fbpx
13.10.2014

Тәрәзәләр кояшка карасын


              55c85534da109c4c026452a6833a0477                                                                           

“Т.Я”.№41.11октябрь,2014ел. Матбугат битләрендә балаларның китап укымавы турында еш язалар. Дөресрәге, зарланалар. Язучылар зарлана, галимнәр зарлана, укытучылар зарлана. Ата-аналар гына дәшми. Чынлыкта баласының китап укуы белән әти-әнисе кызыксынырга һәм балага өйдә китап укырлык шартлар тудырырга тиеш, ләбаса. Ни кызганыч, сәгатьләр буе телевизор каршында утырып, көч-хәл белән караватка барып ауган әти белән әнинең моны уйларлык вакыты да,теләге дә калмый.

Үзебезнең мәктәп елларын хәтерлим. Китапханәдән ярыша-ярыша сумкалар белән ташып укый идек китапны. Сигезенче сыйныфны бетергәндә китапханәдә укымаган китап калмады. Китапларның тышлары кулда йөри-йөри таушалып, чүпрәккә әйләнеп бетәр иде. Кеше укыса, мәктәп елларында укып кала икән. Аннан тормыш мәшәкатьләре китә, китап укырга вакыт аз кала. Ләкин яшьтән китап укырга гадәтләнгән кеше гомере буе аннан аерылмый.

                                       Бүген бала нишли?

Ул сәгатьләр буе телевизор карый, ләкин күбрәк компьютерда уйный: анда кемнедер куа, тота, ата, үтерә… Компьютер уеннары бала психикасын ярсыта, нерв системасын какшата, аң үсешен томалый, хисләрен үтерә.

Соңгы вакытта мәктәпләрнең эшчәнлеген андагы компьютерлар саны һәм Интернетка тоташу белән бәяли башладылар. Ә шундагы балаларның үз фикерен ничә җөмлә белән әйтеп бирә алуын тикшереп караучы юк. Аларның урамда сөйләшүен тыңлап торсаң, колаклар үрә тора. Яртысы сүгенү сүзләреннән торган җөмләләрнең ни башы, ни ахыры булмый. Төрле жаргоннар һәм урыс сүзләре белән чуарланган гарип тел барлыкка килде. Анда әдәплелек һәм әдәбилекнең әсәре дә юк. Әдәбият дәресләрен компьютер ярдәмендә укытуны мин бөтенләй аңлый алмыйм. Ә мәгариф чиновниклары һәм мәктәп җитәкчеләре шуны таләп итә. Тукай шигырьләренең аһәңен, Мәһдиев прозасының җанны тетрәндерерлек җөмләләрен ничек итеп компьютерга салырга мөмкин? Дөрес, мин компьютерга бөтенләй каршы кадим мөгаллим түгел.Үз дәресләремдә аны еш кулланам.Чөнки шуннан башка мөмкин түгел. Ләкин һәр нәрсәнең чиге, һәр әйбернең үз урыны булырга тиеш. Әдәби әсәрнең матурлыгы, геройларның кичерешләре кеше үзе укып, үз йөрәге аша үткәрсә генә тәрбияви көчкә әверелә. Без инде болай да тестлар белән мавыгып балаларны сөйләшмәскә өйрәтә башлаган идек. Компьютерлар балаларны бөтенләй телсез-саңгырау итмәс микән?

                                                   Бәладән чыгу юлы

 Моның өчен кечкенәдән китапка мәхәббәт тәрбияләргә, баланы китап укырга өйрәтергә кирәк. 90 нчы елларга кадәр әле күп өйләрдә китап культы бераз сакланды. Чөнки китапның кадере, кыйммәте бар иде. Университетта укып йөргән студент елларында (70 нче еллар) Бауман урамындагы китап кибетенә кермәгән көннәрем сирәк була иде. Подписка белән алырга классикларның томнары өчен төннәр буе чират тордык. Мәктәптә эшли башлагач та Арчадагы китап кибетеннән бер-ике китап алмыйча кайтмый торган идем. Бүген инде ул замандагы мәшһүр китап кибетләре бетте. Дөрес, тегендә-монда гына бармак белән санарлык кибетләр, базар почмакларында китап сату урыннары бар. Ләкин аларда китап кибетләрендә була торган рухи халәт,олылык, зыялылык юк. Үзебезнең Яңа Кенәр авылында хәзерге вакытта егермегә якын кибет  бар. Көндез шәм яндырып эзләсәң дә аларда китап таба алмыйсың..

Шулай да авылда китап укыйм дигән кешегә китап сакланган һәм китап укырга мөмкин булган урыннар бар әле. Безнең авылда, мәсәлән, балалар өчен һәм зурлар өчен аерым китапханәләр эшләп тора. Балаларның китапханәгә йөрүе белән кызыксынганым булды. Йөриләр икән.Китапханәнең бүгенге көндә 710 укучысы бар.Түбән сыйныф укучылары күп укыйлар. Югары сыйныфлардан укучылар азрак. Күбрәк укытучылар укырга кушкан әдәбиятны гына алалар, – диделәр миңа. Китапханәчеләр тарафыннан уку өчен бөтен шартлар тудырылган, югыйсә. Бина җылы, иркен, якты. Монда 14 төрле газета-журнал гына килә! Бу искиткеч зур байлык, чөнки бүген өенә бер газета алдыра алмаган гаиләләр дә бар бит әле. Соңгы елларда китап фонды тагын да байый төшкән.Быел,мәсәлән,152 данә яңа китап кайткан. Ләкин бүген балалар китапка түгел, телевизор, компьютер, уен автоматларына күбрәк тартыла.

Республикада мәдәният елы төгәлләнергә санаулы айлар гына калып бара.   Шул уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытучылары балаларны татар  шагыйрьләренең,язучыларының иҗаты һәм китаплары белән таныштыру эшен  һәр дәрестә,сыйныф сәгатьләрендә файдаланып калырга тиешләр. Балаларда китапка, татар шагыйрьләренә мәхәббәт тәрбияләү өчен нинди күп иҗади мөмкинлекләр ачыла.Балалар һич югы шушы Мәдәният елында гына булса да берничә татар китабын кибетләрдән алып,өйләрендә кадерләп сакласыннар иде.

Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә, дигән безнең татар халкы. Балаларны тәрәзәсез бүлмәдә үстермәскә иде. Балалар китабы-тәрәзәләрнең иң кояшлысы, көнгә караганы. Ил-өебездәге мондый тәрәзәләр тагын да күбрәк булсын, алар аша күңелләребезгә җылы, якты нурлар тулсын иде.

Tags:

Шәрехләү