fbpx
27.08.2021

Юл билгеләре. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү


Юл

Татарстан  республикасы  Сарман  муниципаль  районы  мәктәпкәчә  белем  бирү  муниципаль  бюджет  учреждениясе  гомуми  үсеш  төрендәге 1-нче “Кояшкай”  балалар  бакчасы тәрбиячесе Гильфанова Л.Р. Тема: Юл билгеләре.

Максат: 1.Юл билгеләрен белүнең әһәмиятенә төшендерү,урамда балаларга очрый торган хәвеф-хәтәр турында белемнәрне ныгыту,светофор сигналлары,аларның әһәмияте турындагы  белемнәрне ныгыту,шулай ук юл билгеләренең нәрсә аңлатуын кабатлау, юл билгеләрен төрләре буенча танырга өйрәнүне дәвам итү;

2.Танып белү эшчәнлеген һәм сөйләмне үстерү. Транспорт төрләрен аера белергә, аларны чагыштырырга бирелгән сыйфаты буенча төркемнәргә аерырга өйрәнүне дәвам итү,

3.Уеннар аша балаларда  фикерләү сәләтләрен,игътибарлыкларын үстерү.

Тәрбияләү бурычлары:ярдәм күрсәтү күнекмәләрен тәрбияләү, күзәтүчәнлек тәрбияләү ,юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту һәм аларны куллана белүне тәрбияләү; балаларда игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлар:хат салынган конверт,юл чатында светофор,юл билгеләре,мольберт, магнитлы такта кискәләнгән юл билгеләре,экран,транспорт төрләре,музыкаль моментлар өчен аудиоязма.

Алдан эшләнгән эш:юл билгеләрен карау,шигырьләр өйрәнү,транспорт төрләрен карау. юлларда булган юл билгеләре, төрле ситуацияләр каралды

1.Эшчәнлек барышы:

Исәнләшү.Хәерле көн  сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә.

Кулларга без тотындык,

 Бер-беребезгә елмайдык.

 Җылы күчте кулларга

 Рәхәт булды дусларга.

Тәрбияче:Әйдәгез әле балалар бер –беребезгә үзебезнең елмаюларыбызны бүләк итеп күңелләрне күтәрик(.Ишек шакып  тәрбияче исеменә хат китерәләр).Килегез әле бирегә,безгә ниндидер хат китергәннәр,укып карыйк әле.(конвертны ачык укый). “Кадерле балалар:”Без юл  билгеләре илендә яшәүчеләр-бик авыр хәлдә калдык.Безне  һәм светофорны Кирлемән сихерләде,юл  билгеләрен бутап бетерде.Ә бу бик куркыныч.Юлларда һәлакәтләр,хәвеф-хәтәрләр булырга мөмкин.Зинһар безгә  ярдәм итегез !?”Балалар,күрәсезме,Юл билгеләре иленә  бәхетсезлек килгән.Нишлибез инде?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче:Әйдәгез булышабыз.(Слайдта җәяү  һәм транспортта  баручы кеше рәсемнәре карау.)Бу кеше ничек бара?

Балалар:Җәяү.

Тәрбияче:Башка кешеләр нәрсәдә бара?

Балалар:Транспортта.

Тәрбияче Без сезнең белән җәяү барыбызмы,әллә транспорттамы?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче :Әйе баллар дөрес әйтәсез,транспортта тизрәк барыла.Ә хәзер безгә  транспорт  сайларга кирәк булачак, сез нинди төр транспортлар беләсез?Сез нәрсәдә барыр идегез?(Балалар үзләренә охшаган транспорт төрләрен санап чыгалар)

Тәрбияче :Без сезнең белән сомалетта очарбыз,ул иң тиз йөрүче транспорт.Әйдәгез серле самолет коверларга утырыйк.Очкан вакытта бераз  юл кагыйдәләрен  искә төшерик.

-Транспортта баручы кем дип атала?

Балалар:пассажир.

-Җәяү баручы кем дип атала?

Балалар:Җәяүле.

-Җәяүле кайдан йөрергә тиеш?

Балалар:тротуардан.

-Җәяүле юлны нәрсә аша чыгарга тиеш?

Балалар?Зебра.

-Зебраның ничә һәм нинди төсләре бар?

Балалар:Ике,ак һәм кара төсләре.

-Кечкенә балалар өчен машинада нәрсә таләп ителә?

Балалар:балалар креслосы.

Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар!Менә без сезнең белән  Юл билгеләре шәһәренә килеп тә җиттек.Юлны аркылы чыгырга кирәк.Башта юлның сул ягына ,аннан уң ягына карап зебра аша чыгабыз.Як-якларына караналар.

Тәрбияче:Нәрсә булган бу шәһәргә ,безне бер кешедә каршы алмый,бөтен юл билгеләре  буталып беткән.(Светофор янына килеп).Светофорга нәрсә булган,эшләми.Аны Кирлемән  сихерләгән .Аңа ярдәм итәр өчен сорауларга  җавап бирергә кирәк булыр.Әйтегез әле Светофор ни өчен кирәк?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче:Светофор җәяүле һәм транспорт хәрәкәтен көйли. Килегез әле өстәл янына ,монда биремнәр ята ,бәлки аларны дөрес эшләсәк светофорга ярдәм итә алырбыз..

1 бирем:Сезнең алда нокталы кеше рәсеме,шуны тоташтырып чыксагыз бу кешенең нәрсә эшләгәнен белерсез.Тоташтырып бетердегезме?Бу кеше нәрсә әшли?

