fbpx
07.03.2019

Җәнлекләр бәйрәме.Шөгыль конспекты (коррекцион).


Җәнлекләр бәйрәме
Нигамәтҗанова Алсу Рәшид кызы. “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең 1 квалификацион  категорияле  укытучы- логопеды.  Эш стажы  18 ел. Укытучы- логопед буларак һөнәри стажы 10 ел. Сөйләм үсеше системалы җитлекмәүнең беренче  дәрәҗәсе  диагнозы куелган  балалар өчен шөгыль конспекты: Тема:  “Жәнлекләр бәйрәме”.

Сөйләм формалашу акыл эшчәнлеге үсеше белән тыгыз бәйләнештә бара, шунлыктан, акыл үсеше зәгыйф балаларның барысында да телдән яки язма сөйләмнең формалашуында тотрыклы кимчелекләр, көчле тайпылышлар күзәтелә. Укучыларның 70—80% ының сөйләмендә сөйләмнең аваз әйтелеше һәм фонемаларны ишетеп аеру җитлекмәве, бәйләнешле сөйләмнең, сүзлек запасы һәм грамматик категорияләрнең формалашмаган булуы, ягъни сөйләмнең һәрьяклап тупас бозылган, кайбер очракларда бөтенләй формалашмавын күзәтергә туры килә.

Акылга зәгыйфь балаларның сөйләмендәге кимчелекләрен исәпкә алып, сөйләм үсешенең системалы җитлекмәве дигән логопедик диагноз белән беррәттән нормаль интеллектлы балаларга хас булган барлык төр клинико-педагогик классификациягә кергән логопедик диагнозлар  дә куела.  Аларның сөйләмендәге кимчелекләрен төзәтү махсус логопедик ярдәм таләп итә, һәр бала өчен индивидуаль эш планы төзелә. Акылга зәгыйфь балаларның сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү өчен аерым программа юк һәм була да алмый, чөнки һәр баланың сөйләмендәге кимчелек үзенчәлекле  аерым игътибар таләп итә.

Коррекция эшендә бөтен анализаторларның да катнашуы әһәмиятле. Бала ишетеп кенә кабул итә, ләкин исендә калдыра алмый. Беренчедән, бу яшь үзенчәлекләренә бәйле булса, икенчедән, сөйләм үсеше системалы җитлекмәгән балаларның югары психик функцияләре — хәтер һәм игътибар җитмәвеннән килә. Шуның өчен һәр өйрәнә торган материалны бала күрергә, ишетергә, капшап карарга, тотып уйнарга, иң мөһиме- берәр образда кабул итәргә тиеш.

Сөйләм үсеше системалы җитлекмәүнең беренче  дәрәҗәсе  диагнозы куелган  балалар өчен шөгыль конспекты: 

Тема:     “Жәнлекләр бәйрәме”.

Максат:   балаларның  сүзлек запасын тулыландыру, “җәнлекләр бәйрәме”   темасына    карата  өйрәнгән сүзләрне кабатлау,  ныгыту,

                өйрәнгән  сүзләрне кулланып  2 сүзле  җөмләләрне кабатлау

                дәресләргә кызыксыну уяту, җәнлекләргә  мәхәббәт

                тәрбияләү;

Җиһазлау: җәнлекләр рәсемнәре,маскалары,  компьютер, көзгеләр,   артикуляцион гимнастика үрнәкләре, кар бөртекләре;

                             Дәрес барышы:

Оештыру:

Логопед: Хәерле көн,балалар! Кәефләрегез ничек! Әйдәгез, тагын бер тапкыр кунак апа-абыйларга хәерле көн теләп елмайыйк, үзебезнең дә кәефләр тагын да ныграк күтәрелеп китәр! (балалар исәнләшәләр).

Логопед:  Балалар, әйтегез әле хәзер табигатьтә нинди ел фасылы?

Балалар: Кыш. ( 1нче слайд) 

Шәрехләү