур, күркәм тел ул. Телебез турында бик күп кенә мәкальләр дә бар. Әйдәгез әле сезнең белән бер уен уйныйбыз. Без сезгә мәкальләрнең башын әйтәбез, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиешсез.

1.Иң татлы тел – (туган тел),

Анам сөйләп торган тел.

2.Сөйдергән дә тел, ( биздергән дә тел).

3.Телең озын булса, (гомерең кыска була)

4.Теле барның (юлы бар)

5.Аз сөйлә – (күп тыңла).

6.Иле барның – (теле бар)

Укучы.        В.Казыйхановның  “И родной тел” шигыре.

И родной тел, и красивый тел,

Мамам – папамның теле,

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы.

Бу языкта коляскада

Мамам сказку көйләгән.

А затем төннәр буена

Бабуля рассказ сөйләгән.

А потом, ни сәбәптәндер

Өйрәткәннәр рус язык.

Якобы тик шушы телдә

Алам духовный азык.

Почему же нас детсадта

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе когда обучали,

Синдә сөйләтмәделәр?

Говорят, син – Мамай теле,

Кирәк түгелсең нигде.

Без тебя и хлеблар үсә,

Нефть табыла везде.

ВУЗга поступать иткәндә

Говорят, син кирәкми.

Дальше – больше жить иткәндә

Нужен ли ты врядли.

И родной тел, и красивый тел,

Мамам – папамның теле.

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәнгә сине.

И родной тел, аңлаталар,

Можно жить и без синсез,

Мама, папа и бабуля

Оставили меня телсез.

Алып баручы.         Татарча да биибез,

Русча да биибез,

Илебездә, җиребездә

Дус һәм тату яшибез.

Биибез дә, җырлыйбыз да,

Гөрләп күңел ачабыз.

Татар халык көенә

Тагын биеп алабыз.

Татар халык биюе.

Алып баручы.  Хәзерге заманда халыкларга үзара аралашып яшәү хас. Шуңа күрә икетеллелек, күптеллелек тә үсте, алга китте. Кешенең ике телдә сөйләшә һәм аңлаша алуын “икетеллелек” диләр. Мондый икетеллелек күренешләре бик борынгы чорларда ук күзәтелгән. Чөнки ул, башка милләтләр белән аралашып яшәр өчен, элекке заманнарда да кирәк булган. Хәзерге көндә безнең җөмһүриятебездә татар – рус теллелеге киң таралды.

Укучы. Шәйхи Маннурның “Яхшы бел” шигыре.

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Татарчасы – туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң – анаң, әби – бабаң

Сине сөя торган тел.

Бу телдә рух байлыгың

Һәм йөрәк кайнарлыгың.

Җырлаган бу телдә безгә

Сөекле Тукай моңын.

Тел кешене дус итә,

Бер – беренә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең!

Укучы.       Тел бирелгән гаделлекне

Һәм намусны якларга.

Бирелгән илне, җирне һәм

Телнең үзен сакларга.

Төрле – төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле – төрле милләт булсак та,

Тик бер безнең туган илебез,

Тик бер безнең туган җиребез!

“Мин яратам сине, Татарстан” җыры.

Укучы.  Шәүкәт Галиевның “Рус казлары –га – га – га” шигыре.

Русларда да бар казлар,

Татарда да бар казлар.

Рус казлары “га-га-га” ди,

Татар казы “кыйгак” ди.

Русларда да үрдәк бар,

Татарда да үрдәк бар.

Русныкы “кря-кря” ди,

Татарныкы “бак-бак” ди.

Русларда да бар әтәч,

Татарда да бар әтәч.

Русларныкы – “кукареку”!

Татарныкы – “кикрикүк”!

Русларда да бар маэмай,

Татарда да бар маэмай.

Рустагысы “гав-гав” ди,

Татарныкы “һау-һау” ди.

“Гав-гав”ларга юлыксам мин,

Русча гына эндәшәм.

“Һау-һау” ларны күргән чакта,

Гел татарча сөйләшәм.

Алып баручы.   Телебез никадәр бай, матур, үзенчәлекле, серле, шагыйрьләрчә әйтсәк, “хикмәтле дә ул, бизәкле дә ул”. Күпләрне бүген телебезне урам сүзләре – чүп сүзләр, ямьсез сүзләр кушып сөйләү борчый. Бу бигрәк тә яшьләр арасында сизелә. Һәр халык үз теленең саф, чиста булып буыннан – буынга күчеп баруын тели. Галимнәребез, язучыларыбыз да татар теленең бөеклеге турында бик матур сүзләр әйткәннәр!

1.“Берәр кеше башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен”, –  дигән Каюм Насыйри.

2.“Билгеле, русча белү бик кирәк, ә үз телеңне белү – тиеш”, – дигән Галимҗан Ибраһимов.

3.“Кил, өйрән, әй туган, башка бер телне – бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер”, – дигән Дәрдемәнд.

4.“Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши, халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак, халык үзе үлә”, – дигән Константин Ушинский.

Укучы.          Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

Укучы.          Шуңа да мин беләм тел кадерен,

Бер телдән дә телем ким түгел

Көчле дә ул, бай да, ягымлы да,

Ким күрер тик аны ким күңел.

Җыр.  “Яратыгыз”

Укучы.         И туган телем, туган тел,

Сүзең алтын булган тел.

Син, татар баласы, диеп,

Сайрап торган изге тел!

Татарның бар татар теле,

Урысның бар – рус теле.

Һәркайсының үз анасы,

Һәркайсының үз теле.

Без бит – Тукай оныклары,

“Туган тел” оныклары,

Оныкларның үз нәселен

Кирәк бит онытмавы.

Ана телем, анам булып,

Мөлаем эндәшәсең.

Әнием дә, туган тел дә

Сау – сәламәт яшәсен!

Алып баручы. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен барыбызга да армый –  талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

Бәйрәмне мондый шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни!” – дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Алып баручы.        Соң минутта әйтә алсаң: “Әни!” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң: “Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр.

“Татар теле – туган телем” җыры.

Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.

Кзчереп алу өчен файл: Бәйрәмең белән

Шәрехләү