fbpx
04.11.2012

Ашыкканнан акыл сорама


  Әллә нинди дөньяда яшибез.Вакыт җитми.Әле генә уку елын башлап җибәргән идек,ул арада беренче чирек үтеп тә китте. Эшлисе эшләр тау кебек,тегесенә тотынасың,монысына килеп ябышасың,карыйсың: берсе дә эшләнмәгән йә төгәлләнмәгән.Кем белән генә очрап сөйләшсәң дә бөтенесе вакыт җитмәүдән зарлана.Дүшәмбе эшкә киләсең, инде шимбәсе дә килеп җиткән була.Галимнәр хәзер җир шары тизрәк әйләнә диләр.Дөрестер,шулай булмаса,кеше бу кадәр кабаланмас ,бу кадәр чапмас иде.Югалган вакытны куып җитәргә тырышабыздыр.Сәгатебезгә карый-карый чатыр чабабыз. Ә безнең бабайлар бер дә ашыкмаганнар,үз җайларына гына гомер иткәннәр.Тыныч ,сабыр булганнар.Эшләрен җиренә җиткереп башлаганнар,җиренә җиткереп төгәлләгәннәр.Хезмәттән ямь һәм тәм табып эшләгәннәр.Мөгаен,кешенең ашыгуы,ашык-пошык эшли башлавы сәгать уйлап табылгач башлангандыр.Ашыгуны борынгылар бер дә сөймәгән.Юкка гына ашыгудан ризасызлык белдергән менә шундый мәкальләр тумагандыр инде:”Ашыккан ашка пешкән”,”Ашыккан җитмәс,боерган җитәр”,”Ашыккан бер эшне ике эшләр”,”Ашыгу-ахмаклык” һ.б.ш. Аларны без бүген дә көн саен кабатлап торабыз.Чөнки ашыгу яшәү рәвешебезгә әйләнде.Без бүген ашыкмыйча яши алмыйбыз.

   Укытучылар дәрестә ашыга, тиз-тиз сөйли,аңлата ;акрын укыган,акрын язган  балага ачулана.Ашыкмыйча хәле юк,чөнки аның дәрескә билгеләнгән теманы укучыларга аңлатып бетерәсе бар.Ә тема сабый аңларлык түгел,надан гына бер кандидатны да уйга салырлык.                                                                                                                                                            Кибетчеләр кибеттә ашыга-ашыга сата. Чөнки аның да бозылган тауарын бүген җибәрәсе бар,иртәгә калдырырга ярамый,югыйсә черек карбыз бәясен үз өстенә сыйпап куялар.

   Автобус шоферы юлчыларны ашыктыра.Тизрәк кермәсәләр шапылдатып ишеген ябып куя.Кешенең аягы-кулы кысылып,сынып каламы, анда эше юк.Чөнки аның да кызуырак йөреп,күбрәк акча эшлисе бар.

   Ана баласын ашыктыра.”Тизрәк ашап бетер,балам,мәктәпкә барасың бар” дип кайнар чәй эчәргә мәҗбүр итә.Ашыктырмас иде,үзенең эшкә чыгып чабасы бар.Ә эштә тагын ашыгу,әле тегесен,әле монысын өеп кенә торалар.Һәммәсенә бүген өлгерергә кирәк.Иртәгесен тагын нәкъ шундый хәл кабатлана.Безнең көннәребез шулкадәр тыгыз,хәтта атнага бер тапкыр туганнар белән дә хәбәрләшеп ала алмыйбыз.Төп җыелу,хәл белешү берәр туган яки якын кеше вафат булгач кына насыйп була.Менә шулай яшибез,шулай көн күрәбез.Атыла-бәрелә чабабыз.Инде шуңа килеп җиттек ашау вакытын да мөмкин кадәр кыскартырга тырышабыз.Аягүрә капкалап чыга торган урыннарда туклануны хуп күрә башладык.Аңа да вакыты җитмәүчеләр ризыкны күтәреп, чәчә-түгә ашап йөриләр.Тиз ашауның зыяны,аның төрле чирләргә сәбәпче булуын да белеп торабыз ,югыйсә.Ләкин һаман да шул вакыт җитмәү хәтта үз сәламәтлегебезгә дә төкереп карауга сәбәпче булып тора.

   Ник шулкадәр ашыгабыз соң? Кем арттан куа? Берәү дә кумый.Без үзебезне үзебез куабыз.Аннан вакыт ашыктыра дип акланырга тырышабыз,заманнан зарланабыз.Психологлар күптән исәпләп чыгарган: адәм баласына тормыш ритмына иярү коточкыч зарарлы.Бу төрле психик тайпылышларга: гаиләдә ызгыш-талашларга,аерылышуларга; эштә төрле низагларга,ярсуларга һәм күптөрле һаләкәтләргә сәбәпче була.Үз теләге белән дөньядан китүчеләрнең күбәюе дә шушыңа барып тоташмыймы икән?

