Тукайны һәм Җәлилне бер чор кешеләре дип атасак та ялгыш булмас. Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә туган, Габдулла Тукай иске стиль белән 1913 елның 9 апрелендә якты дөнья белән саубуллашкан. Муса Җәлилнең татар әдәбиятын пропагандалауга, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүгә керткән өлеше гаять зур. Шагыйрьнең Мәҗит Гафури, Шәриф Камал, Һади Такташ иҗатына багышланган мәкаләләре, докладлары киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә.
Муса Җәлилнең Г.Тукай иҗатына карата булган мөнәсәбәте бик җылы; аның шигырьләре, мәкаләләре Г.Тукайның әдәбият тарихында тоткан зур урынын, бөеклеген раслау рәвешендә язылган. Муса Җәлил үз поэзиясендә М.Гафури, Дәрдмәнд, Шәриф Камал кебек язучыларның уңай традицияләрен бик уңышлы дәвам итә.Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил — егерменче гасырның иң күренекле, дөнья күләмендә танылган зур әдипләре. Муса Җәлилнең бөек халык шагыйре Габдулла Тукай традицияләрен дәвам иттерүе үзе генә дә мактауга лаеклы күренеш. Г.Тукай да, М.Җәлил дә халык күңеленең көзгесе буларак тарихта калачак.
Шушы ике бөек шагыйрь иҗатына багышланган хезмәтләрне туплап,укучыларга җиңеллек тудыру өчен, сайттагы материалларны берләштереп куярга булдык.