fbpx
25.09.2014

Көз! Бу инде синмени?


   көзКөз җитте. Җәен дә җылыга кинәнмәгән халыкка Ходай матур көннәрне көзен өеп бирде. Кышкылыкка печән-саламлы булган, бәрәңгесен коры чакта базына салган авыл кешесенә моннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкинме соң?Менә хәзер дә инде атна-ун көн буе коры, җылы, аяз һава тора. Бу нәрсә – әбиләр чуагымы? Өздереп әйтүе кыен. Моннан ун-унбиш еллар элек әбиләр чуагы, агачлар бөтен яфракларын җиргә коеп бетергәч, октябрьнең 10-15 ләрендә була иде. Ягъни, элеккеге еллардан чыгып фикер йөртсәк, чын әбиләр чуагы башланырга тагын ике атна бар. Ләкин, синоптиклар әйтүенчә, җомгадан кыска вакытлы яңгырлар башланачак һәм һаваның салкынаюы көтелә.Инде бүген үк Мәскәүдә һава шактый салкынайтты һәм яңгырлар сибәли башлады.Ә бездә әлегә чалт аяз, Мәскәү тарафларыннан искән җилләрнең безгә килеп җитмәве хәерле.

Чыннан да,соңгы елларда әбиләр чуагы мәсьәләсендә буталышлар бик күп. Әнә килә, менә килде дип матбугат аның хакында сентябрь башыннан ук сөйли башлый һәм фикерен, кагыйдә буларак, синоптиклар фаразлары белән сипләп куя. Ләкин күпме генә сөйләсәк тә, әле ярый,табигать синоптиклар кушуы буенча түгел, ә үз кануннары буенча эш итә.

Күңелне җылытып, күзләрне иркәләрлек әбиләр чуагының бер генә елны да булмый калганы юк анысы. Ләкин табигатьне генә аңлап бетереп булмый әле монда. Миңа калса, җәе дә ярты-йорты гына булган елда һәр кояшлы көнне безгә бирелгән бүләк дип кабул итәргә, шуннан ләззәт алып калырга кирәктер. Чөнки   җылы җәйләрне сагыныр көннәребез алда әле. Шул ук синоптиклар быелгы кыш иртә киләчәк һәм бик салкын булачак дип өркетәләр. Ышанмаслык та түгел шул: миләш агачларында кызыл тәлгәшләр бик күп. Монысы инде халык сынавы – миләш ишелеп уңган елны кыш суык килә.Шуңа чикләвекнең дә җыеп бетермәслек күп булуын өстәсәң,чыннан да быел котып суыклары булмагае дип шүрләп куясың.

Матур, моңсу көз белән бергә Өлкәннәр көне дә килеп җитте. Әби-бабайларның өмет тулы күзләре тагын хөкүмәт, социаль яклаучылар ягына төбәлде. Белеп торалар: елга бер тапкыр гына булса да,аларның да кеше булып яшәүләрен исләренә төшерәләр.Бу көнне хакимиятләр, аерым оешмалар тарафыннан өлкәннәр өчен чәй өстәлләре әзерләнә, очрашулар оештырыла, , кайдадыр бушка мунча кертәләр, чәч алдыралар,өлкәннәрнең үзләреннән концертлар куйдыралар. Сирәк кенә булса да,игелекле зур “эшләр” дә эшләнә.Әйтик,бер елны кайсыдыр  районы хакимияте районның иң өлкән дип исәпләнүче ике кешесенә –98- 99 яшьлек бабайларның өйләренә бушка телефон куйдыртты! Алар инде телефонга дистә еллар чиратта торган булганнар! И зур итеп сөйләргә яраталар да инде бездә андый эшләрне. Алар хакында елына бер-ике генә көндә түгел, ә даими рәвештә кайгыртсак иде. Чөнки картлык дигән гомер көзе барыбызга да килә. Ялган вәгъдәләрдән күп очракта качып булса да, монысыннан берәү дә,хәтта депутат та качып котыла алмый.

Үзенең мул уңышы,алтын табигате белән күзләрне иркәләгән көзебез бәйрәмнәргә дә бай.Өлкәннәр көне артыннан ук Укытучылар көне ишек шакый.Тагын бер мескен бәйрәм…Бу көнне зур-зур бай түрәләребез үзләрен укыткан беренче укытучыларының иңнәренә ак шәл салалар.Ә калганнары шуны телевизордан карап,”Их,нишләп миндә укымаган икән бу юньсез малай” дип көрсенеп утыралар. Җәмгыятьтә укытучының дәрәҗәсе төшкәннән төшә бара.Укытучылар көнендә генә укытучы турында телгә алып сөйләнгән җәмгыятьнең эчтән череп баруын,мөгаен,инде туктатып булмастыр.

Быелгы көзнең иң зур бәйрәме,һичшиксез-Корбан бәйрәме.Ясалмалылыктан,купшылыктан ару бәйрәм.Чын йөрәктән әзерләнеп,һәркем ихлас күңел белән үткәрә торган бәйрәм дип, әйтеп бетерә алмыйм.Кибетләрдә аракы сатыла,чатларда сәрхүшләр басып тора.Корбан чалганнан соң кача-поса булса да авылга кунакка кайткан кайберәүләр  аракысын да,сырасын да эчә. Әмма шунысы куанычлы,бу бәйрәм көннәрендә Аллаһы тәгаләбез кешеләргә матур көннәр бирә. Быел да шулай булыр,иншәллаһ.

Менә шулай көз табигатьнең тулы хуҗасы булып бара.Күктә-торналар моңы.Җирдә-кешеләр зары. Шуңа күрә бәйрәмнәребез дә моңсу,сагышлы безнең.

Шәрехләү