    Ашыгу аркасында күпме кеше фани дөнья белән хушлаша.Светафор янында сабыр гына басып көтеп торасы урында үз аяклары белән йөгерә-йөгерә машина астына килеп керә.Рәсәйдә ел саен юлларда 30 мең кеше үлә.Чөнки безгә барысы да тиз булсын.Сабыр иткән,морадына җиткән дигән акыллы сүзләрне нигә онытабыз икән? Өеңнән аз гына иртәрәк чыксаң,эшеңә вакытында барып җитәсең.Аз гына иртәрәк йокыңнан торсаң,чәеңне вакытында эчәсең.Аз гына иртәрәк йокларга ятсаң,иртәрәк торасың һәм барысына да вакытында өлгерәсең.Гап-гади тормыш-көнкүреш кагыйдәсе,югыйсә.Әмма без аңа буйсынмыйбыз,алай яшәргә теләмибез.Ашыгу аркасында берәр төрле һәлакәт килеп чыккач кына аңыбызга килеп,күзләребезне ачып карыйбыз. Шунда гына безгә вакыт туктап калган кебек күренә.Ләкин инде ашыгып ашка пешкәч… соң була.

 Ашыгу тормышның барлык өлкәләрендә дә тискәре нәтиҗәләргә  китерә.Әйтик,бүген бер егет белән кыз интернет аша ташыштылар да,иртәгә бергә тора да башладылар ди.Мондый ашыгып өйләнешү,билгеле,матур гаилә коруга китерми.Бер-береңнең холкын,нинди гаиләдә үскәнлеген белмичә чит кеше белән гомереңне бәйләү соңыннан төрле тавыш-гауга кубуга,ахыр чиктә гаиләнең җимерелүенә китерә.Моңа мисаллар китереп торасы юк.Бүген өйләнешкән парларның яртысы аерылыша икән , моның төп сәбәбе –ашыгып өйләнешү.Әгәр бүген бабайларыбыз шикелле өйләнешүгә җитди карасак,кем кызы икәнен,нәсел-нәсәбен әйбәтләп белеп, булачак киленне еллар буе кияү йортына төшәргә әзерләсәк,меңәрләгән гаиләләр таркалып,меңәрләгән сабыйлар ятимлектә үсмәсләр иде.

  Дәүләт эшләрендә ашыгу тагын да аянычрак хәлләргә китерә.Депутатлар ярыша-ярыша карарлар кабул итәләр.Яртысын ахырдан кире кайтып төзәтәләр,яртысы халык башына таяк булып төшә.Пенсия реформасы белән нәрсә килеп чыкты? 2002нче елда башланган бу реформаны чиновниклар үзләре дә чуртым да аңламадылар.Инде бүген пенсия реформасы тупикка килеп терәлгәч,хөкүмәт үзе дә башын кашый:тегеләй итәбез,болай итәбез дигән булып,халыкны алдавын дәвам итә.Совет заманында алган пенсияләргә иркен яшәргә мөмкин булса,демократик Россия һәммәбезне кәкре каенга терәтте.Алдан җентекләп өйрәнү,җирлек әзерләү,нәтиҗәсен белү юк –тизрәк закон кабул итәргә ашыгалар.

Мәгарифтәге уйланмыйча ашык-пошык кабул ителгән карарлардан  мәктәптәге укытучыларның да,укучыларның да башлары әйләнә.Нинди генә хыялларга бирелеп,нинди генә язулар язмадылар инде.Бер реформаны укып бетерергә өлгермисең,икенчесе шапылдап килеп төшә.Кәгазь боткасы белән балага белем дә,тәрбия дә биреп булмый.Нәтиҗәдә мәктәп үз функциясен югалтып,реформаларны сынап карау полигонына әйләнеп бара.Теләсә кайсы реформаның,законның ахыргы нәтиҗәсе аны кабул итүчеләрнең үзләренә дә,халыкка да төгәл билгеле булырга,саннар,фактлар белән дәлилләнгән булырга тиеш.Шулай булмаса,аның кирәге бер тиен.Ләкин бездә ,кызганычка каршы,барысы да киресенчә эшләнә.Башта берсен-берсе узып чиле-пешле карарлар кабул итәләр,аннан шул карарны дистә еллар буе төзәтәләр.Нәтиҗәсе күз алдында: белем бирү сыйфаты буенча Россия — 38нче, халкының тормыш дәрәҗәсе буенча 57нче урында, хөкүмәтнең нәтиҗәле эшләве буенча — 101нче урында. Сәяси хокуклар һәм иреккә килгәндә, дөньяда 159нчы урын — безнеке. Матбугат иреге буенча 173нче урынга тәгәрәвебез белән дә горурлана ала түрәләребез. Бу — Конго, Гамбия, Зимбабве белән бер дәрәҗәдә.Аның каравы Россия миллиардерлар саны буенча дөньяда — икенче, ә инде гади кешеләренең иминлеге күсәткече буенча 175нче (!) урында.Күрәсез,бер дә куанырлык саннар түгел болар.

 Сүземнең ахырында бер кызыклы факт китерим әле.Бәлки үзегез дә беләсездер. .Ташбакалар 180-200 ел яшиләр.Галимнәр аның серен ташбаканың беркайчан да ашыкмавы,үз җаена акрын хәрәкәтләнеп яшәве белән аңлаталар.Бу безгә дә ташбака шикелле акрын кыймылдарга кирәк дигән сүз түгел,билгеле.Ләкин безнең ашык-пошык эшләгәннәребез күп вакыт ташбака тизлеге белән бара. Ашыгып-кабаланып тагын да күңелсезрәк хәлләргә калмасак ярый.  Ашыккан соңга кала ди бит.

Tags:

Шәрехләү