Балалар:бара,атлый.

Тәрбияче:светофорның кайсы сигналына туры килә?

Балалар:Яшел.

Тәрбияче:дөрес балалар,яшел утта гына хәрәкәт итәргә ярый.

2 бирем:Бу рәсемдә кешенең яртысы төшерелгән ,икенче яртысын дөрес итеп ясасагыз,бу кешенеңдә нәрсә әшләгәнен белерсез.Ясап бетердегезме,нәрсә эшли бу кеше?

Балалар:басып тора.

Тәрбияче:Светофорның кайсы сигналына туры килә?

Балалар:кызыл.

Тәрбияче:Светофорның нинди төсе әйтелмичә калды?

Балалар:Сары

Тәрбияче:Сары сигнал нәрсәне аңлата

Балалар:Сабыр итәргә,кузгалып китәргә әзерләнергә куша.

Тәрбияче:Яле балалар светофор янына килегез әле,без аңа булышы алдык микән.(Светофорны бора.Светофорда кызыл,кара.зәңгәр төсләр куелган)Светофорның төсләре дөресме?

Балалар:Юк.Светофорда кызыл,сары яшел төсләр генә була.(төзәтеп куялар)

Тәрбияче :Светофорга булыштык,Аның турында шигырь сөйләсәгез Светофорның күңеле  күтәрелер.(Светофор турында шигырь)

1.Светофор утына

Берсүзсез буйсын,

Кызыл яна икән,

Тукта,чыкмый тор!

2.Сары ут янса,

Тукта сабыр бул!

Әяшел янса ,

Рәхим итеп уз.

3:Балалар онытмасын:

Шул кеше йөри дөрес-

Юлны аркылы чыга

Янып торса яшел төс!

Тәрбияче:Карагыз әле ,монда юл билгеләре буталып беткәннәр,аларга ярдәм итәргә кирәк.(Юл билгеләрен  балалар аңлата,урыннарына дөресләп куялар )Җәяүле юлы,төп юл,хәрәкәт бары алга,юл хәрәкәтен көйләүче светофор) билгеләре.)Юл билгеләренә булыштык.Ой балалар бу илдә шул хәтле тәртипсезлек икән,кайбер юл билгеләрен  ватып бетергәннәр,аларны  дөрес итеп ялгап куярга кирәк.(Өстәл янында юл билгеләрен  ялгап куялар)Балалар дөреслиләр,нинди юл билгеләре икәнен аңлаталар.Тәрбияче:Юл билгеләре төрле формада булалар.(Билгеләрне карау)

Балалар:өчпочмак,квадрат,түгәрәк.

Тәрбияче:Кызыл түгәрәк эчендә нинди билгеләр була,алар безгә нәрсә диләр?

Балалар:Тыялар.

Тәрбияче:Кызыл өчпочмак эчендә нинди билгеләр?

Балалар:кызыл өчпочмак эчендәге билгеләр кисәтәләр,зәңгәр квадрат эчендә хезмәт күрсәтүче билгеләр.

Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар,юл билгеләренә дә ярдәм иттек.Сез аргансыздыр,бераз ял итеп алыйк.Уен “Светофор”.(Музыка уйный.Балалар түгәрәктә әйләнәләр,тәрбияче светофорның төсләрен күрсәтә,алар шуңа карап хәрәкәт итәләр.)Ял итеп алдык.Урындыклар алып  минем янга килегз

Тәрбияче: .(Магнитлы тактада рәсемнәр)

Нәрсәләр күрәсез? Монда нишлиләр?

Балалар җавап бирә.(ГАИ,Балалар бакчасы,Хастаханә.)

Тәрбияче:алар янында нинди юл билгеләре күреп була.(Балалар тиешле юл билгеләрен куеп чыгалар).

Балалар бакчасы янына нинди билге куяр идегез?Берә бала чыгып ,сак булыгыз балалар дигән юл билгесен сайлап куя)

Балалар дигән билгене экскурцияләрдән кайтканда күрәбез.Без сезнең белән  күп транспорт төрләрен санадык.Хастаханә янына нинди транспор куяр идегез!Шыгырь сөйләп бер бала куя.(Гаи,балалар бакчасы яныны транспорт төрләре куеп чыгалар.)

Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар!Без сезнең белән  Юл билгеләре шәһәренә булыштык.(Ике юл билгесе тоткан бала шигырь сөйли)

Шатланабыз,куанабыз

Бәладән коткардыгыз.

Шәһәребезгә шатлык

Һәм җиңү кайтардыгыз.

Юл билгеләре шәһәрен

Һәрвакыт сакларбыз.

Юл кагыйдәләрен дә

Һичшиксез үтәрбез.

Тәрбияче:Ә хәзер самолетларга утырып ,үзебезнең “Кояшкай” балалар бакчасына  кайтыйк.

Йомгаклау.

Тәрбияче:Балалар сезгә Юл билгеләренә ярдәм итү ошадымы,нәрсәләр ошады?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче: Балалар без сезнең белән изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә кылыйк. Без һәркөн иртән яраткан бакчабызга ашыгабыз. Килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Авыл урамнарында машиналар күп йөрми. Ә менә шәһәр, районга чыксак, бертуктаусыз машиналар йөрүенә аптырап, югалып калабыз. Шуңа күрә без бүген сезнең белән юл иминлеге кагыйдәләре турындагы белемнәребезне ныгыттык.

Кулланылган әдәбият:«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы”,Казан 2010.

Күчереп алу өчен  ссылка

Шәрехләү