fbpx
08.10.2015

Кая бара бу дөнья?


 zemlyaҮзгәрде дөнья…Без малай чакта саескан дигән кошны елга бер тапкыр,кыш көне хайван суйган чакта гына күрә идек.Хәзер ул озын койрыклар рәхәтләнеп авылда яшәп яталар.Хуҗасыз өйләрнең лапасларына оя корып,шунда бала чыгарып,чын хуҗаларча лапас-кура тирәсендә очып йөриләр,куып та җибәреп булмый.Ерткычлыклары баштан ашкан,быел ул туймас тамаклар сыерчык ояларындагы бөтен сыерчык балаларын ашап бетерделәр.Сыерчыклар бик кызганыч булды.Каян бирле кайтып,суык көннәрдә тилмереп, бала чыгардылар,әмма үстерә алмадылар мескеннәр.Балалары калмагач,үзләре дә берничә көннән каядыр китеп юкка чыктылар.

 Елгаларны су кондызлары басты.Талларны егып,бер кирәкмәгән буалар ясап,бер яктан икенче якка чыкмаслык иттеләр.Без аларны китаптан гына күреп үскән идек,югыйсә.

Төлкеләрне кара син.Әкиятләрдән генә ишетеп белгән купшы төлкеләр бүген каршыңа чыгып баса.Арча юлында көн саен дип әйтерлек машинага тапталып үлгән бер-ике төлке ятканын күрәсең.Гөмбә җыйганда кулдагы пычак белән таякка исләре дә китми,тешләрен ыржайтып өстеңә киләләр.Нишләп шул кадәр ерткычланды бу җәнлекләр дөньясы?..

Без үскәндә яшенле яңгырлардан соң җирдән пар күтәрелә,һавалар сафланып,көннәр ямьләнеп китә торган иде.Урамда җыелып торган суларны чәчрәтә-чәчрәтә ялантәпи куышып уйный идек. Ә хәзер…яңгырдан соң суыкка түзеп булмый.Табигать шулай итеп кешене әллә сыный,әллә җәзалый,белмәссең.Гасырлар буе формалашкан халык сынамышлары юкка чыкты.Һава торышының ничек буласын алдан чамаларга мөмкин түгел.Нишләп икән? Фән-техника үскән саен табигать каршында кешенең көчсезлеген вә мескенлеген ачыграк  күрсәтү өчен микән әллә бу?..

Кешеләр дә үзгәрде.Бәрәңге алган чакларны хәтерлим әле.Кем алдан бәрәңгесен алып бетерә,шул көрәген күтәреп тизрәк күршесенә ярдәмгә  йөгерә иде.Ә хәзер…күршенең яңгыр астында калган бакчасына карап куанышалар гына.Кешеләргә  дә шул төлкеләр шикелле нигә ыржаешырга инде?..Элек бер-берсенә рәхмәткә эшләгән-булышкан авыл кешеләре бүген эшли башламас борын акча сорарга керешә.Туганлык җепләре буталып-чуалып бетте…

Эшлисең-эшлисең,әмма эшне эшләп бетереп булмый.Яртысы иртәгегә өелеп кала.Бөтен кеше вакыт җитмәүдән зарлана.Без үскәндә җитә иде.Бәйрәм саен чиратлашып әле әти,әле әни ягыннан булган туганнарда кунакта була идек.Ә хәзер…кая ул.

Аулак өйләрне телевизордан гына күрергә калды.Авыл яшьләренең кичке уеннары сәхнәгә менде.Ләкин аларның берсендә дә безнең яшьлектәге дәрт,күңелләрне җилкендерерлек дәрман юк шул инде, төссез кино карау гына бар.

Тагын нәрсәләр үзгәрде? Беркөнне дәрестә дуслык турындагы мәкальләргә “Йөз сумың булганчы,йөз дустың булсын” дигән мисал китергән идем, балалар: ”Йөз сумың булу әйбәтрәк” дип каршы төштеләр.Мәкальләр дә үзгәреп бара икән бит.

Болардан башка да үзгәрүләр бик күп,саный китсәң очына чыгарлык түгел.Сәбәбен генә белеп булмый…

Шәрехләү