fbpx
07.01.2018

Тубым минем, тупкаем. Спорт сәгате.


спорт тубым
Татарстан республикасы Балтач муниципаль районы МББУ Түнтәр гомуми урта белем мәктәбенең озайтылган көн тәрбиячесе Зәйнетдинова Эльмира Роберт кызы. ”Тубым минем,тупкаем” темасына спорт сәгате (1-4 сыйныфлар өчен).
Укучыларның яше: 7-10 яшь. Занятиеның тибы: өйрәнү дәресе һәм алган белемнәрне ныгыту. Максат: Универсиада төренә кергән кайбер туплы ярышлар белән якыннан таныштыру, балаларның Универсиада турында белемнәрен ныгыту,  кызыксынуларын үстерү, сөйләм телләрен баету. Бурычлар: Балаларда Универсиада идеяләрен популярлаштыру, яраткан спорт төрләренә мәхәббәт уяту, волонтерлык эшенә хөрмәт уяту. Спортны, Ватанны ярату хисләре тәрбияләү, яхшылык, гаделлек, тырышлык, үзара дуслык тәрбияләү. Балаларның сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча белемнәрен камилләштерү, хәрәкәт активлыкларын үстерү, җитезлеккә, төгәллеккә өйрәтү. Занятиеның формасы: сәяхәт дәрес. Методлары: әңгәмә, телдән сорау, иллюстрация методы, күргәзмә (наглядный) методы. Җиһазлау: ноутбук, презентация, проектор, интерактив такта, спорт җиһазлары, кызыл, зәңгәр, яшел төстәге туп рәсемнәре. Кулланылган әдәбият:  “Физкультура в школе”журналлары ; В.Д. Ковалев “Спортивные игры”, “Детская энциклопедия”.  Әзерлек эше: Бер атна алдан IV сыйныф укучыларына (5 укучыга берәр төрдән) футбол, волейбол, гандбол, су полосы, баскетбол туплары һәм уеннары турында информация тупларга задание бирелә.   Спорт сәгатенең барышы. Оештыру этабы. Уңай психологик халәт тудыру. 1) укучылар белән исәнләшү 2) кереш беседа -Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Әйдәгез бер-беребезгә яхшы теләкләр телик, елмаешыйк  һәм  спорт сәгатен башлыйк. Балалар, мин сезнең яныгызга бүген өр- яңа  һөнәр үзләштереп килдем .Минем кем булуымны сез үзегез дә белә аласыз! Ә мин  сезгә ярдәм итәрмен. Менә мин үзем белән никадәр спорт җиһазлары рәсемнәре алып килдем.  Бәлки  минем  кемлегемне кроссворд чишкәч белерсез. Мин сезгә спорт җиһазлары күрсәтермен, яисә аның турында сөйләрмен, ә сез шул уенның исемен әйтерсез. Һәм мин җавапларны буш шакмакларга язып барырмын. Анда килеп чыккан сүз минем кем икәнемне аңлатыр .Спорт сәгате.Күчереп алырга
Презентациясен карарга

 

Шәрехләү