fbpx
01.04.2018

“Су анасы” әкиятен критик фикерләү технологиясе кулланып тикшерү


су анасы
  Сарман районы МБГББУ “Сарман гимназиясе”нең башлангыч сыйныфлар укытучысы Һадиуллина Гөлнара Әкмәлетдин кызы.Мастер-класс. Тема: Г.Тукайның “Су анасы”әкиятен критик фикерләү технологиясе ысуллары кулланып тикшерү. Мастер класс. Сайтка яңартып куелды.28.10.2019

     Максат: балаларны үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә өйрәтү; критик фикерләүнең “6 эшләпә” ,”Ачык сораулар” ысуллары белән таныштыру.

Исәнмесез! Иң беренче эш итеп, критик ягъни тәнкыйди фикерләү технологиясе , ысуллары турында сез нәрсә белә идегез, нәрсә белергә телисез шул турыда әлеге таблицаларга тутыруыгызны сорар идем. “Беләм, беләчәкмен,белдем” алымы.

         Г.Тукайның барыбыз да белгән “Су анасы” әкиятен тикшерүне критик фикерләүнең  “Алты эшләпә” ысулы ярдәмендә башларбыз. Аны Британия психологы Эдвард де Боно уйлап тапкан. Бу ысул ярдәмендә фикерләүнең алты төрен  күрсәтергә була. Эшләпәләр түбәндәге мәгънәгә ия: Ак эшләпә. Укучы бары тик фактлар белән генә эшли. Сары эшләпә. Бары тик уңай фикерләр генә әйтелә. Кара эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем нәкъ киресен, ягъни вакыйгаларның тискәре якларын гына сөйлиләр. Кызыл эшләпә. Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә. Яшел эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш. Зәңгәр эшләпә. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә.

Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора.     Бу ысул белән төркемнәрдә дә,фронталь  эшләргә дә була.Ә без бүген  бөтен зал  белән эшләп карыйк.

Эшләпәләрне хыялда гына киябез һәм барыбыз да белгән “Су анасы “ әкияте мисалында бу ысулның ничек эшләвен карарбыз.   Әйдәгез , бераз хыялланып, ямьле җәйгә әйләнеп кайтып  килик әле. Барыбызның да башларында кызыл  эшләпә. (хисләр)

Хисләребезне әйтеп – аңлатып бетереп булмый: кояш көлә, кошлар сайрый, чәчәкләрнең хуш исләре борыннарны кытыклый. Елга ярына килеп җиттек. Ә анда….Су анасы чәчен тарап утыра. Без әлеге җан иясенә  күренмәс өчен эшләпәләребезне батырып киябез һәм кырыннан чак кына күтәреп күзәтеп утырабыз. Менә Су анасы чәчләрен тарап бетерде дә, суга чумды. Без шушы вакытта эшләпәләребезне карасына алыштырабыз. (барыбызның да башларында кара эшләпә,тискәре якларны эзлибез) -су анасының үзенең дә гаебе бар,тарагын онытып калдыррган,үз әйберләреңне барлап йөрергә кирәк; -чәчне урамга чыгып тарамыйлар, өйдә тарыйлар , ә Су анасының  өе –су.; Укырга һәм күчереп алырга

Шушы темага: Су анасында кунакта

Шәрехләү